Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 Май 2020, 02:52

Тормыш юллары бормалы...

Күпме кеше, шулкадәр үк язмыш, диләр. Араларында охшашлары да, үзгәләре дә бар. Бүген сезгә ерак бабам Кирилл Иванович һәм аның улы Василий Дуркиннарның язмышы турында сөйләргә телим. Алар Ватан сугышын төрле фронтларда узган. Кирилл Иванович 1893 елда Ермица авылында туа. 1942 елның 24 мартында фронтка китә. Кызганычка каршы, ерак бабакайның сугыштан соңгы язмышы үкенечле тәмамлана: 1947 елда туган якка кайтканда, Ираель һәм Ижма арасындагы юлда вафат була. Аны туңган һәм таланган хәлдә табалар. Ул гаиләсе: дүрт кызы — Татьяна, Наталья, Анна, Ася, улы Василий һәм хатыны Евдокия Кондратьевна белән күрешә дә алмыйча дөньядан китә... Василий Кириллович 1923 елның 7 гыйнварында туа. Марица авылы мәктәбен тәмамлап, «Яңа тормыш» колхозында эшли. Совет Армиясе сафларына 1942 елда алына. 1943 елның гыйнварында Ленинград блокадасын өзү буенча сугышларда катнаша. Ладога күлендә яраланып, Боровичи шәһәре госпиталендә дәвалана.1943 елның июнендә инвалидлык буенча комиссияләнә. Реабилитацияне Марица авылында уза, Новый Бор поселогында хәрби сак хезмәткәре булып эшли.1944 елда үз теләге белән Усть-Цильма районы хәрби комиссариаты тарафыннан Бөек Устюг шәһәрендәге Пуховичи пехота училищесына җибәрелә. Аны кече лейтенант дәрәҗәсендә тәмамлап, 1945 елның апрелендә оккупация гаскәрләре составында Германиягә юллана. Җиңүне Австриядә каршылый.1945 елда гаскәрләр Төркестан хәрби округында (ТурКВО) урнашканнан соң, 1946 елның сентябренә кадәр Әфганстан белән чиктәш Термес һәм Кушка шәһәрләрендә взвод командиры буларак хезмәтен дәвам итә.II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен» һәм «Сугышчан гамәлләр өчен» медальләре белән бүләкләнә.Демобилизациядән соң туган ягы Печорага, Оксино авылына кайта. Түбән Печора районының «Мәдәният һәм спорт» җәмгыяте рәисе булып эшли (1946-1949 еллар).1947 елның маенда Прасковья Семеновнага өйләнә. 1949 елда гаиләләре белән Казахстанның Актүбә шәһәренә күченәләр. Хаклы ялга чыкканчы Василий Кириллович Актүбә ферросплавлар заводында вагон төяү буенча тимер юл цехы бригадиры вазыйфасында эшли. Эшләү дәверендә берничә рационаллаштыручы тәкъдим кертә, кыйммәтле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнә.Прасковья Семеновна белән дүрт бала: Татьяна, Зина, Михаил һәм дәү әнием Любовьны тәрбияләп үстерәләр. Мин, әлбәттә, дәү бабамны белмим, ә менә әтиемнең балачагы, үсмер чоры күпчелектә аның янында үткән. Шуңа күрә ул Василий Кирилловичны еш искә ала, аның бик уңай холыклы һәм дәрт-дәрманлы булуы турында сөйли. Ниндидер бәхәс килеп чыкса да, ул һәркемне шаян, тапкыр сүзе белән килештерә белгән. Гомумән, аның янында озак үпкә саклау мөмкин булмаган. Ә бит бабакайның үз тормышы бер дә җиңелдән үтмәгән...1954 елда, балачагында кичергән авыруы аркасындамы, башка нәрсәдәнме, Василий Кирилловичның күзләре начар күрә башлый, аннары ул бөтенләй сукырая. Табиблар әлеге авыруны дәвалау мөмкин түгеллеген әйтә. Прасковья Семеновна Молотовка бу бәла турында хат яза. Ай эчендә бабамны Одессага иң яхшы клиникага дәвалауга җибәрү турында җавап килә. Анда ул көзгә кадәр була һәм ниһаять, алга китеш сизелә!Гомере буена Василий Кириллович күп сандагы операцияләр кичерсә дә аның күзләре инде элеккеге халәтенә кайтмый. Әмма бу аның дәрт-дәрманын бер дә киметми. Ул һәрвакыт нәрсә беләндер мәшгуль була, беркайчан да эшсез утырмый. Әгәр дә күзләре начарланып китеп, ярдәм кирәксә, якыннарын чакыра. Әтием дә аңа еш булышуын искә ала. … Дәү бабам Василий Кириллович фәһемле, үрнәкле тормыш юлы үткән. Яшьлегендә сугыш михнәтләрен кичергән, Җиңүдән соңгы елларны тырыш хезмәттә, якын кешеләре янында бәхетле итеп үткәргән. 2006 елның 5 марты иртәсендә Василий Кириллович мәңгелек йокыга талган.Шул ук елның 29 июлендә Прасковья Семеновна төшке аштан соң уянмыйча, кадерлесе — Василие янына бакыйлыкка күчкән... Владимир БЫКОВ, 20нче мәктєпнең 3в сыйныф укучысы (җитәкчесе: башлангыч класслар укытучысы, югары категорияле педагог Гүзәлия Айрат кызы Сакаева)

Күпме кеше, шулкадәр үк язмыш, диләр. Араларында охшашлары да, үзгәләре дә бар.
Бүген сезгә ерак бабам Кирилл Иванович һәм аның улы Василий Дуркиннарның язмышы турында сөйләргә телим. Алар Ватан сугышын төрле фронтларда узган.
Кирилл Иванович 1893 елда Ермица авылында туа. 1942 елның 24 мартында фронтка китә. Кызганычка каршы, ерак бабакайның сугыштан соңгы язмышы үкенечле тәмамлана: 1947 елда туган якка кайтканда, Ираель һәм Ижма арасындагы юлда вафат була. Аны туңган һәм таланган хәлдә табалар. Ул гаиләсе: дүрт кызы — Татьяна, Наталья, Анна, Ася, улы Василий һәм хатыны Евдокия Кондратьевна белән күрешә дә алмыйча дөньядан китә...
Василий Кириллович 1923 елның 7 гыйнварында туа. Марица авылы мәктәбен тәмамлап, «Яңа тормыш» колхозында эшли. Совет Армиясе сафларына 1942 елда алына. 1943 елның гыйнварында Ленинград блокадасын өзү буенча сугышларда катнаша. Ладога күлендә яраланып, Боровичи шәһәре госпиталендә дәвалана.
1943 елның июнендә инвалидлык буенча комиссияләнә. Реабилитацияне Марица авылында уза, Новый Бор поселогында хәрби сак хезмәткәре булып эшли.
1944 елда үз теләге белән Усть-Цильма районы хәрби комиссариаты тарафыннан Бөек Устюг шәһәрендәге Пуховичи пехота училищесына җибәрелә. Аны кече лейтенант дәрәҗәсендә тәмамлап, 1945 елның апрелендә оккупация гаскәрләре составында Германиягә юллана. Җиңүне Австриядә каршылый.
1945 елда гаскәрләр Төркестан хәрби округында (ТурКВО) урнашканнан соң, 1946 елның сентябренә кадәр Әфганстан белән чиктәш Термес һәм Кушка шәһәрләрендә взвод командиры буларак хезмәтен дәвам итә.
II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен» һәм «Сугышчан гамәлләр өчен» медальләре белән бүләкләнә.
Демобилизациядән соң туган ягы Печорага, Оксино авылына кайта. Түбән Печора районының «Мәдәният һәм спорт» җәмгыяте рәисе булып эшли (1946-1949 еллар).
1947 елның маенда Прасковья Семеновнага өйләнә. 1949 елда гаиләләре белән Казахстанның Актүбә шәһәренә күченәләр. Хаклы ялга чыкканчы Василий Кириллович Актүбә ферросплавлар заводында вагон төяү буенча тимер юл цехы бригадиры вазыйфасында эшли. Эшләү дәверендә берничә рационаллаштыручы тәкъдим кертә, кыйммәтле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнә.
Прасковья Семеновна белән дүрт бала: Татьяна, Зина, Михаил һәм дәү әнием Любовьны тәрбияләп үстерәләр.
Мин, әлбәттә, дәү бабамны белмим, ә менә әтиемнең балачагы, үсмер чоры күпчелектә аның янында үткән. Шуңа күрә ул Василий Кирилловичны еш искә ала, аның бик уңай холыклы һәм дәрт-дәрманлы булуы турында сөйли. Ниндидер бәхәс килеп чыкса да, ул һәркемне шаян, тапкыр сүзе белән килештерә белгән. Гомумән, аның янында озак үпкә саклау мөмкин булмаган. Ә бит бабакайның үз тормышы бер дә җиңелдән үтмәгән...
1954 елда, балачагында кичергән авыруы аркасындамы, башка нәрсәдәнме, Василий Кирилловичның күзләре начар күрә башлый, аннары ул бөтенләй сукырая. Табиблар әлеге авыруны дәвалау мөмкин түгеллеген әйтә. Прасковья Семеновна Молотовка бу бәла турында хат яза. Ай эчендә бабамны Одессага иң яхшы клиникага дәвалауга җибәрү турында җавап килә. Анда ул көзгә кадәр була һәм ниһаять, алга китеш сизелә!
Гомере буена Василий Кириллович күп сандагы операцияләр кичерсә дә аның күзләре инде элеккеге халәтенә кайтмый. Әмма бу аның дәрт-дәрманын бер дә киметми. Ул һәрвакыт нәрсә беләндер мәшгуль була, беркайчан да эшсез утырмый. Әгәр дә күзләре начарланып китеп, ярдәм кирәксә, якыннарын чакыра. Әтием дә аңа еш булышуын искә ала.
… Дәү бабам Василий Кириллович фәһемле, үрнәкле тормыш юлы үткән. Яшьлегендә сугыш михнәтләрен кичергән, Җиңүдән соңгы елларны тырыш хезмәттә, якын кешеләре янында бәхетле итеп үткәргән. 2006 елның 5 марты иртәсендә Василий Кириллович мәңгелек йокыга талган.
Шул ук елның 29 июлендә Прасковья Семеновна төшке аштан соң уянмыйча, кадерлесе — Василие янына бакыйлыкка күчкән...
Владимир БЫКОВ, 20нче мәктєпнең 3в сыйныф укучысы (җитәкчесе: башлангыч класслар укытучысы, югары категорияле педагог Гүзәлия Айрат кызы Сакаева)
Читайте нас: