Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
6 Май 2020, 18:42

Авырлыклар белән чыныккан буын

Бөек Ватан сугышы миллионнарча кешеләр язмышында тирән эз калдыра, ћәр кешенең йөрәге ћәм љаны аша ўтә. Балачагы нәкъ шушы сугыш елларына туры килгән өлкәннәр хәтерендә аның хатирәләре мәңгегә уелып калган.

Бөек Ватан сугышы миллионнарча кешеләр язмышында тирән эз калдыра, һәр кешенең йөрәге һәм җаны аша үтә. Балачагы нәкъ шушы сугыш елларына туры килгән өлкәннәр хәтерендә аның хатирәләре мәңгегә уелып калган.
Туймазы районы Япрык авылында яшәүче Миңнемәгъфия һәм Мөсәвир Латыйповлар да сугыш һәм аннан соңгы елларның бөтен авырлыгын үз иңнәрендә татыган буын вәкилләре. Җиңү көне алдыннан аларга Бөек Ватан сугышында урланган балачакларын гәүдәләндерелгән «Сугыш чоры балалары» медале тапшырылды. Шушы хөрмәтле бурычны «Сугыш чоры балалары» оешмасының Октябрьский бүлеге йөкләмәсе буенча «Туймазанефть» идарәсенең ветераннар советы рәисе Сергей Бабанов башкарды.
Очрашуда сугыш хатирәләре кабат яңарды. Әтисен фронтка озатканда Мөсәвир абыйга 10 яшь була. Бөтен эш әниләре белән өч бала иңенә төшә. Сугыш елларында, ачлык, ялангычлык хөкем сөрә. Бик иртә колхоз эшенә җигелә үсмерләр. «Сугышның куркыныч еллары безнең гаилә өчен Җиңү көне белән беррәттән әтинең өйгә кайтуы белән бәйле зур шатлыклар белән тәмамланды», — дип искә ала Мөсәвир абый.
Армиягә киткәнче ул Туймазы 2нче төзелеш идарәсендә балта остасы булып эшләп ала. Хәрби хезмәтне дүрт ел Кытай халык республикасында үти. МиГ-15, МиГ-17 очкычларын хезмәтләндерә. Хәрби частьләре Порт-Артур тирәсендә урнаша. Капитан Илло исемле очучы белән дуслашып китә Мөсәвир. Аның очкычын америкалы басып алучыларга каршы алышка әзерли. Кызганычка каршы, очучы бер алышта һәлак була. Дустының үлемен авыр кичерә ул, әле дә аның турында якты хатирәләрен саклый. Хәрби бурычын намус белән үтәгән Мөсәвир Латыйпов «Кытай-совет дуслыгы» медале белән бүләкләнә.
Армиядән кайткач, башта Урыссу ГРЭСының төзелеш идарәсендә балта остасы булып көч сала, эшен «Туймазанефть» идарәсенең 4нче нефть промыселында дәвам итә. Берникадәр тәҗрибә туплагач, аны скважиналарны җир асты ремонтлау буенча әзерлек бригадасы операторы ярдәмчесе итеп куялар. Биредә ул югары класслы белгечкә кадәр күтәрелә.
«Бүлекчәбез нефть скважиналарын җир асты ремонтлауга әзерләү белән шөгыльләнде. Без басмалар эшләдек, вышкаларда канат җиһазларын үткәрдек, торбалар һәм махсус җайланмалар керттек. Эш көне ахырына җиһазлар сафтан чыккан чаклар да булды. Бу очракларда ашыгыч рәвештә объектларга чыга идек, чөнки ремонт эшләре вакытында үткәрелергә тиеш», — дип хәтерли ветеран. Шушы предприятиедән лаеклы ялга чыга ул.
Миңнемәгъфия апа да барлык сугыш чоры балалары кебек тормышның ачысын-төчесен үз җилкәсендә татып үсә. 1942 елны әтисе Абдулла Гыйзәтуллин хәбәрсез югала. Миңнемәгъфия апага ул чакта җиде яшь кенә була. Әнисе биш бала белән ялгызы торып кала. Гаиләнең ул чакларда күргән авырлыкларын, ачлык-ялангачлыкны сөйләп бетерерлек түгел. Ашарга — ризыгы, кияргә — киеме булмый. 18 яше тулган Миңнемәгъфия Ташкент тимер юлына эшкә урнаша. Ел ярым анда эшләгәч, кире авылга кайта.
1955 елны Мәгъфия Абдулла кызы һәм Мөсәвир Шаһали улы гаилә корып җибәрә. Башта яшьләр Мөсәвир абыйның әти-әниләре йортында яши, арытаба үз йортларын булдыра. Балта эшенә оста гаилә башлыгы өйдә җиһазларны үз көче белән булдыра. Балалар үсә башлагач, йортны тагын да зурайталар. Мәгъфия апа озак еллар Илчембәт совхозы фермасында сыер савучы, бозаулар караучы булып эшли.
Латыйповлар тырыш һәм намуслы хезмәтләре өчен күп тапкырлар Мактау грамоталары белән бүләкләнә, «Социалистик ярыш җиңүчесе» билгесенә ия. Бүген алар өч баласының, алты оныгының, 11 оныкчыгының шатлыкларына куанып яши. Балачаклары авыр сугыш елларына туры килгән ветераннар бүгенге яшь буын вәкилләренә тыныч, бәхетле тормыштә яшәүләрен тели.
Әйткәндәй, быел Мәгъфия апага 85 яшь тулды, ә ел ахырында Латыйповлар тимер туйларын (65 ел) билгели. Аларга алдагы көннәрендә дә пар канатлы булып, балалар һәм оныклар игелеген күреп, озак еллар гомер кичерүләрен теләп калабыз.
Петр ЛАПТЕВ,җәмәгать корреспонденты
Иван Рыцев фотосы
Читайте нас: