Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
11 апрель 2020, 19:20

Балконнан... концерт

Октябрьскийлылар үзизоляция тәртибендә вакытны кызыклы итеп үткәрә белә.

Октябрьскийлылар үзизоляция тәртибендә вакытны кызыклы итеп үткәрә белә.
31 марттан республикада барлык халык өчен тулысынча үзизоляция тәртибе гамәлгә кертелде. Республика халкына җитди сәбәпләрсез өйдән чыкмаска киңәш ителде (эшкә, якындагы азык-төлек кибетенә, даруханәгә барырга, йорт хайваннарын урамда йөртергә рөхсәт ителә).
Белгечләр һәрбер хәлдән уңай якларны күрергә киңәш итә. Чыннан да үзизоляция тәртибе — вакытны гаиләң белән күңелле, файдалы итеп үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек. Буш вакытны белем алу яисә музей экспонатларын карауга, чит телләр курслары, рәсем дәресләре, чигүнең төрле техникаларын үзләштерүгә дә сарыф итәргә була. Болар барысы һәрвакыт ачык кулланылышта бар.
Махсус шартларда шәһәрдәшләр дә күңелле шөгыльләр уйлап таба. Мәсәлән, гәзит укучыларыбызга мәкаләләребез аша яхшы таныш иҗади яшь пар Роксана белән Марат Әхмәдиевлар үз балконында концерт биргән. Аның видеоязмалары белән күршеләре социаль челтәрләрдә уртаклашты.
Яшь артистлар балконга микрофоннар һәм кирәкле җиһазлар чыгарып, «Үзизоляция» дип язылган япма да элгән. Үзенчәлекле концертта Әхмәдиевлар популяр җырлар башкарды: танылган чит ил, урыс җырларыннан алып үзебезнең «Туган як»ка кадәр яңгырады.
Видеоязмалардан күренүенчә, концерт халык күңеленә хуш килгән. Бигрәк тә «Туган як» җыры башлангач, җыелган кешеләр артистларга кушылып җырлап, биергә керешкән. Шулай ук видео авторлары белдергәнчә, изоляция тәртибе дә бозылмаган — кешеләр билгеле араны саклап, өйләреннән 100 метрдан ераклашмаган.
«Концерт күңелле, уңышлы узды. Халык аны бик яратып кабул итте. Чарадан соң бик күп уңай фикерләр килде. Кешеләргә яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге бүләк итә алуыбызга шатбыз. Безгә теләктәшләк күрсәткән һәммәсенә рәхмәтлебез», — дип белдерде Марат Әхмәдиев.
Әйткәндәй, балконда чыгышлар идеясе яңа түгел — үз-үзеңне изоляцияләүдә беренче булып итальяннар җырлады. Безнең шәһәребездә дә ул уңай чагылыш тапты һәм шушы катлаулы чорда халыкка күңелле тәэссоратлар бирде.
Читайте нас: