Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 апрель 2020, 16:17

Башкортстанда – тулы изоляция!

2020 елның 31 мартында 20.00 сәгатьтә республика Башлыгы Радий Хәбировның гражданнарның үз-үзләрен изоляцияләү турындагы карары гамәлгә керде. — Экспертлар исәпләп чыгарганча, авыручылар саны кискен рәвештә арта башлады, без хәвеф бусагасына якынлашабыз. Изоляция авыр нәтиҗәләрдән котылырга ярдәм итәчәк, — дип белдерде төбәк Башлыгы. Башкортстан биләмәсендә яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә югары әзерлек тәртибе кертелде. Гражданнар яшәү (тору) урыны буенча үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә тиеш.

2020 елның 31 мартында 20.00 сәгатьтә республика Башлыгы Радий Хәбировның гражданнарның үз-үзләрен изоляцияләү турындагы карары гамәлгә керде.
— Экспертлар исәпләп чыгарганча, авыручылар саны кискен рәвештә арта башлады, без хәвеф бусагасына якынлашабыз. Изоляция авыр нәтиҗәләрдән котылырга ярдәм итәчәк, — дип белдерде төбәк Башлыгы.
Башкортстан биләмәсендә яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә югары әзерлек тәртибе кертелде. Гражданнар яшәү (тору) урыны буенча үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәргә тиеш.
Нәрсә ул үз-үзеңне изоляцияләү?
Тулысынча изоляция ул — кешеләрнең мотлак рәвештә өендә яисә фатирында гына булырга тиешле карантин режимы. Ул иң беренче чиратта, халыкның хәвефсезлеген кайгырту максатында кертелә. Чара коронавирус таралуын кисәтүгә, куркыныч йогышлы авыру белән көрәшкә юнәлтелгән.
Өйдән түбәндәге очракларда гына чыгарга мөмкин:
кешегә медиклардан ашыгыч, яки кичектергесез медицина ярдәме кирәк булганда;
йорт хайваннарын йорттан 100 метрдан да ерак булмаган урыннарда йөртү;
азык-төлек кибетенә, яки даруханәгә барганда 150 метрдан да артмаган юлга үзең белән паспорт алырга кирәк, урамда, кибеттә башкалар янына 1,5 метрдан да якын килергә ярамый;
чүпне, калдыкларны якындагы контейнерга чыгарып ташлау;
эш урынына барыр өчен (әгәр сез эшләгән оешма бу атнада ял итмәсә).
Үз-үзеңне изоляцияләү режимы медицина, хокук саклау хезмәткәрләренә кагылмый. Республика биләмәсендә махсус пропусклар булдырыла. Автобуслар күрше төбәкләргә йөрмиячәк, республика районнары һәм шәһәрләре арасындагы рейслар кыскартыла.
Чикләүләрне үтәүчеләргә вирус тими!
Мәгълуматларга ярашлы, республикада коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны сигезгә җитте. Соңгы көннәрдә өч яңа очрак ачыкланды. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгында үткән чираттагы брифингта хәбәр ителде.
Коронавирус инфекциясенә шик белән бүген республикада 107 кеше күзәтү астында. Алар арасында 14 бала бар.
Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Анна Казак билгеләвенчә, коронавирус инфекциясенә Башкортстанда 5635 тикшерү үткәрелгән. 7 яңа тест-система регистрация үткән.
Яңалык та бар: тиздән коронавируска тестлар түләүле шәхси клиникаларда да ясала башлаячак. Әле Сәламәтлек саклау министрлыгы карары белән өч шәхси лабораториядә тикшеренү бушлай оештырылган. Тагын бер яхшы яңалык — республикада беренче булып коронавирус инфекциясе ачыкланган кыз дәваханәдән савыгып чыкты һәм ул тирә-яктагылар өчен куркыныч тудырмый.
Брифингта күп сораулар каралды
Тәүлек әйләнәсенә ябылмаучы азык-төлек кибетләре ничек эшлиячәк? Алар ничек эшләгән, шулай эшләвен дәвам итәчәк.Чөнки тәүлек әйләнәсенә эшләүче кешеләргә (медицина, хокук) ризык алырга кирәк.
Үз-үзеңне изоляцияләү кайчанга кадәр дәвам итәчәк? Режимны туктату турындагы махсус карар чыгарылган көнгә кадәр.
Изоляцияләү тәртибен бозучыларга җәза биреләчәкме? Әйе, мондыйларга карата беркетмә төзеләчәк.
Имбирь һәм лимон коронавирустан коткарырмы? Юк.
Изоляция көннәрендә урамнарда тавыш көчәйткечләр белән җиһазландырылган машиналы патрульләр халыкны режимны үтәргә кирәклеге хакында кисәтеп йөриячәк. Режимны бозучылар турында 02 яисә 112 телефоннарына хәбәр итәргә мөмкин.
Һәммәгезне дә төшенкелеккә бирелмәскә, рәсми чыганаклардагы яңалыкларны күзәтеп барырга, изоляция режимын төгәл үтәргә чакырабыз. Бу — вирус таралуны туктатуның иң нәтиҗәле юлы.
Республикадагы хәл көн саен 14.00 сәгатьтә Сәламәтлек саклау министрлыгында үтүче брифингта хәбәр ителә. Иң дөрес һәм оператив мәгълүматны шуннан карарга кирәк. Брифинг БСТ каналында да күрсәтелә башлады.
Читайте нас: