Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 Май 2020, 15:18

Октябрьский Җиңүнең 75 еллыгына багышланган республика чараларына кушылды

Бүгенге көндә шәһәребездә 24 сугыш ветераны яши. Алар безнең горурлыгыбыз һәм даныбыз!Илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләгән чорда, хөрмәтле ветераннарыбыз каршында баш иябез һәм рәхмәт әйтәбез. Тынычлыкта яшәгән һәр көнебез — Бөек Җиңүне якынайтучыларның бәһасез бүләге. Барлык ветераннарга, бигрәк тә бу катлаулы вакытта, ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телибез.Октябрьскийда «Ветеран йорты янында Парад» чарасы узды. 34нче һәм 21нче микрорайоннарда сугыш ветераннары Басыйров Тимерхан Габдрәсүл улы һәм Косткин Ефим Андриянович өчен мини-парадлар оештырылды. Басыйров Тимерхан Габдрәсүл улы Маньчжурия операциясендә катнаша, разведкада хезмәт итә. Берничә тапкыр дошманнар белән кул сугышында катнашкан, штыктан яраланган. «Сугышчан казанышлар өчен», «Японияне Җиңгән өчен» медальләре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.Косткин Ефим Андриянович Бөек Ватан сугышы елларында Одра елгасын кичүдә катнашканда авыр яралана. «Сугышчан казанышлар өчен», «Германияне Җиңгән өчен» медальләре, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү юбилее белән шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев котлады. Алексей Николаевич фронтовикларга сугышчан батырлыклары һәм үсеп килүче буын өчен тиңдәшсез каһарманлык, ихтыярлылык үрнәге булулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Шәһәрнең урта махсус уку йортларының хәрби-патриотик клублары әгъзалары барлык саклык чараларын үтәп, ветераннарга концерт һәм шәхси парад оештырды.Соңрак шәһәрдәшләр сугыш ветераннарының һәм тыл хезмәтчәннәренең портретлары белән балконнарга чыкты – шул рәвешле шәһәрдә «Үлемсез полк тәрәзәләрдә» һәм «Йорт белән җырлыйбыз» чаралары башланды. Сүз уңаеннан, күпчелек октябрьскийлыларың тәрәзәләре бәйрәмчә Русия байраклары һәм Җиңү символлары белән бизәлгән иде.Шәһәр радиостанциясе эфирында Русия Президенты В. Путин чыгышыннан соң «Җиңү көне» җыры яңгырады. Мәктәпләр һәм балалар бакчаларындагы 60 тавыш көчәйткечләр аша җыр шәһәр өстенә таралды.Үзизоляция тәртибе һәм чикләү чараларына карамастан, Җиңү көне элеккечә иң күләмле һәм гомумхалык бәйрәме булып кала!

Бүгенге көндә шәһәребездә 24 сугыш ветераны яши. Алар безнең горурлыгыбыз һәм даныбыз!
Илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләгән чорда, хөрмәтле ветераннарыбыз каршында баш иябез һәм рәхмәт әйтәбез. Тынычлыкта яшәгән һәр көнебез — Бөек Җиңүне якынайтучыларның бәһасез бүләге. Барлык ветераннарга, бигрәк тә бу катлаулы вакытта, ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телибез.
Октябрьскийда «Ветеран йорты янында Парад» чарасы узды. 34нче һәм 21нче микрорайоннарда сугыш ветераннары Басыйров Тимерхан Габдрәсүл улы һәм Косткин Ефим Андриянович өчен мини-парадлар оештырылды.
Басыйров Тимерхан Габдрәсүл улы Маньчжурия операциясендә катнаша, разведкада хезмәт итә. Берничә тапкыр дошманнар белән кул сугышында катнашкан, штыктан яраланган. «Сугышчан казанышлар өчен», «Японияне Җиңгән өчен» медальләре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
Косткин Ефим Андриянович Бөек Ватан сугышы елларында Одра елгасын кичүдә катнашканда авыр яралана. «Сугышчан казанышлар өчен», «Германияне Җиңгән өчен» медальләре, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү юбилее белән шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев котлады. Алексей Николаевич фронтовикларга сугышчан батырлыклары һәм үсеп килүче буын өчен тиңдәшсез каһарманлык, ихтыярлылык үрнәге булулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.
Шәһәрнең урта махсус уку йортларының хәрби-патриотик клублары әгъзалары барлык саклык чараларын үтәп, ветераннарга концерт һәм шәхси парад оештырды.

Соңрак шәһәрдәшләр сугыш ветераннарының һәм тыл хезмәтчәннәренең портретлары белән балконнарга чыкты – шул рәвешле шәһәрдә «Үлемсез полк тәрәзәләрдә» һәм «Йорт белән җырлыйбыз» чаралары башланды. Сүз уңаеннан, күпчелек октябрьскийлыларың тәрәзәләре бәйрәмчә Русия байраклары һәм Җиңү символлары белән бизәлгән иде.
Шәһәр радиостанциясе эфирында Русия Президенты В. Путин чыгышыннан соң «Җиңү көне» җыры яңгырады. Мәктәпләр һәм балалар бакчаларындагы 60 тавыш көчәйткечләр аша җыр шәһәр өстенә таралды.
Үзизоляция тәртибе һәм чикләү чараларына карамастан, Җиңү көне элеккечә иң күләмле һәм гомумхалык бәйрәме булып кала!
Читайте нас: