Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 апрель 2020, 23:21

"Күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк!"

74 яшьлек табибә бүген дә "алгы сызыкта" булуын, кешеләр сәламәтлеген кайгыртуын шул рәвешле аңлата Шәһәрдәшебез Светлана Петрова 34нче төбәктәге 2нче поликлиникада 30 елдан артык терапевт булып эшләгән. Медицина белгечләре өчен катлаулы һәм шактый хәвефле чорда – коронавирус пандемиясе шартларында да ул игелекле хезмәтен дәвам итә: кешеләрне дәвалый, өлкән яшьтәге авырулар янына чакыру буенча бара.

74 яшьлек табибә бүген дә "алгы сызыкта" булуын, кешеләр сәламәтлеген кайгыртуын шул рәвешле аңлата
Шәһәрдәшебез Светлана Петрова 34нче төбәктәге 2нче поликлиникада 30 елдан артык терапевт булып эшләгән. Медицина белгечләре өчен катлаулы һәм шактый хәвефле чорда – коронавирус пандемиясе шартларында да ул игелекле хезмәтен дәвам итә: кешеләрне дәвалый, өлкән яшьтәге авырулар янына чакыру буенча бара.
Светлана Аркадьевна 1967 елда Октябрьский медучилищесын тәмамлый. 71нче елда Башкорт дәүләт медицина институтына укырга керә. Юллама буенча бер елдан артык Бәләбәй районының Глухово станциясендә шифаханәдә эшли. Аннары Октябрьскийга кайта һәм 30 елдан артык 2нче поликлиникада табиб-терапевт булып эшли. Дөрес, шәһәрдән читтә дә яшәп ала, кияүгә чыгып, ире белән Нефтеюганскка китә.
Биш елдан Октябрьскийга кайткач, Светлана Аркадьевна ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшли башлый. Кыскартуга эләккәнче авырулар янына чакыру буенча йөри.
Бүген инде тәҗрибәле табиб шәһәрнең «Сәламәтлек үзәге»ндә хезмәт куя. Ул элеккечә авыруларның өенә барып, ярдәм күрсәтә.
Коронавируска бәйле шәһәрдәге вәзгыять турында Светлана Петрова болай ди:
– Башлыча мин олы яшьтәгеләр чакыруы буенча барам. Өлкәннәр яшьләрдән аермалы буларак бүгенге хәлләргә тынычрак карый. Чөнки безнең буын күпне күргән, күпне кичергән. Үз-үзеңне изоляцияләү тәртибен игълан итүләре бик яхшы: бу куркыныч вирусның кешеләрне зарарлау хәвефен киметә. Әлегә зур хафага бирелер сәбәп юк: шәһәрдә авыру очраклары теркәлмәгән. Әмма без барыбер саклык чараларын күрәбез: битлекләрдә, перчаткаларда һәм гади медицина халатларында эшлибез. Чумага каршы халатлардан файдалану уңайсыз: алар озын, идәнгә кадәр.
Олы яшьтә эшләп йөрүе авыр түгел микән?
"Киресенчә, өйдә утыру күңелсез. Кешеләргә ярдәм итә алуым җанга рәхәтлек бирә. Акча ягы да бар. Фатир өчен түләргә кирәк. Дарулар да кыйммәтләнә. Пенсияләр җитеп бетми...Тормыш иптәшем Валерий Павлович белән икәү генә яшибез, балаларыбыз юк. Ул да миңа: "Эшлисең килә икән, эшлә!", – диде. Сәламәтлегемә зарланмыйм. Көн саен күнекмәләр ясыйм. Күп хәрәкәтләнәм, җәяү йөрим. Бабай белән бакча да тотабыз, кишер-бәрәңгесен утыртабыз, саф һава сулыйбыз. Минемчә, барысы да кешенең үз кулында. Сәламәтлегеңне тикшертеп, вакытында дәваланып торырга кирәк. Без, табиблар, бу уңайдан һәрчак ярдәмгә әзер.
Форсаттан файдаланып, шәһәр медиклары исеменнән "Пакер" фирмасы җитәкчесенә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Ул безгә зур ярдәм күрсәтә, үз акчаларына битлек, халатлар сатып ала". ...
Бүген медицина белгечләре куркыныч вируска каршы көрәштә алгы сызыкта тора. Алар үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, кешеләргә ярдәмгә килә. Шәфкатьле һөнәр ияләренә җиңел булмаган хезмәтләрендә сабырлык, ныклы сәламәтлек, иминлек телисе килә.
Proufu.ru материаллары буенча. Фото архивтан .
Читайте нас в