Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 апрель 2020, 10:38

Тантаналы көнгә әзерлек бара

#БөекҖиңүнең75еллыгы#ХәтерһәмДанЕлыАгымдагы елда без Бөек Җиңүнең 75нче язын каршылыйбыз.Истәлекле вакыйгага әзерлек инде берничә ай элек башланды.Шәһәребездә бу уңайдан хәтер һәм дан урыны – "Солдат уйлары" мемориалы яңартыла. Биредә "Җиңү көненә кадәр … " дип аталган көннәрне санаучы махсус алтакта урнаштырылды.Моннан тыш стелалар үзгәрә: фронтка киткән кешеләрнең исемнәре хәзер алтын хәрефләр белән уелачак. "Тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары" дип исемләгән халык һәйкәле дә төзекләндерелде. "Геройлар аллеясе" яшелләндерүгә әзер.Моннан тыш хәрби техника куелган постаментларны реконструкцияләү буенча күләмле эш алып барыла. Һава шартлары тәэсирендә һәм вәһшиләр тарафыннан зыян күргән БМД-1 десант һәм БМП-1 пехотаның хәрби машиналары яңартылуга җибәрелде.

#БөекҖиңүнең75еллыгы
#ХәтерһәмДанЕлы
Агымдагы елда без Бөек Җиңүнең 75нче язын каршылыйбыз.
Истәлекле вакыйгага әзерлек инде берничә ай элек башланды.
Шәһәребездә бу уңайдан хәтер һәм дан урыны – "Солдат уйлары" мемориалы яңартыла. Биредә "Җиңү көненә кадәр … " дип аталган көннәрне санаучы махсус алтакта урнаштырылды.
Моннан тыш стелалар үзгәрә: фронтка киткән кешеләрнең исемнәре хәзер алтын хәрефләр белән уелачак.
"Тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары" дип исемләгән халык һәйкәле дә төзекләндерелде. "Геройлар аллеясе" яшелләндерүгә әзер.
Моннан тыш хәрби техника куелган постаментларны реконструкцияләү буенча күләмле эш алып барыла. Һава шартлары тәэсирендә һәм вәһшиләр тарафыннан зыян күргән БМД-1 десант һәм БМП-1 пехотаның хәрби машиналары яңартылуга җибәрелде.
Читайте нас: