Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 Май 2020, 15:05

«Хәтерлибез. Яратабыз. Горурланабыз»

Без, бүгенге буын, якты дөньяда тыныч яшәвебез белән Бөек Ватан сугышы каһарманнарына һәм ул авыр елларның йөген җигелеп тарткан тыл ветераннарына бурычлы.Быел Бөек Җиңүгә 75 ел тула. Еллар үзенекен итә. Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел. Шушы зур бәйрәм уңаеннан, картәтиемнең атасы турында язасым килә.Минем ерак бабам Фәйзуллин Хәтмулла Габидулла улы 1924 елның 15 августында Бүздәк районының Яңа-Таулар авылында дөньяга килә. 19 яшендә Бүздәк военкоматы аша армия сафларына алына. Бу 1943 ел була. Башта егетләрне Юматово станциясендә хәрби училище казармаларында винтовка, автомат тотарга, сүтеп-җыярга өйрәтәләр. Ике айлап шунда укыйлар. Соңыннан аларны Орлов-Курск дугасына җибәрәләр. Яшь солдатлар арасында озын буйлы, таза, ныклы гәүдәле, көчлелеге белән аерылып торучы егетне шундук күреп, бер атна узуга 410нчы полкның 81нче укчы девизиясе командиры итеп куялар. Ул тиз арада кече лейтенант погоннары да ала.Нинди генә канлы юллардан атламый, нинди генә куркыныч сугышларны күрми ул. Шундый бәрелешләрнең берсендә дошман снаряды кыйпылчыгы тезен сыдырып үтә һәм ул Рязань госпиталенә эләгә.Көннәрнең берсендә доктор аңа тиздән йөри башлаячагын хәбәр итә. Шул вакытта яшәүгә өмет уяна. Тик аны бер генә уй борчый. Ул бит аяксыз, гарип. Кайткач нишләргә? Тормышны ничек дәвам итәргә? Аңа бит нибары 19 яшь!Сугыштан тәмам алҗыган туган авылы Хәтмулланы каршы ала. Бераз нужа арбасын тарткач, ерак бабам хуҗалык техникумына укырга керә һәм ветврач белгечлеге ала. Тырышлыгы аркасында «Якты юл» колхозында ферма мөдире вазыйфасын башкара. Соңыннан 11 ел заготовитель булып эшли.Ерак әбием Сания Габделбаян кызы белән 60 ел бергә авырлыкларга бирешмичә гомер итәләр. 5 бала үстерәләр.Әбием ерак бабам белән танышканчы, Урзай авыл советында эшләп йөргән. Бу чорда башкорт колхоз-совхозлары 150 миллион пот икмәк һәм бүтән ашамлыклар әзерләп сугышка җибәргән. Шундый тырышлык һәм бердәмлек белән генә безнең илебез җиңү яулаган.Хәзер инде ерак бабам мәрхүм булды, ә аның каһарманлыгы бөтен дөньяга дан булып кала. Әйдәгез, яугирләргә, тыл хезмәтчәннәренә, ветераннарга рәхмәт дип яшик, тыныч тормышның кадерен белик! Данияр Сакаев, 20нче мәктәпнең 4а сыйныф укучысы.

Без, бүгенге буын, якты дөньяда тыныч яшәвебез белән Бөек Ватан сугышы каһарманнарына һәм ул авыр елларның йөген җигелеп тарткан тыл ветераннарына бурычлы.
Быел Бөек Җиңүгә 75 ел тула. Еллар үзенекен итә. Беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел. Шушы зур бәйрәм уңаеннан, картәтиемнең атасы турында язасым килә.
Минем ерак бабам Фәйзуллин Хәтмулла Габидулла улы 1924 елның 15 августында Бүздәк районының Яңа-Таулар авылында дөньяга килә. 19 яшендә Бүздәк военкоматы аша армия сафларына алына. Бу 1943 ел була. Башта егетләрне Юматово станциясендә хәрби училище казармаларында винтовка, автомат тотарга, сүтеп-җыярга өйрәтәләр. Ике айлап шунда укыйлар. Соңыннан аларны Орлов-Курск дугасына җибәрәләр. Яшь солдатлар арасында озын буйлы, таза, ныклы гәүдәле, көчлелеге белән аерылып торучы егетне шундук күреп, бер атна узуга 410нчы полкның 81нче укчы девизиясе командиры итеп куялар. Ул тиз арада кече лейтенант погоннары да ала.
Нинди генә канлы юллардан атламый, нинди генә куркыныч сугышларны күрми ул. Шундый бәрелешләрнең берсендә дошман снаряды кыйпылчыгы тезен сыдырып үтә һәм ул Рязань госпиталенә эләгә.
Көннәрнең берсендә доктор аңа тиздән йөри башлаячагын хәбәр итә. Шул вакытта яшәүгә өмет уяна. Тик аны бер генә уй борчый. Ул бит аяксыз, гарип. Кайткач нишләргә? Тормышны ничек дәвам итәргә? Аңа бит нибары 19 яшь!
Сугыштан тәмам алҗыган туган авылы Хәтмулланы каршы ала. Бераз нужа арбасын тарткач, ерак бабам хуҗалык техникумына укырга керә һәм ветврач белгечлеге ала. Тырышлыгы аркасында «Якты юл» колхозында ферма мөдире вазыйфасын башкара. Соңыннан 11 ел заготовитель булып эшли.
Ерак әбием Сания Габделбаян кызы белән 60 ел бергә авырлыкларга бирешмичә гомер итәләр. 5 бала үстерәләр.
Әбием ерак бабам белән танышканчы, Урзай авыл советында эшләп йөргән. Бу чорда башкорт колхоз-совхозлары 150 миллион пот икмәк һәм бүтән ашамлыклар әзерләп сугышка җибәргән. Шундый тырышлык һәм бердәмлек белән генә безнең илебез җиңү яулаган.
Хәзер инде ерак бабам мәрхүм булды, ә аның каһарманлыгы бөтен дөньяга дан булып кала. Әйдәгез, яугирләргә, тыл хезмәтчәннәренә, ветераннарга рәхмәт дип яшик, тыныч тормышның кадерен белик!
Данияр Сакаев, 20нче мәктәпнең 4а сыйныф укучысы.





Читайте нас: