Коронавирус пандемиясе тормышыбызның барлык өлкәләренә үзгәрешләр кертте. Бүген аның нәтиҗәсе хезмәттәгеләргә дә, ялдагыларга да,балаларга да тәэсир итә. Мәктәп, урта махсус һәм югары уку йортлары укучыларына үзгәрешләр аеруча нык сизелде. Яшь буын хәзер белем алуның яңа, ягъни дистанцион төрен үзләштерә.
Әлеге вакытта укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре онлайн укуга өйрәнеп бетеп бара.
Мәгариф министрлыгы, шәһәр мәгариф системасы яшь октябрьскийлылар мәктәп программасын үзләштерсен өчен барысын да эшли, ләкин хәл итәсе мәсьәләләр туып тора.
Кызганычка каршы, бар укучыларның да сыйныфташлары белән онлайн дәресләрдә катнашу мөмкинлеге юк. Моның сәбәбе – белем бирү платформаларына керү өчен шәхси компьютерларның булмавы яки җитешмәве.
Бу уңайдан битараф булмаган октябрьскийлылар, шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре коллективлары, эшкуарларга мөрәҗәгать итәбез.
Сез «Безнең кайгырту» проекты кысаларында барлык балалар өчен дә тигез мөмкинлекләр тудыруга өлеш кертә аласыз.
Бәлки, кемнеңдер һөнәри эшчәнлек өчен сатып алынган һәм файдаланылмый торган компьютер-ноутбуклары бардыр? Аларга икенче тормыш бирергә мөмкин ич! "Акыллы" машиналар аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче малайлар һәм кызлар өчен файдалы уку коралы булачак.
Үзегез кулланмаган компьютерны Ленин проспекты, 1 нче йорт адресы буенча "Мәгълүмати технологияләр үзәге" учреждениесенә илтергә мөмкин. Белгеч техниканы тикшереп, бушлай тапшыру турындагы документка кул куюыгызны сораячак. Барлык техника мохтаҗ гаиләләр арасында бүленәчәк. Бу хактагы хисап ВК төркемендә урнаштырылачак.
Компьютерның уку гамәлләрендә ышанычлы ярдәмче булуы мөһим. Шуңа күрә ул техник таләпләргә туры килергә тиеш, алар белән түбәндәге документтан танышырга була.
https://vk.com/doc512383664_548109028
Белешмәләр өчен телефон: 8 9378460275.