Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 апрель 2020, 07:19

Октябрьский шәһәрендә коронавирусны профилактикалау буенча көнүзәк мәгълүмат

1нче шәһәр дәваханәсе баш табибы С. Иванов биргән мәгълүматлар буенча, 6 апрельгә Октябрьскийда коронавирус белән авыру очраклары теркәлмәгән.Йогышлы авырулар бүлегендәге коронавируска шикләнелгән 3 кешедән алынган пробалар әлеге вакытта тискәре нәтиҗә бирә. Чит илдән кайткан, тикшерү үткән гражданнарда да авыру ачыкланмаган. Шәһәрнең дәвалау учреждениеләре коронавируска бәйле хәл торышы кискенләшкән очракта эшкә тулысынча әзер.Хөрмәтле октябрьскийлар! Үз-үзеңне изоляцияләү тәртибен саклаучыларга рәхмәт белдерәбез. Республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, җомга киченнән, 10 апрельдә, халыкка бакчаларга йөрергә мөмкинлек бирүче юридик механизмнар билгеләнәчәк. Шулай ук бу атнада https://doroga02.ru/ порталы эшли башлаячак, аның аша дача участогына йөрү өчен пропуск, кичектергесез эшләр буенча шәхси машинада йөрүгә рөхсәт кәгазе рәсмиләштерү мөмкин булачак. Бер автомобильдә бергә үз-үзеңне изоляцияләү режимында булган һәм аны бозмаган якын туганнар, шул исәптән водитель, йөри алачак.#стопкоронавирус#сидимдома#домалучше

1нче шәһәр дәваханәсе баш табибы С. Иванов биргән мәгълүматлар буенча, 6 апрельгә Октябрьскийда коронавирус белән авыру очраклары теркәлмәгән.
Йогышлы авырулар бүлегендәге коронавируска шикләнелгән 3 кешедән алынган пробалар әлеге вакытта тискәре нәтиҗә бирә. Чит илдән кайткан, тикшерү үткән гражданнарда да авыру ачыкланмаган. Шәһәрнең дәвалау учреждениеләре коронавируска бәйле хәл торышы кискенләшкән очракта эшкә тулысынча әзер.
Хөрмәтле октябрьскийлар! Үз-үзеңне изоляцияләү тәртибен саклаучыларга рәхмәт белдерәбез. Республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, җомга киченнән, 10 апрельдә, халыкка бакчаларга йөрергә мөмкинлек бирүче юридик механизмнар билгеләнәчәк. Шулай ук бу атнада https://doroga02.ru/ порталы эшли башлаячак, аның аша дача участогына йөрү өчен пропуск, кичектергесез эшләр буенча шәхси машинада йөрүгә рөхсәт кәгазе рәсмиләштерү мөмкин булачак. Бер автомобильдә бергә үз-үзеңне изоляцияләү режимында булган һәм аны бозмаган якын туганнар, шул исәптән водитель, йөри алачак.
#стопкоронавирус#сидимдома#домалучше
Читайте нас: