Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 апрель 2020, 10:28

Үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк!

Яшьләр сараеның «МИГ» ирекле халык дружинасы әгъзалары, полиция хезмәткәрләре һәм Октябрьский шәһәре казаклары белән берлектә, көн саен биләмәдә патрульлек итә.Алар халыкка үз-үзеңне изоляцияләү режимы турында хәбәрли, коронавирус инфекциясе таралу хәвефен киметү максатында өйдә калырга өнди, кешеләр күпләп йөри торган урыннарны күзәтүдә тота.Патрульныйларның мөрәҗәгатен укучыларыбызга да җиткерәсе килә.Рөстәм Абдулкаюмов, "Гвардия" хәрби-патриотик клубы җитәкчесе:– Хөрмәтле октябрьскийлылар! 31 мартта 20.00 сәгатьтән шәһәрдә, бөтен республикадагы кебек үк, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров карары белән гражданнарның яшәү (тору) урыны буенча үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Гомуми изоляция тәртибе гамәлдә булган чорда өйдән бары тик ашыгыч медицина ярдәме таләп ителгәндә, якындагы кибеткә һәм даруханәгә беренче чиратта кирәкле товарлар сатып алу, йорт хайваннарын урамда йөртү өчен (өйдән ерак түгел, үзең белән паспорт булуы шарт), чүп чыгарганда, шулай ук эш урынына бару һәм кайту өчен (әгәр дә сез тормыш тәэминаты өлкәсендә эшләсәгез: табиблар, полиция, янгын сүндерүчеләр, азык-төлек кибетләре сатучылары, коммуналь хезмәтләр хезмәткәрләре һ.б.) һәм бары тик эш бирүче белешмәсе һәм паспорт булганда гына чыгарга мөмкин.Руслан Шәнгәрәев, җәмәгать тәртибен саклау буенча өлкән инспектор:– Патрульләр эше берничә юнәлештә оештырылган. Беренчедән, чит илдән кайткан гражданнарның яшәү (тору) урыннары буенча үз-үзен изоляцияләү тәртибен үтәве тикшерелә. Шулай ук башка кешеләр белән дә аңлату эше алып барыла. Үз-үзеңне изоляцияләү мөһимлеге, нинди очракларда гына өйдән чыгарга яраганлыгы тагын бер тапкыр искәртелә.Октябрьскийлылардан патрульныйлар эшенә аңлаешлы караш күрсәтүләрен, төбәк җитәкчесе карарын тиешенчә үтәүләрен сорыйбыз.

Яшьләр сараеның «МИГ» ирекле халык дружинасы әгъзалары, полиция хезмәткәрләре һәм Октябрьский шәһәре казаклары белән берлектә, көн саен биләмәдә патрульлек итә.
Алар халыкка үз-үзеңне изоляцияләү режимы турында хәбәрли, коронавирус инфекциясе таралу хәвефен киметү максатында өйдә калырга өнди, кешеләр күпләп йөри торган урыннарны күзәтүдә тота.
Патрульныйларның мөрәҗәгатен укучыларыбызга да җиткерәсебез килә.
Рөстәм Абдулкаюмов, "Гвардия" хәрби-патриотик клубы җитәкчесе:
– Хөрмәтле октябрьскийлылар! 31 мартта 20.00 сәгатьтән шәһәрдә, бөтен республикадагы кебек үк, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров карары белән гражданнарның яшәү (тору) урыны буенча үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Гомуми изоляция тәртибе гамәлдә булган чорда өйдән бары тик ашыгыч медицина ярдәме таләп ителгәндә, якындагы кибеткә һәм даруханәгә беренче чиратта кирәкле товарлар сатып алу, йорт хайваннарын урамда йөртү өчен (өйдән ерак түгел, үзең белән паспорт булуы шарт), чүп чыгарганда, шулай ук эш урынына бару һәм кайту өчен (әгәр дә сез тормыш тәэминаты өлкәсендә эшләсәгез: табиблар, полиция, янгын сүндерүчеләр, азык-төлек кибетләре сатучылары, коммуналь хезмәтләр хезмәткәрләре һ.б.) һәм бары тик эш бирүче белешмәсе һәм паспорт булганда гына чыгарга мөмкин.
Руслан Шәнгәрәев, җәмәгать тәртибен саклау буенча өлкән инспектор:
– Патрульләр эше берничә юнәлештә оештырылган. Беренчедән, чит илдән кайткан гражданнарның яшәү (тору) урыннары буенча үз-үзен изоляцияләү тәртибен үтәве тикшерелә. Шулай ук башка кешеләр белән дә аңлату эше алып барыла. Үз-үзеңне изоляцияләү мөһимлеге, нинди очракларда гына өйдән чыгарга яраганлыгы тагын бер тапкыр искәртелә.
Октябрьскийлылардан патрульныйлар эшенә аңлаешлы караш күрсәтүләрен, төбәк җитәкчесе карарын тиешенчә үтәүләрен сорыйбыз.
Читайте нас: