Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 апрель 2020, 16:37

Октябрьскийда «Яшел Башкортстан» республика чарасы дәвам итә

Май бәйрәмнәре якынлашкан мизгелләрдә шәһәребездә ике аллеяга нигез салынды. Ю. Гагарин исемендәге паркта Бөек Җиңүнең 75 еллыгына 75 миләш үсентесе утыртылды. Ә Җиңү паркында, Солдат Думасы мемориалында Октябрьский каһарманнары бюстлары янында Геройлар аллеясына нигез салынды, биредә зәңгәр чыршылар урын алды.Кызганычка каршы, быел дөньяда коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чикләүләр аркасында, «Яшел Башкортстан» чарасын планлаштырганча күләмле итеп оештыру мөмкин булмады. Шулай да, эшчәнлеген дәвам итүче махсус оешма-учреждениеләр («Дорстройремонт», «Благоустройство», «Жилуправление») акциядә катнашалар һәм биләмәне яшелләндерәләр.Мисалга, «Дорстройремонт» предприятиесе хезмәткәрләре Ленин проспектында, 37нче микрорайон буендагы «Чыгарылыш сыйныф укучылары аллеясы»нда эшне дәвам итәләр. Аңа нигез 2019 елда октябрьскийлылар, шәһәр мәктәпләрен төрле елларда тәмамлаучылар, аларның балалары, бүгенге укучылар тарафыннан салынган иде. Узган ел биредә 40 зәңгәр чыршы үсентесе утыртылды. Быел аларга тагын 12 өстәлде. Яшелләндерү гамәлләрендә «Оптимал» махсус җиһаз кулланылды.Шулай ук «Жилуправление» хезмәткәрләре Новоселов урамындагы 14-нче йорт янында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына 75 төп яшь агач утыртты.Барлык үсентеләр дә ныклы тамыр җәер һәм күп еллар буена октябрьскийлыларны сөендерер дип ышанабыз.

Май бәйрәмнәре якынлашкан мизгелләрдә шәһәребездә ике аллеяга нигез салынды. Ю. Гагарин исемендәге паркта Бөек Җиңүнең 75 еллыгына 75 миләш үсентесе утыртылды. Ә Җиңү паркында, Солдат Думасы мемориалында Октябрьский каһарманнары бюстлары янында Геройлар аллеясына нигез салынды, биредә зәңгәр чыршылар урын алды.

Кызганычка каршы, быел дөньяда коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чикләүләр аркасында, «Яшел Башкортстан» чарасын планлаштырганча күләмле итеп оештыру мөмкин булмады. Шулай да, эшчәнлеген дәвам итүче махсус оешма-учреждениеләр («Дорстройремонт», «Благоустройство», «Жилуправление») акциядә катнашалар һәм биләмәне яшелләндерәләр.

Мисалга, «Дорстройремонт» предприятиесе хезмәткәрләре Ленин проспектында, 37нче микрорайон буендагы «Чыгарылыш сыйныф укучылары аллеясы»нда эшне дәвам итәләр. Аңа нигез 2019 елда октябрьскийлылар, шәһәр мәктәпләрен төрле елларда тәмамлаучылар, аларның балалары, бүгенге укучылар тарафыннан салынган иде. Узган ел биредә 40 зәңгәр чыршы үсентесе утыртылды. Быел аларга тагын 12 өстәлде. Яшелләндерү гамәлләрендә «Оптимал» махсус җиһаз кулланылды.
Шулай ук «Жилуправление» хезмәткәрләре Новоселов урамындагы 14-нче йорт янында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына 75 төп яшь агач утыртты.
Барлык үсентеләр дә ныклы тамыр җәер һәм күп еллар буена октябрьскийлыларны сөендерер дип ышанабыз.
Читайте нас: