Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 апрель 2020, 16:30

Онлайн диктантта 1033 кеше катнашты

25 апрельдә республикабызда Башкортстанның мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан башкорт телен саклау һәм үстерү фонды, Бөтендөнья башкорт Корылтае белән берлектә «Башкорт теленнән халыкара диктант — 2020» чарасы оештырылды. Ул онлайн рәвештә үтте.Әйтергә кирәк, 2020 елның шушы көне тарих битендә үз урынын алды. Чөнки, быелгы диктантны төньяк-көнбатыш диалектында да язарга мөмкин булды. Текстны Башкортстанның сатира һәм юмор остасы, шагыйрь һәм язучы, журналист һәм тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе Марсель Сәлимов укыды.Октябрьский шәһәре башкортларының күпчелеге төньяк-көнбатыш диалектына карый һәм сөйләшә. Аның аерым үзенчәлекләре бар. Ул әдәби телдән грамматик төзелеше һәм лексик составы белән аерылып тора.Диктант көнендә шәһәр Корылтаена төбәк башкортларыннан күп шалтыратулар килде. Алар мәгариф чарасын оештыручыларга рәхмәтен җиткерде, диктантка карата үз мөнәсәбәтләре белән уртаклашты.Гомум алганда, Октябрьскийда башкорт теленнән онлайн диктантта 1033 кеше катнашты. Алар арасында мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары, дәү әти, дәү әниләре, мәктәпкәчә, өстәмә, урта һәм махсус белем бирү учреждениеләре педагоглары, нефть һәм коммуналь-төзелеш колледжлары студентлары, Милли мәдәниятләр үзәге хезмәткәрләре бар.Диктантның темасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.Мәгариф чарасының төп максаты — туган телдә дөрес язу буенча белемне үстерү, шулай ук әдәбият һәм мәдәният өчен әһәмиятле булган исемнәр һәм текстларга игътибарны җәлеп итү, туган телләрне халык арасында таныту.

25 апрельдә республикабызда Башкортстанның мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан башкорт телен саклау һәм үстерү фонды, Бөтендөнья башкорт Корылтае белән берлектә «Башкорт теленнән халыкара диктант — 2020» чарасы оештырылды. Ул онлайн рәвештә үтте.
Әйтергә кирәк, 2020 елның шушы көне тарих битендә үз урынын алды. Чөнки, быелгы диктантны төньяк-көнбатыш диалектында да язарга мөмкин булды. Текстны Башкортстанның сатира һәм юмор остасы, шагыйрь һәм язучы, журналист һәм тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе Марсель Сәлимов укыды.
Октябрьский шәһәре башкортларының күпчелеге төньяк-көнбатыш диалектына карый һәм сөйләшә. Аның аерым үзенчәлекләре бар. Ул әдәби телдән грамматик төзелеше һәм лексик составы белән аерылып тора.
Диктант көнендә шәһәр Корылтаена төбәк башкортларыннан күп шалтыратулар килде. Алар мәгариф чарасын оештыручыларга рәхмәтен җиткерде, диктантка карата үз мөнәсәбәтләре белән уртаклашты. Фикерләрнең кайберсен сезгә дә ишеттерәсебез килә.
«Диктантны төньяк-көнбатыш диалектында яздым, ул миңа якынрак. Бу чара туган телемне онытмаска, аны үстерүгә этәргеч бирә».
«БСТ каналын карап, онлайн режимда диктант язу үзе бер дулкынландыргыч мәл булды. Ул мине балачакка, мәктәп елларына, студент чакларга алып кайтты».
«Гаиләдә 6 бала үстек. Бүген Русия буйлап таралганбыз. Диктант безне берләштерде, ул матур башкорт йоласына әйләнеп китсен».
«Күршеләребез урыс милләтеннән, аларга да мәктәптән катнашырга дигән боерык килгән».
«Без бер гаиләдә 3 бала үстек. Туу турындагы таныклыкта мин башкорт дип, ә туганнарым татар дип күрсәтелгән. Мәктәптә Казанда чыккан дәреслекләр белән татар телен укыттылар. Бу диктант безне үз тамырыбызга алып кайтты, якынайтты, башкортлыгыбызны искә төшерде».
«Диктант аша телебезнең төрле яклап (авазлар яңгырашы, грамматик төзелеше, лексик составы) бай булуын күрдек. Башкорт теле — бай тарихлы борынгы тел. Ул — милләтнең тере җаны, башкорт кешесенең йөрәк тибеше».
«Миңа да быел тәүге тапкыр диктант язарга насыйп булды. Бик дулкынландым, тик куанычым көчлерәк иде. Өч вариантын да яздым, диалектта авырлык булмады».
Гомум алганда, Октябрьскийда башкорт теленнән онлайн диктантта 1033 кеше катнашты. Алар арасында мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары, дәү әти, дәү әниләре, мәктәпкәчә, өстәмә, урта һәм махсус белем бирү учреждениеләре педагоглары, нефть һәм коммуналь-төзелеш колледжлары студентлары, Милли мәдәниятләр үзәге хезмәткәрләре бар.
Диктантның темасы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.
Мәгариф чарасының төп максаты — туган телдә дөрес язу буенча белемне үстерү, шулай ук әдәбият һәм мәдәният өчен әһәмиятле булган исемнәр һәм текстларга игътибарны җәлеп итү, туган телләрне халык арасында таныту.
Читайте нас в