Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 апрель 2020, 00:56

Өйдә уку галәмәтләре...

6 апрельдән Башкортстанның барлык мәктәпләре дистанцион укуга күчте.Коронавирус пандемиясе аркасында 450 мең укучыга виртуаль парталар артына утырырга туры килде. Укыту дүрт юнәлештә оештырылды: сайтлар аша, электрон почтага җибәрелүче яки өйгә китереп бирелүче биремнәр буенча, шулай ук дежур сыйныфлар ярдәмендә. Электрон платформалар йөкләнешкә түзмәдеДистанцион укуга күчүнең җиңел булмаячагы беренче көннән үк аңлашылды. Интернетка бер үк вакытта меңнәрчә укучыларның чыгуын система күтәрә алмады һәм … «җимерелде». Әйткәндәй, онлайн укытуда җитди техник мәсьәләләр барлыгы тестлау вакытында ук беленгән иде.— Русия цифрлы белем бирү платформалары эшен тикшерү өчен, 5 апрельдә 150 мең бала, 9 меңгә якын укытучы, 14 муниципалитет 12.00дән 13.00 сәгатькә кадәр системаны йөкләде. Күп мәктәпләр кулланган «Русия электрон мәктәбе» порталы тест үткәргәндә үк катып калды, белгечләр әйтүенчә, «ятты». Беренче дистанцион уку көнендә бу хәл кабатланды. Башка төбәкләрдә дә шундый ук мәсьәлә, — диде мәгариф министры Айбулат Хаҗин.Бер үк вакытта 1 миллионнан артык тоташтырулар нәтиҗәсендә «Мәгариф» автоматлаштырылган системасы эше туктап калды. Бу уңайдан министр интернет белән актив кулланган ата-аналарга порталга керүне чикләргә тәкъдим итте. Айбулат Хаҗин хәбәр иткәнчә, видеоконференцияләр белән бәйле барлык системалар (Hangouts, ZOOM, Skype) эшли. YouTube бик яхшы эшләгән, анда укытучылар үз дәресләрен трансляцияләгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, өзеклекләр шулай ук башка ике популяр платформада теркәлде. Учи.ру күп сандагы кулланучыларны техник яктан хезмәтләндерү мөмкин түгеллеген белдерде. Ә Я.Класс яңа укучыларга сайтка керүне иртәнге 11.00дән 17.00 сәгатькә кадәр чикләде. Серверларны күтәрергә!Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җимерелгән серверларны күтәрергә кушты.«Мондый төр укыту безнең тәҗрибәдә беренче мәртәбә кулланыла, без, асылда, гадәттән тыш шартларда эшлибез. Шуңа күрә яңа алымнар эзләгез, юлын табыгыз. Югыйсә, балаларның укырга теләген гомумән бетерәсез,» — дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе.Җитешсезлекләр белән бәйле укытучыларга дистанцион укытуның икенче төренә — электрон кейсларга күчәргә кушылды, алар хәзер укучылар белән электрон журнал, электрон почта яки мессенджерлар аша аралаша. Мәктәп чатында мәхшәрВатсап һәм башка социаль челтәрләрдәге сыйныфлар төркемнәрендә дистанцион укулар башлангач, чын мәгънәсендә мәхшәр булып алды. Ата-аналарның халәтен аңлау өчен түбәндәге берничә фикерне уку да җитә...«Беренче дәресне әле үткәрә алдык, аннары тавыш, видео юкка чыкты, укытучы бәйләнешкә чыга алмады, элемтә бөтенләй өзелде»...«Балалары урта яки югары сыйныфта укыганнарның әле күңелләре бераз тыныч булды. Уку өчен тиешле платформаларга керергә әти-әни ярдәме кирәк булмады. Ни дисәң дә, алар аңлап эшли.Ә менә башлангычлар өчен, бу эш тулаем әти-әниләр җилкәсенә төште. Гаиләдә берничә бала һәм аның өстенә әти яки әниләре, я икесе дә укытучы булган йорттагы хәлне күз алдына китерүе кыен түгел».«Авыр, җаваплы чорга ничек тә аяк бастык шикелле. Беренче мизгелләрдә чәчләр үрә торды, күңелгә «күрәселәр бар икән», дигән уйлар да килде, интернетта булашып, хәтта ашарга пешерергә дә вакыт булмады».«Шөкер, бездә видеоэлемтә яхшы эшләде, укучылар конференция һәм чатларга чагыштырмача җиңел керә алды». Шәһәрдәшләр нинди фикердә?Дистанцион укыту башланган мәлдә күзалланган шартлар урынына, үз сыйныфлары белән аралашуның башка юлларын эзләргә мәҗбүр булган укытучыларга да җиңел булмагандыр. Кайбер педагоглар хәтта дәресләрне «ВКонтакте»да турыдан-туры эфирлар аша үткәрүне кулай күрде. Икенчеләр ватсап аша биремнәр бирде, өй эшен тикшерде.Шәһәрдәшләр онлайн укуга кагылышлы яңарышларны ничек кабул иткән икән? Моны ачыклау өчен укытучылар, укучылар һәм ата-аналар фикерен тыңлап карыйк.Е. Колбасова, 2нче гимназия укытучысы: «Дистанцион укыту нәтиҗәлеме? Әлегә бу хакта сөйләргә иртәрәк, әмма килеп туган мәсьәләләргә карамастан, мондый укытуның уңай якларын да билгеләп була. Мәсәлән, балалар онлайн укуда гадәти дәрестәгедән зуррак активлык күрсәтә. Бәлки, моңа өйдәге шартлар да тәэсир итәдер. Моннан тыш, балалар шаяруга, партадашы белән сөйләшеп алуга игътибарын юнәлтә алмый. Офлайн тәртиптә эшләү дә файдалы: ул укучыларга уңайлы вакытта уку әсбапларын карарга мөмкинлек бирә. Моннан тыш алар мәгълүмат технологияләрен кулланып, өстәмә белем туплый».Э. Мөхәмәтҗанова, 9нчы сыйныф укучысы: «Мәгълүмат технологияләре үсешенә бәйле, без бүген дистанцион рәвештә укый алабыз. Бу зур мөмкинлекләр ача, үзебез өчен мөһим булган белем өлкәләренә күбрәк игътибар бирергә, камилләшергә ярдәм итә. Минемчә, дистанцион укуның иң мөһим өстенлекләренең берсе — ул универсальлек. Белем алу өчен нибары компьютерны кабызырга, виртуаль конференциягә кушылырга яки сылтама буенча күчеп, дәресне карарга кирәк. Мондый укыту системасы киләчәктә зур таралу алыр дип уйлыйм».А. Данилова, 9нчы сыйныф укучысы:«Интернет киңлекләрендә «гизәргә» яратучы 21нче гасыр балалары өчен дистанцион уку бер ләззәт кенә. Онлайн дәресләр кызыклырак һәм файдалырак та, аларда мөһим мәгълүмат күбрәк кебек. Шул ук вакытта өйдә уку бик уңайлы, дәресне хәтта авырган вакытта да үзләштерә аласың».

6 апрельдән Башкортстанның барлык мәктәпләре дистанцион укуга күчте.
Коронавирус пандемиясе аркасында 450 мең укучыга виртуаль парталар артына утырырга туры килде. Укыту дүрт юнәлештә оештырылды: сайтлар аша, электрон почтага җибәрелүче яки өйгә китереп бирелүче биремнәр буенча, шулай ук дежур сыйныфлар ярдәмендә.
Электрон платформалар йөкләнешкә түзмәде
Дистанцион укуга күчүнең җиңел булмаячагы беренче көннән үк аңлашылды. Интернетка бер үк вакытта меңнәрчә укучыларның чыгуын система күтәрә алмады һәм … «җимерелде». Әйткәндәй, онлайн укытуда җитди техник мәсьәләләр барлыгы тестлау вакытында ук беленгән иде.
— Русия цифрлы белем бирү платформалары эшен тикшерү өчен, 5 апрельдә 150 мең бала, 9 меңгә якын укытучы, 14 муниципалитет 12.00дән 13.00 сәгатькә кадәр системаны йөкләде. Күп мәктәпләр кулланган «Русия электрон мәктәбе» порталы тест үткәргәндә үк катып калды, белгечләр әйтүенчә, «ятты». Беренче дистанцион уку көнендә бу хәл кабатланды. Башка төбәкләрдә дә шундый ук мәсьәлә, — диде мәгариф министры Айбулат Хаҗин.
Бер үк вакытта 1 миллионнан артык тоташтырулар нәтиҗәсендә «Мәгариф» автоматлаштырылган системасы эше туктап калды. Бу уңайдан министр интернет белән актив кулланган ата-аналарга порталга керүне чикләргә тәкъдим итте. Айбулат Хаҗин хәбәр иткәнчә, видеоконференцияләр белән бәйле барлык системалар (Hangouts, ZOOM, Skype) эшли. YouTube бик яхшы эшләгән, анда укытучылар үз дәресләрен трансляцияләгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, өзеклекләр шулай ук башка ике популяр платформада теркәлде. Учи.ру күп сандагы кулланучыларны техник яктан хезмәтләндерү мөмкин түгеллеген белдерде. Ә Я.Класс яңа укучыларга сайтка керүне иртәнге 11.00дән 17.00 сәгатькә кадәр чикләде.
Серверларны күтәрергә!
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җимерелгән серверларны күтәрергә кушты.
«Мондый төр укыту безнең тәҗрибәдә беренче мәртәбә кулланыла, без, асылда, гадәттән тыш шартларда эшлибез. Шуңа күрә яңа алымнар эзләгез, юлын табыгыз. Югыйсә, балаларның укырга теләген гомумән бетерәсез,» — дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе.
Җитешсезлекләр белән бәйле укытучыларга дистанцион укытуның икенче төренә — электрон кейсларга күчәргә кушылды, алар хәзер укучылар белән электрон журнал, электрон почта яки мессенджерлар аша аралаша.
Мәктәп чатында мәхшәр
Ватсап һәм башка социаль челтәрләрдәге сыйныфлар төркемнәрендә дистанцион укулар башлангач, чын мәгънәсендә мәхшәр булып алды. Ата-аналарның халәтен аңлау өчен түбәндәге берничә фикерне уку да җитә...
«Беренче дәресне әле үткәрә алдык, аннары тавыш, видео юкка чыкты, укытучы бәйләнешкә чыга алмады, элемтә бөтенләй өзелде»...
«Балалары урта яки югары сыйныфта укыганнарның әле күңелләре бераз тыныч булды. Уку өчен тиешле платформаларга керергә әти-әни ярдәме кирәк булмады. Ни дисәң дә, алар аңлап эшли.Ә менә башлангычлар өчен, бу эш тулаем әти-әниләр җилкәсенә төште. Гаиләдә берничә бала һәм аның өстенә әти яки әниләре, я икесе дә укытучы булган йорттагы хәлне күз алдына китерүе кыен түгел».
«Авыр, җаваплы чорга ничек тә аяк бастык шикелле. Беренче мизгелләрдә чәчләр үрә торды, күңелгә «күрәселәр бар икән», дигән уйлар да килде, интернетта булашып, хәтта ашарга пешерергә дә вакыт булмады».
«Шөкер, бездә видеоэлемтә яхшы эшләде, укучылар конференция һәм чатларга чагыштырмача җиңел керә алды».
Шәһәрдәшләр нинди фикердә?
Дистанцион укыту башланган мәлдә күзалланган шартлар урынына, үз сыйныфлары белән аралашуның башка юлларын эзләргә мәҗбүр булган укытучыларга да җиңел булмагандыр. Кайбер педагоглар хәтта дәресләрне «ВКонтакте»да турыдан-туры эфирлар аша үткәрүне кулай күрде. Икенчеләр ватсап аша биремнәр бирде, өй эшен тикшерде.
Шәһәрдәшләр онлайн укуга кагылышлы яңарышларны ничек кабул иткән икән? Моны ачыклау өчен укытучылар, укучылар һәм ата-аналар фикерен тыңлап карыйк.
Е. Колбасова, 2нче гимназия укытучысы:
«Дистанцион укыту нәтиҗәлеме? Әлегә бу хакта сөйләргә иртәрәк, әмма килеп туган мәсьәләләргә карамастан, мондый укытуның уңай якларын да билгеләп була. Мәсәлән, балалар онлайн укуда гадәти дәрестәгедән зуррак активлык күрсәтә. Бәлки, моңа өйдәге шартлар да тәэсир итәдер. Моннан тыш, балалар шаяруга, партадашы белән сөйләшеп алуга игътибарын юнәлтә алмый. Офлайн тәртиптә эшләү дә файдалы: ул укучыларга уңайлы вакытта уку әсбапларын карарга мөмкинлек бирә. Моннан тыш алар мәгълүмат технологияләрен кулланып, өстәмә белем туплый».
Э. Мөхәмәтҗанова, 9нчы сыйныф укучысы:
«Мәгълүмат технологияләре үсешенә бәйле, без бүген дистанцион рәвештә укый алабыз. Бу зур мөмкинлекләр ача, үзебез өчен мөһим булган белем өлкәләренә күбрәк игътибар бирергә, камилләшергә ярдәм итә. Минемчә, дистанцион укуның иң мөһим өстенлекләренең берсе — ул универсальлек. Белем алу өчен нибары компьютерны кабызырга, виртуаль конференциягә кушылырга яки сылтама буенча күчеп, дәресне карарга кирәк. Мондый укыту системасы киләчәктә зур таралу алыр дип уйлыйм».
А. Данилова, 9нчы сыйныф укучысы:
«Интернет киңлекләрендә «гизәргә» яратучы 21нче гасыр балалары өчен дистанцион уку бер ләззәт кенә. Онлайн дәресләр кызыклырак һәм файдалырак та, аларда мөһим мәгълүмат күбрәк кебек. Шул ук вакытта өйдә уку бик уңайлы, дәресне хәтта авырган вакытта да үзләштерә аласың».
С. Николаева, 9нчы сыйныф укучысы:
«Дистанцион укытуның өстенлекләрен санап үтәргә телим: вакытны өй эшләренә үзең теләгәнчә сарыф итәргә мөмкин, күңелгә ошамый торган кайбер кешеләр белән аралашудан котыласың (мәктәпкә йөргәндә бу мөмкин түгел), дәресләр соңрак башлана, димәк йокыга вакыт күбәя, мәктәп формасын киеп йөрү мәҗбүри түгел, күбрәк вакытны гаилә һәм йорт хайваннары белән үткәрәсең».

М. Мөхәмәтсабирова, 11нче класс укучысы әнисе:
«2нче гимназиянең әти-әниләре исеменнән педагогик коллективка рәхмәт белдерәм. Балаларыбызга мондый укыту бик уңайлы. Йокыларын туйдырып, 10.00 сәгатьтән яхшы кәеф белән белем үрләрен яуларга керешәләр. Алар рәхәтләнеп тест биремнәренүти, материалны тиз һәм җиңел үзләштерә. Ул-кызларыбызда җаваплылык хисе артуын да сизәбез. Дистанцион укуның бәхәссез өстенлеге — ул укучыларга тайм-менеджмент күнекмәләре алырга мөмкинлек бирә».
Л. Галиуллина, 6г сыйныф укучысы әнисе:
«Онлайн дәресләрдә укытучылар: С. Даутова, Л. Мамяшева, Т. Баташоваларның материалны аңлатуы, укыту алымнары ошады. Мин дә читтән генә дәресне карап утырдым. Кичә урыс теле булды, бүген инде түземсезләнеп әдәбиятны көтәбез».
Ю. Смакова һәм М. Васильева, 9нчы мәктәпнең 2а класс укучылары әниләре:
«Дистанцион укыту белән без беренче тапкыр очраштык. Тәүдә бераз аптырашта да калдык, чөнки уку гамәленең ничек үтәчәген күз алдына китерүе авыр иде.Әмма сыйныф җитәкчебез Н. Царькова дәресләрнең үз системасын уйлап тапты. ВКонтактеда сыйныфның ябык төркеме бар, анда хәзер көн тәртибе язып куела. Һәр фәннән укытучы аңлатмалы видеолар тәкъдим итә. Укучыларда электрон кушымталар (анимацияле дәреслекләр) бар. Алар интернетка бәйле түгел һәм бала белән уңайлы вакытта шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Бу эшләүче ата-аналар, шулай ук ике һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләр өчен аеруча кулай».
Е. Гарифуллина, 8нче мәктәпнең 1а һәм 2а класс укучылары әнисе:
«Дистанцион укыту балалар һәм әти-әниләр өчен дә мавыктыргыч һәм гадәти булмаган чара. Балаларга укытучыны һәм сыйныфташларын экраннан күрү аеруча кызыклы. Көн саен үтүче онлайн дәресләрдә педагог яңа темаларны аңлата, һәр бала белән шәхсән эшли. Барлык дәресләр дә расписание буенча, тиешле кагыйдәләрне исәпкә алып уза. Укучылар көннәр буе компьютер артында утырмый, чөнки язма һәм телдән биремнәр, шулай ук ял һәм төшке ашка тәнәфес бар».
А. Шабрина, 3А класс укучысы әнисе:
«Миңа дистанцион укыту кайсы ягы белән ошый? Анда бала ясаган хаталарны шунда ук күреп була. Дәресләр тәртибе дә отышлы, башта аңлатмалы видео күрсәтелә, аннары укучылар күнегүләр эшли, иң ахырдан тест тапшыра.Ә инде онлайн дәресләрдә укытучылар балалар белән турыдан-туры аралаша».
М. Коваленко, 2а класс укучысы:
«Дистан цион укыту кайбер фәннәрне аңлауны күпкә җиңеләйтте. Шәхси һәм гамәли дәресләр тизрәк уза. Элемтә сыйфаты җайга салынган, укытучылар яхшы ишетелә дә, күренә дә. Укытучым Альбина Альфатовнага бик рәхмәтлемен. Безнең өчен дистанцион уку гадәти хәл, чөнки инде икенче ел Яндекс.Учебник платформасында эшлибез».
З. Корбанова, 5а класс укучысы:
«Әлбәттә, өйдә укыганда яраткан мәктәбем, сыйныфташлар сагындыра.Әмма илебез өчен катлаулы вакытта да без белем алалабыз. Дистанцион уку — иң хәвефсез ысул. Без үзебезнең генә түгел, башкаларның да сәламәтлеге турында уйларга тиеш.
Р. Гарифуллин, 2а класс укучысы:
«Онлайн уку бик рәхәт. Мәктәп киемендә булу кирәкми, үзеңә ничек уңайлы, шулай йөри аласың. Тамак ачса, дәресләр арасында капкалап алырга мөмкин. Компьютер аша классташлар һәм укытучы белән аралашу ошый».
Т. Орунбаев, 5б класс укучысы:
«Биремнәрне өйдә эшләве уңайлы. Чөнки әнием янда, ул һәрчак ярдәмгә, киңәш бирергә әзер. Безгә үз вакытларын җәлләмичә, аң-белем бирүче педагогларга рәхмәтлемен».
Читайте нас: