Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 апрель 2020, 21:31

Изге айга изге ниятләр белән аяк басыйк!

23 апрель 20 сәгать 51 минутта кояш баю белән изге Рамазан ае керә һәм 22 сәгать 21 минутта беренче тәравих намазы (20 рәкәгать) укыла. Рамазан аеның беренче көне — 24 апрель, кояш чыгарга ике сәгать кала иртәнге аш — сәхәрне (4:07 сәг.) тәмамлау кирәк.

23 апрель 20 сәгать 51 минутта кояш баю белән изге Рамазан ае керә һәм 22 сәгать 21 минутта беренче тәравих намазы (20 рәкәгать) укыла. Рамазан аеның беренче көне — 24 апрель, кояш чыгарга ике сәгать кала иртәнге аш — сәхәрне (4:07 сәг.) тәмамлау кирәк.
Рамазан — изге гамәлләр ае, шуның өчен алдан ук саф ниятләр белән без физик һәм рухи яктан үзебезне әзерләргә тиешбез. Ураза — ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән генә тыелып тору түгел, ә бөтен гөнаһлы гамәлләрдән тыелу. Рамазан аенда кешенең теле, кулы, аяклары, күзләре дә ураза тотарга тиеш. Чөнки көне буе ач торып та үзен гайбәттән, начар сүзләрдән, гөнаһлы гамәлләрдән сакламаса, тоткан уразасының бернинди дә файдасы булмаска мөмкин. Рамазан аенда тән генә түгел, ә җан да куәт ала.
Соңгы елларны Рамазан ае еш кына эссе вакытка туры килү сәбәпле беренче дин юлына баскан кеше ураза тотарга көчем җитәрме, дип икеләнә. Ләкин, Аллаһы безгә беркайчан да көчебез җитмәгәнне йөкләми. Аллаһы Тәгалә Коръәннең Бәкара сүрәсендә әйтә: «Әй, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз. Әгәр кем дә авыру яки сәфәрдә булса, шул ук санда башка көннәрдә ураза тотсын. Аллаһ сезгә җиңеллек тели, ә авырлык теләми. Ул билгеле сандагы көннәрне ахырына җиткерүне һәм сезгә туры юлны күрсәткәне өчен Аллаһны зурлавыгызны тели...». Бу изге аятьләрдә әйтелгәнчә, мөселман кешесенә ураза тоту өчен сәламәтлегенең нык булуы да мөһим. Ураза тотучылар арасында яшүсмерләр һәм олы яшьтәгеләр дә күп. Әгәр дә кеше дарулар куллана, һәм ураза тотып чиренең көчәюен белә икән, бу очракта иң яхшысы ураза тотуны ахырга калдыру (каза кылу) тиешле.
Изге Рамазан ае алдыннан туганнар, күршеләр арасындагы килеп чыккан бәхәс, дошманлыкны бетереп татулашырга кирәк. Чөнки ачу саклау кешенең изге ниятләренә киртә булырга мөмкин. Шуның өчен хәлдән килгәнчә дуслык-туганлыкны яңартырга тырышырга кирәк.
Бу мөбарәк айда ураза тотарга ниятләгән кеше таң атканчы ризыкланырга тиеш, ул вакыт сәхәр дип атала. Сәхәр вакыты кояш чыгарга ике сәгать кала тәмамлана. Ә инде көне буе ураза тотканнан соң кояш баткач ифтар вакыты керә. Ифтарда кеше файдалы ризыклар ашап, тоткан уразасы өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкерләр әйтә һәм гөнаһларының гафу ителүен сорый.
Ифтар вакытында Аллаһның кушканнарын халыкка җиткереп вәгазьләр сөйләнә, ураза тоту хакында аңлатыла, Коръән аятьләре укыла. Ә инде ифтардан соң тәравих намазы укыла.
Изге айның күркәм кичәсе ул — Кадер кичәсе (19 май). Аллаһы Тәгалә ул кичәне мең айдан да хәерлерәк дип саный. Кадер кичәсендә тәүбә кылу, Коръән уку, догада булу бик фазыйләтле гамәл.
Пәйгамбәребездән «Нинди сәдака өстенрәк?» — дип сорагач, ул «Рамазан аенда бирелә торган сәдака», — дигән. Фитр сәдакасы. Аның күләмен Диния нәзарәте — мөфтият билгели, гадәттә урта хәллеләр якынча ике кг он, байлар исә 3120 гр йөзем бәясе кадәр фитр сәдакасын тапшырырга тиеш. Фитр, зәкәт сәдакаларының күләме Рамазан ае азагындарак, Диния нәзарәтеннән хәбәр килгәч, төгәл билгеле булачак.
Газиз дин кардәшләрем, быелгы Рамазан ае эпидемия вакытына туры килде. Берүк күңелегезне төшермәгез, безнең ата-аналарыбыз, әби-бабаларыбыз моннан да зуррак сынауларны үткән. Кибет киштәләре ризык белән тулы, бәндәләргә җан тынычлыгы гына җитми. Аллаһка якынайдык исә без бу сынауны җиңеллек белән үткәрәчәкбез. Әлбәттә, күрше-тирәләрегезнең хәлләрен сорашырга онытмагыз, бәлки алар бер кисәк ризыкка, гади аралашуга, җылы сүзгә мохтаҗдыр. Бер күрешү — бер гомер, диләр бит.
Рамазан аена аяк басканда эчке дөньябызны да кайгыртыйк. Ләкин бу изге айда гына яхшы мөселман булып, башка айларда дини кануннарны тиешенчә үтәмәү — зур хата. Чөнки яхшы юлда булу, начарлыктан ерагаю бер Рамазан ае белән генә бәйле булмаска тиеш. Шуның өчен, хөрмәтле җәмәгать, бу дөньяның алдагыч нигьмәтләренә кызыгып, гомеребезне заяга үткәрмик, Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкер кылып, ул кушканнарны үтәп, тыйганыннан тыелып, бәрәкәтле тормышта яшик.
Белешмәләр өчен мәдрәсәнең телефоннары тәүлек буе эшли: 6-69-64, 8-905-355-10-25, 8-937-485-26-30.
Имам-ахун Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин.
Читайте нас: