Туган як
+10 °С
Облачно
МАКС
Общие статьи
22 Мая 2020, 07:10

Волонтерлар зур форумга җыелачак

20 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика волонтерлары белән онлайн-очрашу үткәрде. Республика җитәкчесе барлык волонтерлар хәрәкәтен берләштерүче үзәк оештырырга, аның өчен аерым бина бүлергә тәкъдим итте. – Мин хәзер волонтерларга мөһим дәүләт мәсьәләләрен хәл итүче ныклы көчкә карагандай карыйм, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Элек төрле юнәлештә үз теләге белән ярдәм күрсәтүчеләр генә иде, хәзер алар илдәге миллионлаган кешегә ярдәм күрсәтеп, үзләрен сынаган зур көчкә әверелә. Республика Башлыгы волонтерларга үзизоляция вакытында мохтаҗларга ярдәм күрсәтү эше өчен рәхмәт белдерде. Әйткәндәй, үзизоляция вакытында республикада биш меңгә якын волонтер эшләде, 183 меңнән артык кеше азык-төлек җыелмалары һәм башка ярдәм алды.Радий Хәбиров волонтерлык белән шөгыльләнүчеләрнең күп стресслар алуын, авырырга мөмкинлеген һәм якланмаган булуын билгеләде. – Безгә юридик гарантия чаралары турында уйларга кирәк, – диде төбәк җитәкчесе. – Мин республикада волонтерларның гомерен һәм сәламәтлеген страховкалау нормалары кертү турында карар иттем. Республика Башлыгы акчаларның бюджеттан бүленәчәген һәм волонтерлык эше вакытында кеше сәламәтлегенә зыян килсә, аның страховка компенсациясен алачагын билгеләде.Онлайн-очрашуда катнашкан республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан волонтерлар, тәҗрибәләре белән уртаклашып, тәкъдимнәрен кертте, республика Башлыгының хуплавын алды. Алар арасында «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте лидеры, шәһәрдәшебез Александр Юдин да бар иде.— Төбәк җитәкчесенең иреклеләр хәрәкәтләре эшенең нәтиҗәлелеген билгеләп үтүе һәм эшчәнлегебезгә ярдәм итүе сөендерә, — ди Александр. — Киңәшмә вакытында якын араларга планнар билгеләнде һәм волонтерларның хәвефсезлеге мәсьәләсенә игътибар бирелде.Шәһәрдәшебез Р.Хәбиров белән очрашуда «Җиңү волонтерлары»ның һәм «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге белән уртак проекты — «9 майда гына түгел» турында сөйләде. Һәрбер Бөек Ватан сугышында катнашучыга хәвеф төймәсе булган һәм лимитсыз тарифлы бушлай мобиль телефон тапшырырга әзерләнүләрен белдерде. Шулай ук ул муниципалитет башлыкларының волонтерлар белән очрашуларын уздыруның мөһимлеген ассызыклап, моны традициягә әйләндерерү тәкъдимен кертте.Радий Хәбиров бу идеяне хуплады, мондый чараның ел саен үткәрелергә тиешлеген һәм Башкортстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән һәм илләрдән волонтёрлар җыярга тиешлеген билгеләп үтте. Очрашу август-сентябрь айларына планлаштырылды.Фотолар: ачык чыганаклардан

20 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика волонтерлары белән онлайн-очрашу үткәрде.
Республика җитәкчесе барлык волонтерлар хәрәкәтен берләштерүче үзәк оештырырга, аның өчен аерым бина бүлергә тәкъдим итте.
– Мин хәзер волонтерларга мөһим дәүләт мәсьәләләрен хәл итүче ныклы көчкә карагандай карыйм, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Элек төрле юнәлештә үз теләге белән ярдәм күрсәтүчеләр генә иде, хәзер алар илдәге миллионлаган кешегә ярдәм күрсәтеп, үзләрен сынаган зур көчкә әверелә.
Республика Башлыгы волонтерларга үзизоляция вакытында мохтаҗларга ярдәм күрсәтү эше өчен рәхмәт белдерде. Әйткәндәй, үзизоляция вакытында республикада биш меңгә якын волонтер эшләде, 183 меңнән артык кеше азык-төлек җыелмалары һәм башка ярдәм алды.
Радий Хәбиров волонтерлык белән шөгыльләнүчеләрнең күп стресслар алуын, авырырга мөмкинлеген һәм якланмаган булуын билгеләде.
– Безгә юридик гарантия чаралары турында уйларга кирәк, – диде төбәк җитәкчесе. – Мин республикада волонтерларның гомерен һәм сәламәтлеген страховкалау нормалары кертү турында карар иттем.
Республика Башлыгы акчаларның бюджеттан бүленәчәген һәм волонтерлык эше вакытында кеше сәламәтлегенә зыян килсә, аның страховка компенсациясен алачагын билгеләде.
Онлайн-очрашуда катнашкан республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан волонтерлар, тәҗрибәләре белән уртаклашып, тәкъдимнәрен кертте, республика Башлыгының хуплавын алды. Алар арасында «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте лидеры, шәһәрдәшебез Александр Юдин да бар иде.
— Төбәк җитәкчесенең иреклеләр хәрәкәтләре эшенең нәтиҗәлелеген билгеләп үтүе һәм эшчәнлегебезгә ярдәм итүе сөендерә, — ди Александр. — Киңәшмә вакытында якын араларга планнар билгеләнде һәм волонтерларның хәвефсезлеге мәсьәләсенә игътибар бирелде.
Шәһәрдәшебез Р.Хәбиров белән очрашуда «Җиңү волонтерлары»ның һәм «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге белән уртак проекты — «9 майда гына түгел» турында сөйләде. Һәрбер Бөек Ватан сугышында катнашучыга хәвеф төймәсе булган һәм лимитсыз тарифлы бушлай мобиль телефон тапшырырга әзерләнүләрен белдерде. Шулай ук ул муниципалитет башлыкларының волонтерлар белән очрашуларын уздыруның мөһимлеген ассызыклап, моны традициягә әйләндерерү тәкъдимен кертте.
Радий Хәбиров бу идеяне хуплады, мондый чараның ел саен үткәрелергә тиешлеген һәм Башкортстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән һәм илләрдән волонтёрлар җыярга тиешлеген билгеләп үтте. Очрашу август-сентябрь айларына планлаштырылды.
Фотолар: ачык чыганаклардан
Читайте нас