Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
24 апрель 2020, 21:25

Шәһәрдә чисталык көне узды

Башлыча экологик чараны аена ике тапкыр оештыру планлаштырылган иде, әмма коронавирус эпидемиясенә бәйле үзгәрешләр кертергә туры килде.Шулай булуга карамастан, май бәйрәмнәренә шәһәрдә гадәттәгечә чисталык һәм тәртип урнаштырылды. Өмәгә үзизоляция шартларында эшләргә рөхсәт ителгән предприятиеләр хезмәткәрләре чыкты. Аларның барысы да саклану кагыйдәләре буенча битлек, перчаткалар киеп, бер-берсеннән тиешле аралыкта эшкә кереште. Гадәти булмаган шартларда булса да чисталык көне югары дәрәҗәдә узды. 45 оешмадан 482 кеше (сәнәгать предприятиеләре, муниципаль, мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләре, хакимият хезмәткәрләре) беркетелгән биләмәләрдә тәртип урнаштырды. Эшкә 36 берәмлек техника җәлеп ителде. Нәтиҗәдә, шәһәр урамнарыннан 48 тонна чүп-чар җыелды һәм чыгарылды."Ачык йөрәк" иреклеләр отряды да чисталык көненә кушылды. Укытучы-волонтерлар барлык саклык чараларын үтәп, шәһәрдә тәртип урнаштыруда булышты. Отряд көче белән 8 капчык чүп-чар җыелды. 1нче балалар сәнгать мәктәбе коллективы да өмәдән читтә калмады. Алар бина тирәсендәге тротуарларны тәртипкә китерде, бордюраларны агартты, биләмәне корыган яфраклардан чистартты.

Башлыча экологик чараны аена ике тапкыр оештыру планлаштырылган иде, әмма коронавирус эпидемиясенә бәйле үзгәрешләр кертергә туры килде.
Шулай булуга карамастан, май бәйрәмнәренә шәһәрдә гадәттәгечә чисталык һәм тәртип урнаштырылды.
Өмәгә үзизоляция шартларында эшләргә рөхсәт ителгән предприятиеләр хезмәткәрләре чыкты. Аларның барысы да саклану кагыйдәләре буенча битлек, перчаткалар киеп, бер-берсеннән тиешле аралыкта эшкә кереште.
Гадәти булмаган шартларда булса да чисталык көне югары дәрәҗәдә узды. 45 оешмадан 482 кеше (сәнәгать предприятиеләре, муниципаль, мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләре, хакимият хезмәткәрләре) беркетелгән биләмәләрдә тәртип урнаштырды. Эшкә 36 берәмлек техника җәлеп ителде. Нәтиҗәдә, шәһәр урамнарыннан 48 тонна чүп-чар җыелды һәм чыгарылды.
"Ачык йөрәк" иреклеләр отряды да
чисталык көненә кушылды. Укытучы-волонтерлар барлык саклык чараларын үтәп, шәһәрдә тәртип урнаштыруда булышты. Отряд көче белән 8 капчык чүп-чар җыелды.
1нче балалар сәнгать мәктәбе коллективы да өмәдән читтә калмады. Алар бина тирәсендәге тротуарларны тәртипкә китерде, бордюраларны агартты, биләмәне корыган яфраклардан чистартты.
Чисталык көннәрендә катнашкан барлык оешма-предприятиеләр коллективларына чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Сезнең тырыш хезмәт нәтиҗәсендә шәһәребез бәйрәмчә күркәм төскә керде, тирә-юнебез чистарып калды.
Апрель ае буена көчәйтелгән тәртиптә эшләүче, урамнарда тәртип оештыручы, йогышсызландыру чаралары үткәрче "Дорстройремонт" предприятиесе коллективы аерым рәхмәткә лаек.
Сүз ахырында.
Шәһәрдәшләргә тагын бер яхшы яңалык җиткерәбез. Шушы араларда җәмәгать транспорты тукталышы комплексларында яңа пыялалар урнаштыру башланды. Ниһаять, автобус көтүчеләргә җил-яңгырдан ышыклану мөмкин булачак.
Тукталыш комплексларында пыяла башкача ватылмас, вәһшилек гамәлләре кылынмас дип ышанасы килә.
Читайте нас: