Республика Хөкүмәтендә «Уральские роботы» автоматлаштырылган комплексларын эшләү компаниясе генераль директоры Алексей Корнилов медицина киемнәрен тегү өчен кулланыла торган спанбонд материалын җитештерү проектын тәкъдим итте.
Яхшы физик-механик үзенчәлекләре аркасында бу материалны җиңел сәнәгатьнең төрле тармакларында, шул исәптән медицина киемнәре тегү өчен дә кулланалар.
Инвестор Белорет биләмәсендә җитештерү-склад комплексы төзелешенә һәм технологик җиһазлар сатып алуга 188 млн сум кертергә ниятли.
БР сәнәгать һәм энергетика министры Александр Шельдяев сүзләренчә, элек саклану костюмнарын әзерләү өчен материаллар башка төбәкләрдән китерелгән. Проектны гамәлгә ашыру белән Башкортстанда үз җитештерүче булачак. Моннан тыш, спанбондны мебель кластеры предприятиеләре сатып алырга әзер.
Проект өстенлекле проектлар исемлегенә кертелде, ул сәнәгать үсеше фонды юнәлеше буенча ташламалы финанслау алачак. «Без проектны бик теләп хуплыйбыз, аның актуальлеге күренеп тора, — дип ассызыклады республика Башлыгы.