Туган як
+29 °С
Ясно
МАКС
Общие статьи
14 Мая 2020, 13:19

Кадетлар интервью бирә

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәсенең "Кадет интервьюсы" проектында шәһәребезнең 12нче мәктәбе укучылары катнашты.5нче сыйныф укучысы Данис һәм 6нчы класста белем алучы Кирилл Хәсәншиннар кадет юнәлеше буенча 3 ел укый. Абыйлы-энеле сүзләренчә, кадетлар тормышы катгый тәртипкә, бер-береңә һәм башкаларга ярдәмчел булуга өйрәтә, физик һәм рухи яктан чыныктыра. Алар гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечлеген сайлаучыларга батырлык-тәвәккәллек, игелеклелек кебек сыйфатлар хас дип фикерли. Ә инде аеруча кыюлык һәм җаваплылык таләп итүче һөнәрләр рәтенә спецназ, янгын сүндерүче, коткаручы, очучы, полиция хезмәтен кертәләр.Хәсәншиннар киләчәктә укуын хәрби училищеда дәвам итәргә тели. Кирилл һәм Данис укытучылары Ирина Гебельгә бик рәхмәтле. Аңа һәрвакыт ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә була, диләр.Яшь шәһәрдәшләр төбәктә оештырылучы белем бирү, спорт чараларыннан читтә калмый. 2019 елда Җиңү парадында, тормыш хәвефсезлеге нигезләре буенча "Глобус" Бөтенрусия олимпиадасында катнашканнар, «Ватан Герое көне», «Ватанны саклаучылар көне», «Билгесез солдат көне», «Пуля белән ату буенча» шәһәр уеннарында җиңү яулаганнар. Шулай ук «Сакчылар — алга!» марафонында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткәннәр һәм Бәләбәй шәһәрендә төбәк өлешендә 2 урынга ирешкәннәр.Данис һәм Кирилл волонтерлык эшендә дә мәшгуль. Мәктәптә һәм урамда куркынычсызлык буенча белешмәлекләр тараталар. Үзләренең белем-осталыкларын кече энекәшләре һәм дуслары белән уртаклашалар.Кадет классыннан тыш, малайлар саф һавада ял итәргә, үз-үзеңне саклау күнекмәләрен үзләштерергә һәм программалаштыру белән шөгыльләнергә өлгерә.Абыйлы-энеле Хәсәншиннарның ике ерак бабасы да Бөек Ватан сугышында катнашкан – пехотада рядовой булганнар. Ерак әбиләре 1941-1945 елларда тылда эшләгән. "Кадерле ветераннарыбызга илебезгә азатлык, киләчәк буынга тыныч күк йөзе бүләк иткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез", — ди Данис һәм Кирилл.

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәсенең "Кадет интервьюсы" проектында шәһәребезнең 12нче мәктәбе укучылары катнашты.

5нче сыйныф укучысы Данис һәм 6нчы класста белем алучы Кирилл Хәсәншиннар кадет юнәлеше буенча 3 ел укый. Абыйлы-энеле сүзләренчә, кадетлар тормышы катгый тәртипкә, бер-береңә һәм башкаларга ярдәмчел булуга өйрәтә, физик һәм рухи яктан чыныктыра. Алар гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечлеген сайлаучыларга батырлык-тәвәккәллек, игелеклелек кебек сыйфатлар хас дип фикерли. Ә инде аеруча кыюлык һәм җаваплылык таләп итүче һөнәрләр рәтенә спецназ, янгын сүндерүче, коткаручы, очучы, полиция хезмәтен кертәләр.

Хәсәншиннар киләчәктә укуын хәрби училищеда дәвам итәргә тели. Кирилл һәм Данис укытучылары Ирина Гебельгә бик рәхмәтле. Аңа һәрвакыт ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә була, диләр.

Яшь шәһәрдәшләр төбәктә оештырылучы белем бирү, спорт чараларыннан читтә калмый. 2019 елда Җиңү парадында, тормыш хәвефсезлеге нигезләре буенча "Глобус" Бөтенрусия олимпиадасында катнашканнар, «Ватан Герое көне», «Ватанны саклаучылар көне», «Билгесез солдат көне», «Пуля белән ату буенча» шәһәр уеннарында җиңү яулаганнар. Шулай ук «Сакчылар — алга!» марафонында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткәннәр һәм Бәләбәй шәһәрендә төбәк өлешендә 2 урынга ирешкәннәр.

Данис һәм Кирилл волонтерлык эшендә дә мәшгуль. Мәктәптә һәм урамда куркынычсызлык буенча белешмәлекләр тараталар. Үзләренең белем-осталыкларын кече энекәшләре һәм дуслары белән уртаклашалар.
Кадет классыннан тыш, малайлар саф һавада ял итәргә, үз-үзеңне саклау күнекмәләрен үзләштерергә һәм программалаштыру белән шөгыльләнергә өлгерә.

Абыйлы-энеле Хәсәншиннарның ике ерак бабасы да Бөек Ватан сугышында катнашкан – пехотада рядовой булганнар. Ерак әбиләре 1941-1945 елларда тылда эшләгән.
"Кадерле ветераннарыбызга илебезгә азатлык, киләчәк буынга тыныч күк йөзе бүләк иткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез", — ди Данис һәм Кирилл.
Читайте нас