Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 апрель 2020, 00:00

Янгын сигналы сирәк яңгырасын!

Бер көнне Инстаграмда үзенчәлекле сәхифәгә юлыктым. Анда төрле илләрдәге янгын сүндерүчеләрнең фотолары тәкъдим ителгән иде. Кызыксынып, унлап егетне күздән кичерәм. Барысы да сайлап алгандай бик ыспай кыяфәттә, спортчыларга хас ныклы гәүдәле. Фотосурәтләр астындагы язмаларга игътибар итәм. Күпләр егетләр белән ихлас соклана, янгын хезмәтендә шундый затлар эшләгәндә тыныч яшәргә була, диләр. Арада фотоларның чынбарлыкка туры килүенә шикләнүчеләр дә юк түгел. Янәсе, бу нибары модельләр генә…Әлеге очакны нигә бүген искә алдым соң? Эш шунда, күптән түгел миңа шәһәребезнең янгын сүндерү бүлегендә булу форсаты тиде. Сәбәбе дә бар, 30 апрельдә янгынчылар һөнәри бәйрәмен билгели.… 38нче янгын сүндерү-коткару бүлегендә мине аның начальнигы Руслан Шәрипов каршы алды. Аны күрүгә Инстаграмдагы теге сәхифә искә төште. Әһә, мин әйтәм, шәһәребез янгынчылары да теге модельгә охшаш егетләрдән бер дә калышмый ич! Ә инде Руслан Рафаэль улы белән әңгәмә барышында бу фикерем тагы да ныгыды. Безнең егетләр яхшы физик торышы белән генә түгел, ә батыр-тәвәккәл, кешелекле, үз эшенә бик җаваплы да булуы белән аерылып тора икән. Янгын бүлеге начальнигы белән әңгәмәбезне гәзит укучыларына да тәкъдим итәсем килә...

Бер көнне Инстаграмда үзенчәлекле сәхифәгә юлыктым. Анда төрле илләрдәге янгын сүндерүчеләрнең фотолары тәкъдим ителгән иде. Кызыксынып, унлап егетне күздән кичерәм. Барысы да сайлап алгандай бик ыспай кыяфәттә, спортчыларга хас ныклы гәүдәле. Фотосурәтләр астындагы язмаларга игътибар итәм. Күпләр егетләр белән ихлас соклана, янгын хезмәтендә шундый затлар эшләгәндә тыныч яшәргә була, диләр. Арада фотоларның чынбарлыкка туры килүенә шикләнүчеләр дә юк түгел. Янәсе, бу нибары модельләр генә…
Әлеге очакны нигә бүген искә алдым соң? Эш шунда, күптән түгел миңа шәһәребезнең янгын сүндерү бүлегендә булу форсаты тиде. Сәбәбе дә бар, 30 апрельдә янгынчылар һөнәри бәйрәмен билгели.
… 38нче янгын сүндерү-коткару бүлегендә мине аның начальнигы Руслан Шәрипов каршы алды. Аны күрүгә Инстаграмдагы теге сәхифә искә төште. Әһә, мин әйтәм, шәһәребез янгынчылары да теге модельгә охшаш егетләрдән бер дә калышмый ич! Ә инде Руслан Рафаэль улы белән әңгәмә барышында бу фикерем тагы да ныгыды. Безнең егетләр яхшы физик торышы белән генә түгел, ә батыр-тәвәккәл, кешелекле, үз эшенә бик җаваплы да булуы белән аерылып тора икән. Янгын бүлеге начальнигы белән әңгәмәбезне гәзит укучыларына да тәкъдим итәсем килә...
— Руслан, кайда туып-үстегез, белем алдыгыз?
— Тумышым белән мин Татарстанның Баулы шәһәреннән. Балачактан әтием үрнәгендә нефть өлкәсендә эшләрмен дип күзаллый идем. Әмма үсә төшкәч, фикерем үзгәрде, Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт янгын хезмәте академиясенең Екатеринбург филиалына укырга керү теләге туды. Бу армия үсешкән, янгынчы һөнәре популярлашкан чор иде. Баулыдагы янгын сүндерү бүлеге юлламасын тутырып, Казанга җибәрдем. Хәрби-табиб комиссиясен үтәргә кирәклеге турында җавап килде. Эш шунда, янгынчылардан тәү чиратта яхшы физик һәм тотрыклы рухи халәттә булу таләп ителә. Аларның сәламәтлек дәрәҗәсе Русия Федерациясе реестрындагы иң югары А1 төркеменә туры килергә тиеш. Барлык тикшерүләрне үтеп, имтиханнарны да уңышлы тапшыргач, 2001 елда курсант булдым. Өч ел укуның ике елы казарма шартларында узды. Ягъни, без төп һөнәрдән тыш, хәрби әзерлек тә үттек, табибкача беренчел ярдәм күрсәтү алымнарын да үзләштердек. 2004 елда лейтенант дәрәҗәсендә училищены тәмамлап, юллама буенча Ырынбур өлкәсе Гай шәһәренең янгын сагы каравылы начальнигы булып эшли башладым. Ә инде 2006 елда Октябрьскийның 101нче янгын бүлеге, 13нче отрядка күчтем. Бераздан отряд бетерелде, һәм шул ук елны мин 38нче янгын сүндерү бүлеге каравылы начальнигы булдым. 2014 елда Туймазыдагы 12нче янгын сүндерү отрядының кизү сменасы җитәкчесе итеп билгеләндем. Ике елдан Октябрьскийга кайттым, шул вакыттан бүгенге көнгәчә 38нче янгын сүндерү-коткару бүлеге начальнигы вазыйфасын башкарам. Әйткәндәй, эшләү дәверендә Мәскәүдәге янгын хезмәте академиясен читтән торып тәмамлап, инженер белгечлеге дә алдым.
— Эш тәҗрибәсендәге беренче җитди очрак исегездәме?
— Училищеның 2нче курсында 19нчы янгын бүлегендә стажировка үткән вакыт иде ул. Төнге сәгатьләрдә тимер юлы янындагы складларда янгын чыгуы турында хәбәр алдык. Ут ялкыны ялмаган биналар күренеше, җимерекләр арасында каравылчының җансыз гәүдәсе табылуы, беренче тапкыр үлем белән йөзгә-йөз очрашу, әлбәттә, куркыныч булды... Шул ук Екатеринбургтагы тагын бер очрак хәтергә кереп калган. Ике катлы баракларда янгын чыккан иде. Фатирлар, машиналар яна, кешеләр йөгерешә... 35 градуслы зәмһәрир суыкта, авыр шартларда 8 сәгатьтән артык янгынга каршы көрәштек. Октябрьскийда да җитди очраклар даими булып тора. Шунысын билгелисе килә: күпчелек янгыннар кешеләрнең битарафлыгы, ут белән саксыз кылануына бәйле. Кемдер тәмәке төпчеген сүндермичә йокыга китә, икенче берәү чүп-чар яндырганда саклык турында онытып, үзенә генә түгел, күрше-күләнгә дә зарар ясый. Бу уңайдан мисал китерәм. Берәүнең йорты янды, хәлнең ничек булуын ачыклаганда хуҗа кеше розеткада инде 2-3 атна элек үк ялганыш күзәтелүен, әмма аңа артык игътибар бирмәвен әйтте. Янгынның сәбәбе дә шул булып чыкты.
— Хезмәт вазыйфаларыгызга нәрсәләр керә, гомумән, бүлектә эш ничек оештырылган?
— Беренчел бурыч — шәхси состав һәм кизү каравылының, шулай ук янгын-техник, авария-коткару җайланмалары һәм техниканың әзерлектә булуын тәэмин итү. Янгын турында хәбәр алуга, эш планы төзелә. Безнең никадәр тиз һәм дөрес карарлар кабул итүгә кешеләр иминлеге, гомере бәйле. Объект буенча тулы мәгълүмат туплау мөһим. Янгын йортның өске катларында булса, баскычлар куеп, халыкны эвакуацияләү башлана. Тәү чиратта кешеләрне коткару, вакыйга урынында гадәттән тыш хәлләрне (корылмалар җимерелүе, электр тогы сугу) булдырмау өчен тиешле чаралар күрү зарур. Подвал яки беренче катны ут ялмап алган очракта каза күрүчеләрне эзләү оештырыла. Бер үк вакытта янгынның якын-тирәдәге биналарга таралуын кисәтү һәм аны сүндерү гамәлләре башкарыла. Медицина белгечләре килеп җитмәгән булса, сәламәтлегенә зыян килүчеләргә беренче табибкача ярдәм күрсәтү бурычы да куелган. Гомумән, һәр очракка кагылышлы кагыйдәләр бар. Без шуларга нигезләнеп эшлибез. Үз-үзеңә, хезмәттәшләреңә карата да саклык таләпләрен катгый үтәү мөһим, чөнки янгынчылар каза күрсә, кем кешеләрне коткарачак, янгынны сүндерәчәк?
— Шәһәрдә янгын буенча статистика ни сөйли?
— Агымдагы ел башыннан биләмәдә 64 янгын очрагы теркәлде. Аларда бер кеше һәлак булды, тагын бер кеше җәрәхәтләнде. Очракларның күпчелеге (70 процентка якын) торак секторына (йорт-фатирлар, мунча, гараж, сарай кебек корылмалар) туры килә. Әлеге вакытта гадәттән тыш хәлләр арта дип әйтә алмыйм. Киресенчә, көнкүрештәге янгын очраклары кимеде. Бу халыкның күп вакытын хуҗалыгында үткәрүгә, электр приборларына күбрәк игътибар бирә башлавына бәйледер дип фаразлана. Шулай да, янгын сагы хезмәте уяулыкны киметми, без һәрчак югары әзерлектә. Әйткәндәй, быел коронавирус пандемиясенә бәйле, бүлек эшчәнлегенә үзгәрешләр кертелде. Хезмәткәрләр саклык чараларын катгый үти, элемтәләр чикләнә, йогышсызландыру әсбаплары, битлекләр кулланыла. Моннан тыш резерв булдырылды. Ягъни, кемдер авыру яки башка сәбәпләр буенча эшчәнлеген дәвам итә алмаса, аңа алмашка кеше һәрвакыт бар.
— Югары технологияләргә бәйле, янгын сүндерү алымнары үзгәрдеме?
— Бүгенге көндә объектлар яңача төзелә, ремонт эшләрендә заманча материаллар файдаланыла. Элек күпкатлы биналар сирәк иде. Алар күбәю белән яңа технологияләрне үзләштерә башладык. Заманча техник чаралар янган бинага керү вакытын кыскартырга да ярдәм итә. Әсбаплар тәэминатында да үзгәрешләр бар. Мисалга, элек металлдан ясалган 16 килолы һава сулау баллоннары кулланыла иде. Хәзер инде аларны металл-композиттан эшлиләр. Бу баллоннарның авырлыгы 10 кг. Сизелерлек аерма, килешәсездер?
— Бүлектә һөнәри осталыкны ничек арттыралар?
— Янгынчылардан төрле өлкәләрдә белем таләп ителә. Төп ут сүндерү чарасы булып элеккечә су калса да, аны кайбер очракларда кулланырга ярамый. Мисалга, нефть продуктларын, селте металларны сүндергәндә су агымын куллану катгый тыела, бу янгынның көчәеп китүенә этәргеч бирәчәк. Менә шунда ярдәмгә химик һәм физик гамәлләр буенча алган белем ярдәмгә килә. Янгын хезмәтендә үзенчәлекләр күп һәм аларның барысы да исәпкә алынырга тиеш. Теорияне истә калдыру кыен түгел, ә менә ялкын чорнап алган бинада, мәхшәр эчендә хәвеф чыганакларын (мисалга, шартларга мөмкин газ баллоны, электр өзеклеге һ. б.) табу авыр. Мондый вакытта һәр секунд кадерле була.
Бездә теория һәм гамәли белем буенча даими укулар оештырыла, физик халәтне тәртиптә тотуга аеруча зур игътибар бирелә. Моннан тыш социаль объектлар, мәктәп-балалар бакчалары, хастаханәләр һәм предприятиеләрдә күнекмәләр үткәрелә. Бу гадәттән тыш хәлләр килеп чыкса, әлеге биналарның төзелешен, бүлмәләр урнашуын, чыгу юлларын өйрәнү өчен эшләнә. Шулай ук объектлардагы җаваплы затларга хезмәткәрләрне мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләү тәртибе буенча аңлатмалар бирелә.
— Янгын сүндерүче нинди сыйфатларга ия, гомумән, ул берәр нәрсәдән куркамы?
— Янгын хезмәтендә үз эшенә гашыйк булган кешеләр генә эшли ала. Безнең тәҗрибәдә куркыныч мизгелләр күп була. Чакыруга чыгып киткәндә сине алда нәрсә көтәсен белеп бетереп тә булмый. Шуңа күрә янгын белән көрәшүчеләрнең бер-беренә карата булган ышанычы да әһәмиятле.
Һөнәри яктан камил янгынчы барлык хәвефләрне яхшы аңлый. Иң авыры — каза күрүчегә вакытында ярдәм итә алмау. Төрле хәлләр була бит. Кайчагында янгын турында хәбәр соңлап килә, фаҗига урынына барып җитү генә дә күп вакытны алырга мөмкин. Әлбәттә, нинди очракта да янгын сүндерүчеләр уяулыкны югалтмаска, салкын канлылыкны саклап, эш итәргә тиеш.
— Шушы һөнәрне сайлауга үкенмисезме?
— Юк! Тормышны яңадан башларга туры килгән очракта да мин шулай ук янгын хезмәте академиясенең Екатеринбург филиалында укыр идем. Анда үткән елларны һәрвакыт сагынып искә алам. Училище укытучыларына, офицерлар составына безгә төпле белем бирүләре өчен бик рәхмәтлемен. Курсташлар белән бүген дә элемтәдә торабыз, очрашулар оештырабыз.
— Батырлык үрнәкләре таләп итүче һөнәрләр яшьләр арасында популярмы?
— Хәзерге вакытта янгын сүндерүчеләр турында мәгълүмат чараларында, интернетта күп мәкаләләр чыга. Гадәттә, алар кыю, курку белмәс һәм берникадәр романтик рәвештә күзаллана. Бу уңай күренеш дип уйлыйм, чөнки ул яшь буын арасында һөнәрнең танылуына булыша, кызыксыну уята.
— Һөнәри бәйрәм уңаеннан теләкләрегез?
— Гадәттән тыш хәлләр әзрәк булсын, һәркем гаиләсе янына исән-сау кайтсын!
Янгын сүндерүчеләрне тулы хокук белән бүгенге көн каһарманнары дип атарга мөмкин. Алар гомер буе «сугыш»та, һәр минут саен үз гомерләрен куркыныч астына куялар. Илебез тарихында кешеләр иминлеге хакына хезмәт куйган, хөрмәткә лаек шәхесләр күп. Шундыйларның берсе — Чернобыль атом электр станциясендәге 4нче энергия блогында атом-төш реакторындагы эшләргә җитәкчелек иткән, тыныч тормышта пожарныйлар арасында беренчеләрдән булып Русия Герое исеменә лаек булган генерал-майор Владимир Михайлович Максимчук. Бүген инде ул чордагы каһарманнарга алмашка Руслан Рафаэль улы кебек максатчан һәм кыю яшьләр килә.
Читайте нас в