Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 Май 2020, 18:16

Вахтачылар өйләренә кайта

Якутиядән Башкортстанга кайткан беренче 200 вахтовикның 14 көнлек карантины тәмамланды. Бүген алар өйләренә юлланды.

Якутиядән Башкортстанга кайткан беренче 200 вахтовикның 14 көнлек карантины тәмамланды. Бүген алар өйләренә юлланды.
Вахтачыларны өйләренә алып кайту өчен обсерватор биләмәсенә «Башавтотранс»ның 7 автобусы килде. Алар Уфа, Мәләвез һәм Сибай юнәлешләре буенча кузгалды. Автобусларда хәвефсезлекнең бар чаралары да саклана: битлек һәм перчатка – мәҗбүри.
Исегезгә төшерәбез: май башында Якутиядән кайткан 400 вахтачы Әбҗәлил районындагы ял йортындагы обсерваторга урнаштырылган иде. Билгеле булуынча, республика җитәкчесе башлангычы белән Башкортстан Русия төбәкләреннән беренчеләрдән булып катлаулы хәл күзәтелгән Якутиядән якташларыбызны кайтаруны оештырды. Алардан шунда ук анализлар алынды, җидесендә инфекция булу расланды һәм вахтачылар Белорет районы дәваханәсенә урнаштырылды. Ә алар белән элемтәдә булганнар Аскар район дәваханәсенә китерелде. Калганнарда чир ачыкланмады. Һәм алар бүген өйләренә кайтып китте.
«Безне чит җирдә ташламаганнары, кайтуыбызны оештырганнары өчен республика җитәкчесе Радий Хәбировка рәхмәтлемен, – ди Бөре районыннан Юрий Ардеев. – Әбҗәлил районы җитәкчелегенә, обсерватор хезмәткәрләренә дә яхшы шартлар оештырганнары өчен һәм, әлбәттә, табибларга рәхмәтлемен».
Вахтачыларның икенче төркеме өйләренә иртәгә кайтачак.
Чыганак: bashinform.ru
Читайте нас: