Газиз дин кардәшләрем, изге, кадерле Рамазан ае да тәмамланып килә. Шәүвәл ае керә. Сезне 24 майда билгеләнүче Ураза бәйрәме, гает көне белән тәбриклим.
Әлхәмдүлилләһ, Рамазан ае буе ураза тоттык, онлайн вәгазьләр, Коръән Кәрим тыңладык, гаиләләребез белән бергәләп тәравих намазлары укыдык, ифтарда катнашып, авыз ачтык, Аллаһы Тәгалә кушканын үтәргә тырыштык.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.): «Бер кеше ураза тотучыны ифтарга чакырса (авыз ачтырса), аның өчен гөнаһлардан гафу ителү һәм тәмугъ утыннан котылу булыр. Һәм шул ураза тотучының савабы авыз ачтыручыга да язылыр, ураза тотучының әҗер-савабы кәмемичә» дигән. Бу җәһәттән дин юлында укучы шәкертләрне дә авыз ачтыру чиксез зур саваплы гамәл санала. Аллаһның рәхмәте яусын, мәдрәсәбездә туган якларына кайтып китә алмаган шәкертләр һәм хезмәткәрләр өчен дин кардәшләребез ай буена хәләл малларыннан өлеш чыгарып, авыз ачтырды. Әлбәттә, узган еллардагы кебек ифтарлар зурлап оештырылмаса да, Аллаһы Тәгалә әҗер-савабын насыйп итәр, иншаллаһ.
Ошбу бөек аебызда пәйгамбәребез (с. г. в.) әйткәнчә, Рамазан ае — Аллаһының рәхмәте, ярлыкавы, тәмугъ утыннан азат итә торган ай икәнлеген күңелләребез белән сиздек. Раббыбыз безгә бу айда сабырлык, мәрхәмәт, шәфкать биргән кебек башка айларда да шул сыйфатларыбыз дәвам итсә иде.
Аллаһы Тәгаләнең сынавы буларак, бу Рамазанда мәдрәсә бинасында һәм мәчетләрдә дин кардәшләребез тәравих намазларында катнаша алмады. Шулай да, өйләребездә гаиләләребез, балаларыбыз белән намазлар укыдык, сөннәтне үтәргә тырыштык.
Рамазан ае буена мәдрәсәбездә Коръән хәтем кылынды, укый белмәгәннәр — тыңлап торды. Гыйбадәт кылып күңелләребез нечкәрде, инде шул күңел нечкәрүебез башка айларда да булса иде. Аллаһы Тәгалә кушканны эшләсәк, тыйганнардан тыелсак, авырлык, хәсрәт килгән вакытта шулай ук сабыр итсәк, мөэминнәр өчен һәрбер көн бәйрәм булыр. Раббыбыз ике Рамазан арасында булган бар гөнаһ вә кимчелекләребезне гафу кылып, дөнья һәм ахирәт хаҗәтләренә ирештерсә иде.
Бу айда без фәкыйрьләрнең, ачларның хәлләрен аңлау дәресен үттек. Аларга карата күңелләребез йомшарды. Янә сабырлык дәресен алдык. Мәдрәсә волонтерлары карантин вакытында күп балалы мохтаҗ гаиләләргә, сугыш чоры балалары, лаеклы ялдагы мәчет-мәдрәсә хезмәткәрләренә азык-төлек җыелмалары таратты. Барлыгы йөздән артык гаиләгә ярдәм күрсәтелде.
Рамазан шәриф ае төгәлләнеп килә. Әмма Аллаһы бу айның азагында үзенең сөекле колларының иманнарын ныгытучы һәм тәкъвалыкларын арттырып Үзенә якынайтучы гамәл һәм гыйбадәтләрне үтәргә әмер кылды. Аларның иң әүвәлгесе фитыр садакасы. Аллаһы Тәгалә ризыкны бу дөньяда һәр кешегә дә бер төрле бирми. Һәммәбезнең дә Раббыбыз тарафыннан насыйп кылынган ризыгыбыз бар. Әмма бу дөнья сынау мәйданы булганга күрә, берләребез үзенең байлыгы белән сыналса, икенчеләребез — фәкыйрьлеге белән. Рамазан ае буена гает намазына кадәр барыбыз өчен дә шатлык булсын өчен Аллаһы Тәгалә безгә мескеннәр, мохтажлар, дин юлында укучы шәкертләр хакы булган фитыр садакасын бирүне тиешле итте. Иң соңгы бирелү вакыты гает намазы алдыннандыр, ягъни 24 май иртәнге 9 сәгатькә кадәр. Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, бу елда фитыр садакасының күләме: һәрбер мөселманнан (яшенә һәм җенесенә карамый) — 100 сум, уртача хәллеләрдән — 200 сум, зәкәт бирерлек байлардан 700 сум билгеләнде. Зәкәт нисабы 344 347 сум, ягъни берәүнең артык малы шушы суммага җитсә аңардан зәкәт фарыз була. Кырыктан бере мохтаҗлар, мескеннәр, дин юлында укучы шәкетләр хакы. Картлык яисә авыру сәбәпле ураза тота алмаучылар һәр калган көн өчен мохтаҗларга, ятимнәргә, мәдрәсә шәкертләренә урта хәллеләр — 200 сум, байлар 700 сум фидия түли. «Нурул-Ислам» мәдрәсәсендә кизүдәге хәзрәтләр халыкны көн саен иртәнге 9.00дан 19.00 сәгатькә кадәр кабул итә.
Раббыбыздан иңгән олуг бер гыйбадәт — ул Гает намазы. Быел коронавирус пандемиясе булу сәбәпле һәм гамәлдәге югары әзерлек тәртибенә ярашлы, бәйрәм намазы онлайн форматта уза, мәдрәсә-мәчетләрдә халыкның җыелуы тыела.
Хөрмәтле дин кардәшләр, гает бәйрәме мөбарәк булсын! Күңелләребезгә, өйләребезгә, Ватаныбызга, барча галәмгә муллык һәм бәхет насыйп әйләсен.
Имам-ахун Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин.