Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 Май 2020, 03:56

Игелекле эшнең иртәсе-киче юк

Үзизоляция чорында волонтерлар, химаячеләр тарафыннан өлкәннәргә, аз тәэмин ителгән гаиләләргә һәм башка кешеләргә күп сандагы ярдәм чаралары оештырылды. Игелек таратучылар исемлегендә социаль хезмәтләр белгечләре дә бар. «Гаилә» көнбатыш районара үзәгенең иллеләп хезмәткәре дә мохтаҗларга ярдәм итүгә үз өлешен кертте. Алар шәһәребездә генә түгел, ә үзәк карамагындагы Бакалы, Шаран, Туймазы, Бәләбәй, Бишбүләк һәм Бүздәк районнарында яшәүче 9500дән артык аз керемле, бала пособиесе алучы гаиләләр, «Бердәм Русия»нең төбәк башкарма комитеты каршындагы колл-үзәккә мөрәҗәгать иткән һәм авыр тормыш хәлендә калган мәхәллә кешеләре турындагы мәгълүмат белән эшләде. Белгечләр «Без бергә» чарасы буенча өлкән яшьтәгеләр өчен азык-төлек пакетлары туплауда, шулай ук «Башкортстан продуктлары. Сезнең турыда кайгырту белән» проекты кысаларында җыелмаларны бушату һәм таратуда актив катнашты.Шул рәвешле, олыларга һәм мохтаҗларга 2025 азык-төлек җыелмасы тапшырылды. Моннан тыш, проект чикләрендә тагын 4500дән ашу кеше ярдәм алды.Социаль хезмәтләр белгечләре аз тәэмин ителгән гаиләләргә булышу өчен шулай ук химаячеләрне да җәлеп итте.– Азык-төлек җыелмаларын алучылардан бик күп уңай сүзләр ишеттек. «Игелекле хезмәтегез өчен бик рәхмәтлебез. Сезгә сәламәтлек һәм һәрчак уңышлар юлдаш булуын телибез!», кебек хәбәрләрне даими алабыз, – дип билгели «Гаилә» көнбатыш районара үзәге директоры Розанна Әхмәтҗанова.Үзизоляция тәртибе йомшаруга карамастан, күпчелек өлкәннәр һаман да өйдән чыкмый. Шуңа күрә социаль хезмәткәрләр яңа исемлекләр төзү һәм азык-төлек җыелмалары туплау эшен дәвам итә. Искәрмә:Мәгълүматлар буенча, Башкортстан халкы бер ай эчендә (16 апрель – 15 май) 94,5 млн сумлык 140 меңнән артык азык-төлек җыелмасы алган. Бу җыелмалардагы продуктлар башлыча урындагы җитештерүчеләрнеке. Фотолар «Гаилә» үзәге архивыннан.

Үзизоляция чорында волонтерлар, химаячеләр тарафыннан өлкәннәргә, аз тәэмин ителгән гаиләләргә һәм башка кешеләргә күп сандагы ярдәм чаралары оештырылды. Игелек таратучылар исемлегендә социаль хезмәтләр белгечләре дә бар.
«Гаилә» көнбатыш районара үзәгенең иллеләп хезмәткәре дә мохтаҗларга ярдәм итүгә үз өлешен кертте. Алар шәһәребездә генә түгел, ә үзәк карамагындагы Бакалы, Шаран, Туймазы, Бәләбәй, Бишбүләк һәм Бүздәк районнарында яшәүче 9500дән артык аз керемле, бала пособиесе алучы гаиләләр, «Бердәм Русия»нең төбәк башкарма комитеты каршындагы колл-үзәккә мөрәҗәгать иткән һәм авыр тормыш хәлендә калган мәхәллә кешеләре турындагы мәгълүмат белән эшләде.
Белгечләр «Без бергә» чарасы буенча өлкән яшьтәгеләр өчен азык-төлек пакетлары туплауда, шулай ук «Башкортстан продуктлары. Сезнең турыда кайгырту белән» проекты кысаларында җыелмаларны бушату һәм таратуда актив катнашты.
Шул рәвешле, олыларга һәм мохтаҗларга 2025 азык-төлек җыелмасы тапшырылды. Моннан тыш, проект чикләрендә тагын 4500дән ашу кеше ярдәм алды.
Социаль хезмәтләр белгечләре аз тәэмин ителгән гаиләләргә булышу өчен шулай ук химаячеләрне да җәлеп итте.
– Азык-төлек җыелмаларын алучылардан бик күп уңай сүзләр ишеттек. «Игелекле хезмәтегез өчен бик рәхмәтлебез. Сезгә сәламәтлек һәм һәрчак уңышлар юлдаш булуын телибез!», кебек хәбәрләрне даими алабыз, – дип билгели «Гаилә» көнбатыш районара үзәге директоры Розанна Әхмәтҗанова.
Үзизоляция тәртибе йомшаруга карамастан, күпчелек өлкәннәр һаман да өйдән чыкмый. Шуңа күрә социаль хезмәткәрләр яңа исемлекләр төзү һәм азык-төлек җыелмалары туплау эшен дәвам итә.
Искәрмә:
Мәгълүматлар буенча, Башкортстан халкы бер ай эчендә (16 апрель – 15 май) 94,5 млн сумлык 140 меңнән артык азык-төлек җыелмасы алган. Бу җыелмалардагы продуктлар башлыча урындагы җитештерүчеләрнеке.
Фотолар «Гаилә» үзәге архивыннан.
Читайте нас: