Башкортстан Башлыгының 2020 елның 18 мартындагы УГ-111 санлы карары һәм эшчәнлеге туктатылмаган оешмалар исемлеге (БР биләмәсендә «Югары әзерлек» режимында) нигезендә, «Альтернатива» пластмасса эшләнмәләре заводы коронавирус пандемиясенә бәйле катлаулы чорда эшчәнлеген дәвам итә.
Предприятиедә йогышсызландыру җайланмалары (распылители) җитештерелә. Бүгенге көндә бу продукциягә ихтыяҗ зур. Моңа бәйле җитештерү участогы тәүлек әйләнәсенә эшли. Биредә якынча 40 кешедән торган зур булмаган коллектив тупланган. Йогышлы авырудан саклану чаралары югары дәрәҗәдә оештырылган. Һәр хезмәткәргә смена саен гигиена битлекләре һәм перчаткалар бирелә, бүлмәләрдә 2 сәгать саен җилләтү үткәрелә. Моннан тыш, сменага ике тапкыр цехлар, кабинетлар, гомуми кулланыштагы урыннар дезинфекция чаралары белән йогышсызландырыла.
Штаттагы завод медиклары һәм бүлекчә җитәкчеләре эш башланыр алдыннан һәм көн дәвамында хезмәткәрләрнең температурасын контактсыз термометрлар белән үлчи. Җитештерү мәйданчыклары су сибү машинасы ярдәмендә махсус чаралар кулланып, тәүлек әйләнәсенә йогышсызландырыла.
Шулай ук көненә ике тапкыр вахта автобуслары һәм тукталышлар дезинфекцияләнә. Чит кешеләргә керү – мотлак битлекләрдә. Завод биләмәсенә кергән бөтен транспорт йогышсызландыру чаралары белән эшкәртелә. Водительләр һәм алар белән машинада булган кешеләргә дә битлектә булу таләбе куелган. Моннан тыш алар 2020 елның мартыннан башлап үзләренең яки якыннарының чит илләрдә булмавы турында мәгълүмат күрсәтелгән анкета тутыра. Эшләүче пенсионерлар, йөкле хатын-кызлар, хроник авырулары булганнарга (йөрәк, бөер чирләре, яман шеш, шикәр диабеты һ.б.) хәвефле чорда эшләргә рөхсәт ителми.
Заманыбызны авыр сугыш еллары белән чагыштырасы килми, әмма бүген сменага килгән һәр эшче хәвефсезлек таләпләренең мөһимлеген һәм җитештерелүче продукциянең мәкерле авыруга каршы көрәштә кирәкле ярдәм чарасы икәнлеген аңлый. Эшчеләр үзләренең һәм хезмәттәшләренең сәламәтлеге өчен җаваплы булуы турында да онытмый.