Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 апрель 2020, 16:18

«Ашыгыч ярдәм» тәүлек әйләнәсе халык сәламәтлеге сагында

Авырып китсәк тә, бәхетсезлек очракларына тарысак та, без иң элек ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итәбез. Аларның тиз һәм дөрес күрсәтелгән беренче медицина ярдәме нәтиҗәсендә күпме кешенең гомере саклап калына. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан сезне җаваплы, кешеләргә бик кирәкле хезмәтне башкаручылар белән таныштырмакчы булдык.

Авырып китсәк тә, бәхетсезлек очракларына тарысак та, без иң элек ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итәбез. Аларның тиз һәм дөрес күрсәтелгән беренче медицина ярдәме нәтиҗәсендә күпме кешенең гомере саклап калына. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан сезне җаваплы, кешеләргә бик кирәкле хезмәтне башкаручылар белән таныштырмакчы булдык.
Шушы максатта 1нче шәһәр дәваханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлегенә юлландык. Анда безне бүлек мөдире Равил Мусин каршы алды. «Коллективыбызда уңган-булдыклы кешеләр эшли, һәркайсы турында бары мактау сүзләре генә әйтергә була», — диде ул килүебезнең сәбәбен белгәч. Нәкъ шул вакытта чираттагы чакырудан кайткан бригада белән таныштырды.
Фельдшерлар Эльвира Квашнина белән Зинира Ганиева бер бригадада хезмәт сала. «Бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз, үзара аңлашып, килешеп эшлибез», — ди алар. Кеше сәламәтлеге белән кызыксынуы, авыруларны терелтергә омтылуы балачактан ук килә аларның: икесенең дә иң яраткан уены «табиблы» була. Балачак хыялы медицина уку йортына алып килә. Эльвира — Туймазыда, Зинира Октябрьскийда медицина училищесын тәмамлап, ашыгыч ярдәм бүлегендә эшли башлауларына өч дистәләп вакыт үтеп тә киткән. Бу еллар эчендә күпме юллар үтелгәнен, күпме авыруларга ярдәм күрсәтелгәнен санап бетерерлек түгел. Хезмәтләре җиңелдән булмаса да, аны яратып башкара алар һәм үзләрен башка һөнәрдә күз алдына китерми. «Авыруларның хәлен җиңеләйтә, аларга ярдәм итә алуыбыз күңелгә канәгатьлек хисе, эшләргә дәрт-куәт бирә», — диләр.
Ашыгыч ярдәм фельдшерларының эш көне медицина җайланмаларының төзеклеген, кирәкле дару препаратларының күләмен тикшерүдән башлана. Бригаданың төрле хәлләргә әзер булуы мотлак. Бер сменага уртача алганда дистәгә якын чакыру кабул ителә. Кискен тын юлы авырулары таралган чорда бу сан артып та китә. Әйткәндәй, бүген, коронавирус көчәйгән вакытта, әлеге авыру шикләнелгән пациентлар янына, бөтен саклану чараларын үтәп, иң беренчеләрдән булып ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре бара. Аларны фронтның беренче сызыгында торучылар дияргә дә була.
«Эшегездә иң авыры нәрсә?» — дигән сорау бирәм әңгәмәдәшләремә. «Авыру янына барып җитеп тә, әгәр аңа ярдәм итәргә инде соң булса бик авыр. Андый очраклар да була, кызганычка каршы...» — ди Эльвира. «Кайбер пациентларның медицина хезмәткәрләре белән үзләрен дорфа тотуы да күңелне кыра, әлбәттә. Шулай да күпләрнең рәхмәтле булуы да сөендерә», — дип кушыла Зинира.
Аңлашыла ки, медицина хезмәткәрләренең эше зур психологик һәм физик йөкләнеш белән бәйле. Шушы авыр хезмәттән ничек ял итә икән алар? «Гаилә белән ял итү иң киеренке халәтне дә җиңеләйтә. Якыннарыбызга эшебезне аңлаулары, һәрчак таяныч булганнары өчен рәхмәтлебез. Коллективның теләктәшлеге, үзара дустанә мөнәсәбәттә булуыбыз да ярдәм итә», — дип җаваплый әңгәмәдәшләрем. Бу вакытта тавышкөчәйткеч аша «3нче бригада — чакыруга», дигән мөрәҗәгать яңгырый. Фельдшерлар Эльвира Квашнина белән Зинира Ганиева безнең белән саубуллашып, чираттагы чакыруга ашыга.
Ашыгыч ярдәм бүлегенең мөһим өлешенең берсе — ул диспетчерлык хезмәте. Юкка гына «театр элгечтән, ә ашыгыч ярдәм бүлеге диспетчерлык хезмәтеннән башлана, димиләр. Чыннан да бөтен авырулар алар аша уза. Диспетчерның кеше зарын тыңлап, хәлне дөрес күзаллап, бригаданың чыгуын тиз оештыруы турыдан-туры авыруның гомеренә һәм сәламәтлегенә бәйле. Шушы вазыйфага тәҗрибәле һәм квалификацияле фельдшерларны гына сайлап алалар. Чираттагы әңгәмәдәшем Светлана Васильева әлеге эшкә күчкәнче 27 ел күчмә бригадада фельдшер булып эшләгән.
«Бәләкәй чакта авырып хастаханәдә ятарга туры килде. Мине дәвалаган мәрхәмәтле, ачык йөзле, ак халатлы абый һәм апаларга сокландым. Алар кебек минем дә кешеләргә ярдәм итәсе килде», — дип искә ала ул. Булачак һөнәрен балачактан ук сайлаган кыз, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Туймазы медицина училищесына укырга керә. Аны тәмамлап, 1988 елны хезмәт юлын Октябрьский шәһәр дәваханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә башлый. 2015 елны аны чакырулар кабул итү һәм аларны күчмә бригадаларга тапшыру буенча фельдшер итеп билгелиләр.
Диспетчерлар катгый расланган тәртип буенча эшли. Халыктан шалтыратуларны кабул итеп, аларны электрон картада терки, ашыгыч медицина ярдәме бригадаларына бүләләр һәм тапшыралар. Шулай ук бригаданың чакыруга үз вакытында чыгуын контрольдә тоту, алар белән элемтәдә булу, авыр очраклар буенча стационарларга хәбәр итү диспетчерларга йөкләнелгән.
— Светлана Сергеевна, көненә күпме чакыру килә? Нинди авырулар буенча күбрәк шалтыраталар?
— Сменага 100дән артык шалтырату кабул итәбез. Гадәти көннәрдә югары кан басымы авырулары, йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеге бозылуы буенча чакырулар күп булса, ОРВИ чорында температура күтәрелүгә, баш авыртуга зарланып мөрәҗәгать итәләр. Менә әле коронавирус пандемиясе вакытында шикләнеп, паникага бирелеп, шалтыратучылар күп. Аларга аңлатмалар, киңәшләр бирәбез.
— Диспетчер нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
— Бу вазыйфаны башкаручы кеше барлык медицина хезмәткәрләре кебек үк авыруларга карата сабыр, итагатьле булырга, төрле хәлләрдә югалып калмаска, төгәл һәм тиз карар кабул итә белергә тиеш. Моннан тыш, дөрес сөйләм, аныклаучы сораулар бирү, киеренке мизгелләрне йомшарту осталыгы мөһим. Ярдәм көтүче кешеләргә санаулы минутлар да мәңгелек кебек тоела. Бераздан яңадан шалтыратып, тиргәшергә дә мөмкиннәр. Без аларны тынычландырып, сөйләшүне уңай «дулкынга» көйләргә тырышабыз.
— Сезнең ашыгыч ярдәм бүлегенә килүегезгә өч дистәдән артык гомер узган. Бу вакыт эчендә бүлек эшчәнлеге ничек үзгәрде?
— Ул чактагы һәм бүгенгесен чагыштырсаң, аермасы зур, әлбәттә. Диспетчерлык хезмәтен генә исәпкә алсак, матди-техник база күпкә яхшырды, заманча җиһазлар урнаштырылды. Элек бер диспетчер вазыйфасы гына булса, хәзер чакырулар кабул итү фельдшеры, юнәлтү диспетчеры, кичектергесез ярдәм буенча диспетчер вазыйфалары барлыкка килде.
Светлана Сергеевна төп хезмәтеннән тыш җәмәгать эшен дә алып бара: озак еллар ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләренең профсоюз оешмасын җитәкли. Бәйрәм-юбилейларны, авыр хәлләрдә ярдәм күрсәтүне оештыру һ.б. бик күп мәшәкатьләр белән мәшгуль ул.
Светлана ханым үз эшенең остасы булуы өстенә гаиләсендә уңган хуҗабикә, яраткан әни һәм дәү әни дә. Ял көннәрендә якыннарын тәмле нигъмәтләр белән сыйларга ярата ул. Тормыш иптәше (ул ашыгыч ярдәм бүлеге водителе) белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Уллары, әти-әни юлыннан китмәсә дә, һәркайсысы күңеленә яткан һөнәр сайлаган.
... Ахырда ашыгыч ярдәм бүлеге мөдире Равил Мансур улы белән дә әңгәмәләшеп алабыз.
— Бүлектә эш тәүлек әйләнәсенә дәвам итә. Шәһәребез халкын 18 ашыгыч ярдәм машинасында 6 бригада хезмәтләндерә, барлыгы 82 кеше эшли. Белгечләр белемнәрен даими рәвештә эстәп тора. Алар 5 ел саен Уфада квалификацияне үстерү курсларында укый, яңарышларны өйрәнеп, сертификат ала. Соңгы елларда машина паркы яңа медицина корылмалары белән җиһазландырылган автомобильләр белән тулыландырылды. Шул рәвешле халыкка тиз һәм сыйфатлы ярдәм күрсәтү дәрәҗәсе арта. Бүгенге вәзгыятькә тукталып, шуны әйтәсе килә: халык үзиозоляция тәртибен үтәп, күбрәк өйдә булырга тырышсын иде. Күп нәрсә кешенең үзеннән тора, сәламәтлек, иминлегебезгә җаваплы карага кирәк. Без, үз чиратыбызда, мөмкин булганның барын да эшләргә тырышабыз, — диде ул.
Ашыгыч ярдәм бүлеге эше белән якыннан танышып, биредә хезмәтләрен зур җаваплылык белән башкаручы, һәрчак ярдәмгә килергә әзер белгечләр туплануына сокландык. Аларга изге эшләрендә уңышлар, гаиләләренә иминлек теләп хушлаштык.
Читайте нас: