Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 апрель 2020, 07:38

«Меңнән берәү ул!»

Дәү әтиебезне туган авылы Чулпанда шулай атыйлар иде.Безгә, тыныч вакытта үскән буынга, Бөек Ватан сугышының барлык дәһшәтен күз алдына китерүе дә авыр. Бу еллар тарих сәхифәләренә бөек каһарманлык чоры буларак кереп калды. Моның анык мисалы — совет яугирләренең, тыл хезмәтчәннәренең Ватан азатлыгы хакына кылынган тиңдәшсез батырлык үрнәкләре.Сугыш халкыбыз өчен зур сынау булды, куркыныч афәтнең ачы җилләре һәр йортның ишеген какты, һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт китерде. Безнең гаиләбезгә дә кагылды ул, аның чагылышы — дивардагы кара тасмалы сурәттә...Дәү әтиебез Сафа Мөхәмәтша улы Мөхәмәтшин 1897 елның 12 мартында Башкортстанның Татар-Олкан авылында туган. Җиде бала арасында иң олысы булган Сафага әтисенең исеме белән фамилия биргәннәр. Калган энекәш-сеңелләре Батыршиннар була.Дәү әтинең хәрби юлын ачыклау барышында, аның 1941 елның июнендә Туймазы районара хәрби комиссариатыннан эшче-крестьян Кызыл армиясенә укчылар батальонына мобилизацияләнүен белдек.

Дәү әтиебезне туган авылы Чулпанда шулай дип атыйлар иде.
Безгә, тыныч вакытта үскән буынга, Бөек Ватан сугышының барлык дәһшәтен күз алдына китерүе дә авыр. Бу еллар тарих сәхифәләренә бөек каһарманлык чоры буларак кереп калды. Моның анык мисалы — совет яугирләренең, тыл хезмәтчәннәренең Ватан азатлыгы хакына кылынган тиңдәшсез батырлык үрнәкләре.
Сугыш халкыбыз өчен зур сынау булды, куркыныч афәтнең ачы җилләре һәр йортның ишеген какты, һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт китерде.
Безнең гаиләбезгә дә кагылды ул, аның чагылышы — дивардагы кара тасмалы сурәттә...
Дәү әтиебез Сафа Мөхәмәтша улы Мөхәмәтшин 1897 елның 12 мартында Башкортстанның Татар-Олкан авылында туган. Җиде бала арасында иң олысы булган Сафага әтисенең исеме белән фамилия биргәннәр. Калган энекәш-сеңелләре Батыршиннар була.
Дәү әтинең хәрби юлын ачыклау барышында, аның 1941 елның июнендә Туймазы районара хәрби комиссариатыннан эшче-крестьян Кызыл армиясенә укчылар батальонына мобилизацияләнүен белдек.
...1942 елда кызылармияче-снайпер укчы Сафа Мөхәмәтша улы Мөхәмәтшинның хәбәрсез югалуы турында «кара кәгазь» килә. Бу хәбәр гаиләне зур кайгыга сала, әмма якыннары аның табылырына өметен өзми.
Әниебез, Халидә Хөснетдинова, ул чордагы истәлекләрен барлап, болай сөйли: «Бер көнне апалар белән урман җиләген җыеп кайттык. Шуннан ишек ачылып китте һәм өйгә кара эшләпә-костюм кигән, бик нык ябыккан әтиебез килеп керде!».
Гаилә өчен чиксез шатлыклы көн була бу. Сугышта хәбәрсез югалган Сафа Чишмә районының Алкино авылында госпитальдә яткан булып чыга. Өендә нибары ике генә көн тора ул. Аннары 97нче запастагы укчылар полкына мобилизацияләнә. 1942 елның 12 августыннан 25 сентябренә кадәр Куйбышев өлкәсенең Бугуруслан шәһәрендә шартлаткыч эшләр буенча укуда була. Дивизияләре Сталинград сугышында катнаша. Бу дәһшәтле канкоеш көннәре була, фашистлар бар куәт белән Сталинградны яулап алырга, ә совет кызылармиячеләре шәһәрне сакларга тели.
Дәү әти соңгы хатын үлем алдыннан яза, анда ул үзенең башка «йортка» күчәчәген, аны көтмәүләрен һәм эзләмәүләрен сорый.
Якыннары озак вакыт яугирнең бу сүзләре белән ни әйтергә теләгәнен аңлый алмый. 1943 елның 10 июнендә килгән «кара кәгазь»гә дә ышанмыйлар.
1945 елда аларга сугыштан кайткан күрше авыл кешесе килә (ни кызганыч, аның исемен әни хәтерләми) һәм дәү әти белән бергә хезмәт итүе, аның соңгы көннәре турында сөйли. «Сафа безне үлемнән коткарды, соңгы тапкыр шартлаткыч куярга үзе генә барды, шуның аркасында без исән калдык», — ди ул. Дәү әтинең батырлыклары турында тагын берничә тарих сөйләгәч, аның Сталинград янындагы туганнар каберлегендә җирләнүен әйтә.
2018 елда, интернет аша «Мемориал» мәгълүмат базасына язып, дәү әти җирләнгән каберлекне табарга ярдәм итүләрен сорадык. Вероника Баянова безгә мондый җавап юллады: «Сафа Мөхәмәтшин Сталинград өлкәсе, Городищенский районы Грачев балкасында туганнар каберлегендә күмелгән булган. Әмма 1982 елда аның җәсәде Волгоград өлкәсе Городищенский районы Кузьмич бистәсендәге каберлеккә күчереп җирләнә».
Гаилә башлыгын югалту күп балалы гаилә өчен олы кайгы-хәсрәт була. Дәү әниебез Рәифә гомер буе ирен сугыштан көтеп яши, догаларында һәрвакыт Сафа исемен әйтә.
Авыл халкын да яман хәбәр зур борчуга сала, чөнки безнең бабай барлык өлкәләрдә дә бик сәләтле кеше була. өстәвенә, ул матур бии һәм озын башкорт көйләрен башкара.
Сугышка кадәр Сафа Мөхәмәтша улы районда баш умартачы булып эшли, үзе сызымнар ясап, умарта ояларын камилләштерә. Аның кулыннан килмәгән эш булмый диярлек, бөтен төрдәге техниканы да ремонтлый белә, шуңа күрә авылдашлары аны хөрмәтләп, «Меңнән берәү ул», — дип йөртә.
Революциягә кадәр барлык умарталыклар ата-бабаларыбызның милегендә булган. Алар бал да сата, хәйрия белән дә шөгыльләнә, шәхси хуҗалыкта алынган табигый балны хастаханәләргә, сабыйлар йортларына да илтә, урамдагы балаларга да тарата. Кулаклардан милекне тартып алу, колхозлар оешу башланган чорда бабакай Сафа Мөхәмәтша улы бөтен мал-туарын, умарталарын үз теләге белән колхозга тапшыра. Бу җиңел булмаган вакытта гаиләгә борчу-хәсрәтләр килеп кенә тора: балаларның авыруы, аларны югалту кайгысы да, бабакайның артык намуслы һәм игелекле булуына канәгатьсезлек белдергән түрәләрнең каныгуы да.
Бервакыт аларга Туймазыдан шәһәр башлыгы килеп төшә, Сафа кунакчыл хуҗа буларак, аны бал белән сыйлый, бүләк итеп тә бирә. Икенче көнне үк түрә ике фляга белән әчегән бал сорап килә. Ләкин дәү әти ул сораганны бирүдән баш тарта, чөнки аны Сабантуй бәйрәмендә катнашучыларга әзерләгән була.
Берничә көн дә үтми, тикшерү килеп, бер капчык шикәр җитешмәүне ачыклый. Бу вакытларда урлашу өчен каты җәза бирәләр. Суд Сафаны 10 елга ирегеннән мәхрүм итү карарын чыгара, әмма соңгы мизгелдә залга каравылчы килеп керә, ул шикәрне шәһәр башлыгы кушуы буенча яшереп куюын һәм аның кайда ятуын әйтә. Мөгаен, каравылчының намусы уянгандыр, чөнки кайчандыр дәү әтиебез аның гаиләсен репрессияләүдән алып калган була.
Шул рәвешле, бәхетле очрак аркасында Сафа иректә кала.
Бабамның барлык батырлыклары турында бик күп кулъязмалар гаилә архивында саклана, чөнки әни әбиебез сөйләгәннәрдән җентекләп язып алган.
Сафа үзе дә көндәлекләр алып барган, игенчелек календаре төзегән. Ул халык сынамышлары буенча нинди культураны кайсы вакытта чәчү, мул уңыш алу, туфракның уңдырышлыгын саклау һәм тергезү өчен нәрсә эшләү, гомумән, авыл хуҗалыгын ничек дөрес итеп оештыру турында язган.
Дәү әти янына күрше авыллардан да киңәш сорап килүчеләр күп булган.
Кызганычка каршы, бүген ата-бабалар тәҗрибәсе онытыла, без аларның химик ашламалардан башка да ирешкән югары уңышларыннан ерак торабыз.
Бабакайның кулъязмалары бик озак сакланган, тик яңа йортка күчкәндә, алар серле рәвештә юкка чыккан. Борынгы татар телендә язылган уникаль кулъязмаларның югалуы бик аяныч хәл. Бездә истәлеккә дәү әтинең фронттан җибәргән хатлары гына саклана, берничәсе Туймазы музеенда да бар. әмма аларның эчтәлеген бүгенгәчә белмибез.
Бу уңайдан «Туган як» гәзите аша мөрәҗәгать юллыйсыбыз килә. Бәлки шушы хатларны борынгы татар теленнән хәзерге татарчага яки урысчага тәрҗемә итә алучы табылыр?
Дәү әтиебез ата-бабалары кебек үк бик белемле, әһәмиятле кеше булган, бу турыда шәҗәрә агачын өйрәнү дә сөйли. Ул үзе бүген исән булса, нәсел дәвамчылары — балалары һәм оныклары белән горурланыр иде, чөнки аның кызы Халидә Хөснетдинова — язучы һәм шагыйрь, оныклары арасында очучылар, халык артистлары, атказанган педагоглар, мәдәният эшлеклеләре, инженерлар, программистлар, нефтьчеләр һәм бизнесменнар бар.
Ата-бабаларының хәрби юлын белергә теләүчеләргә шуны әйтер идем: бу — бер көнлек яки айлык кына эш түгел, эзләнүләр кайчагында берничә елга сузылырга мөмкин. Әмма аның нәтиҗәсе эзләүчеләр өчен дә, яугирләр өчен дә әһәмиятле булачак. Чөнки һәр солдат хәтергә лаек, якыннары бу истәлекләрне буыннан-буынга кадерләп саклаячак. Балалар, оныклар ата-бабаларын, үз тамырларын белергә тиеш!
Сүз ахырында: дәү әтиебез турындагы шушы мәкаләне язар өчен көннәр буе интернетта эзләнергә, барлык туганнардан мәгълүмат җыярга, тәҗрибәле эзтабарларга (аларның берсе — Руслан Шәрипов) мөрәҗәгать итәргә кирәк булды. Ярдәмнәре өчен барысына да олы рәхмәтемне белдерәм!
Мәкаләмне дәү әтиебез Сафа Мөхәмәтша улы Мөхәмәтшинга багышланган шигырьләр белән тәмамлыйсым килә.
Гөлмирә Хөснетдинова-Сарайкина.
***
Җилләр назлап сөйсен гүрегезне,
Җир уллары белми кадерен.
Йөгәнсез җилләргә тапшырдым мин
«Билгесез солдат»лар каберен.
Баралмадым, әткәй, кабереңә,
Дөнья мәшәкате көчлерәк.
Минем язмышымнан исән калган
Кеше бу дөньяда бик сирәк.
Сине бездән аерган көннән соң,
Үтте гомерем чумып күз яшькә.
Без сабый-кечкенә хәлсез идек,
Һич бармады куллар эшкә.
Йөрәккәем бушап калыр иде
Кабереңә куялсам гөлләр.
Сугышта югалган солдатларның
Дөрес санын ачык белмиләр.
Сталинград җирен бик киң диләр,
Каберең бит, әткәй, билгесез.
Меңләгән билгесез каберләр әле
Игътибарсыз калды, бер гөлсез.
Чулпан авылыннан хат юнәттек,
Гаилә хәлебездән яңалык.
Хатың сиңа барып җитәлмәгән,
Март аенда «кара хат» алдык.
Без, биш бала, әнкәм итәгендә,
җилкәсенә йөкләп мең газап.
Исән калган аталар кайттылар
Күкрәгенә орденнар кадап.
Сугыш җәрәхәте җаныбызга
Кайнар кургашындай асылды…
Утлы кисәү белән имза язып,
Тозлы маңгаема басылды.
Һаман эзлим әтием каберен...
Кабереңне эзләп барыр идем,
Ятып калган урының табалсам.
Йөрәккәем бушап калыр иде,
Туфрагына гөлләр салалсам.
Әткәемнең кабере өстендә
Кар эрегәч гөлләр үскәндер.
Бәлки аннан гәүдәсе өстеннән
Яңа юллар басып үткәндер.
Бәлки җимеш агачлары үсеп,
Һәр ел көздә җимеш бирәдер?
Бәлки имән, каен, чаган үсеп,
Кошлар бала үстерәләрдер?
Бәлки сугыш ялкыннары ялмап,
Җир туфрагы яралангандыр?
Яраланган җирдә һични үсми,
Бәлки кара күмер калгандыр?
Бәлки искән җилләр хәбәр итәр
Әтиемнең яткан урынын.
Яки кызыл гөлләр чәчәк атып,
Тутыргандыр гөлгә куенын?
Илле дүрт ел эзлим әти каберен,
Искән җил дә китерми хәбәр.
Сугыш утын безнең буын күрде,
Илгә кабат килмәсен хәтәр.
Әтиемнең каберен һаман эзлим,
Калган күмерен эзлим мин аннан.
Җир йөзендә билгесез каберләр
Фаҗигасе ялган дөньяның.
Әтиләре исән кайтканнарны
Илле дүрт ел тәбрик итәләр.
Билгесез солдат балаларын
Бүген дә рәнҗетәләр.
Халидә Хөснетдинова.
#БөекҖиңүнең75еллыгына #ДанһәмХәтер
Читайте нас: