Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 апрель 2020, 13:34

Видеокамералар тәртип урнаштырырга булыша

Юл-транспорт хәрәкәте кагыйдәләре үтәлешен күзәтүдә тоту максатында шәһәр урамнарында 11 яңа видеокамералар куелачак.Аларның дүртесе Ленин проспектында, калганнары Мәскәү проспекты һәм шәхси сектордагы юлларда монтажлана.Апрель ахырына видеокамералар планлы тәртиптә эшли башлаячак. Алар тиешле тизлекне сакламаучы водительләргә искәрмә булыр, юл хәрәкәтендә катнашучыларны һәлакәтләрдән сакларга булышыр дип көтелә.«Башинформсвязь»нең подрядчы оешмаларының берсенә караган зур булмаган йөк машинасы инде берничә көн буена Ленин проспекты һәм Октябрьскийның башка урамнары буйлап йөри, белгечләр транспорт хәрәкәте аеруча көчле булган урыннарында тизлек режимын бозуны теркәүче видеокамералар урнаштыра.Ленин проспектында электән булган ике камера янына тагын берничә өстәләчәк — 51, 57 һәм 61а йортлар каршында, шулай ук төп юлның Космонавтлар урамы белән кисешкән районында. Калган җидесе Муллаян урамындагы 45нче йорт каршында, 5нче мәктәп һәм Кооператив урамы, 113нче йорт кырында, Матросов урамындагы «Вершина» кибете янында, Мәскәү проспектында (34 нче микрорайон, 14нче йорт каршысы), Октябрьский‑Туймазы («Самавыр» чишмәсе янында) һәм Октябрьский-Урыссу (дендропитомник каршында) автоюлларында урнаштырылачак.Соңрак Октябрьскийда 21 бер видеокамерадан торган «Хәвефсез шәһәр» аппарат‑программа комплексы эшли башлаячак. Ул көндәлек тәртиптә кешеләр күпләп була торган урыннарны күзәтергә мөмкинлек бирәчәк.Ел ахырына кадәр стационар видеокамераларның тагын да күбрәк булачагы күзаллана. Әлегә гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсенең бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте белгечләре «Уфанет» камералары ярдәмендә күзәтү алып бара.

Юл-транспорт хәрәкәте кагыйдәләре үтәлешен күзәтүдә тоту максатында шәһәр урамнарында 11 яңа видеокамералар куелачак.
Аларның дүртесе Ленин проспектында, калганнары Мәскәү проспекты һәм шәхси сектордагы юлларда монтажлана.
Апрель ахырына видеокамералар планлы тәртиптә эшли башлаячак. Алар тиешле тизлекне сакламаучы водительләргә искәрмә булыр, юл хәрәкәтендә катнашучыларны һәлакәтләрдән сакларга булышыр дип көтелә.
«Башинформсвязь»нең подрядчы оешмаларының берсенә караган зур булмаган йөк машинасы инде берничә көн буена Ленин проспекты һәм Октябрьскийның башка урамнары буйлап йөри, белгечләр транспорт хәрәкәте аеруча көчле булган урыннарында тизлек режимын бозуны теркәүче видеокамералар урнаштыра.
Ленин проспектында электән булган ике камера янына тагын берничә өстәләчәк — 51, 57 һәм 61а йортлар каршында, шулай ук төп юлның Космонавтлар урамы белән кисешкән районында.
Калган җидесе Муллаян урамындагы 45нче йорт каршында, 5нче мәктәп һәм Кооператив урамы, 113нче йорт кырында, Матросов урамындагы «Вершина» кибете янында, Мәскәү проспектында (34 нче микрорайон, 14нче йорт каршысы), Октябрьский‑Туймазы («Самавыр» чишмәсе янында) һәм Октябрьский-Урыссу (дендропитомник каршында) автоюлларында урнаштырылачак.
Соңрак Октябрьскийда 21 бер видеокамерадан торган «Хәвефсез шәһәр» аппарат‑программа комплексы эшли башлаячак. Ул көндәлек тәртиптә кешеләр күпләп була торган урыннарны күзәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Ел ахырына кадәр стационар видеокамераларның тагын да күбрәк булачагы күзаллана. Әлегә гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсенең бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте белгечләре «Уфанет» камералары ярдәмендә күзәтү алып бара.
Читайте нас: