Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 март 2020, 18:11

«Театр — киләчәк өчен файдалы вә өметле бер нәрсә»

Мәкаләмне Габдулла Тукай сүзләреннән башлавым очраклы хәл түгел. Бүгенге каһарманым — татар-башкорт халык театры режиссеры Нурсилә Кәримованың уй-фикерләре дә бөек шагыйрьнеке белән тиңдәш.«Театр — ул ансамбль, анда һәркем бербөтен булып эшләргә тиеш, — ди Нурсилә Вәлиян кызы. — Сәхнәгә урындык-өстәл, шкаф кебек декорацияләр тезеп, текстыңны сөйләп, чаршау артына кереп китү генә түгел ул. Уңышлы спектакль кую, тамашачы мәхәббәтен яулау өчен яңача фикерләүдән курыкмау, һөнәри осталыкны камилләштерү, рольләрне бар тирәнлегендә аңлап башкару, сәхнәдә үзеңне чынбарлыктагыдай хиссият итү зарур. Бу театрның яшәве, киләчәге өчен мөһим».Режиссер белән очрашуыбызга Бөтендөнья театр көне сәбәпче булды, аның белән театрның үткәне, бүгенгесе, киләчәге хакында әңгәмәләшеп алдык. Үз эшен яхшы белүче, уңган-булдыклы ханым тарафыннан бик күп фәһемле, алгарышлы уй-фикерләр ишеттем мин бу көнне...

Мәкаләмне Габдулла Тукай сүзләреннән башлавым очраклы хәл түгел. Бүгенге каһарманым — татар-башкорт халык театры режиссеры Нурсилә Кәримованың уй-фикерләре дә бөек шагыйрьнеке белән тиңдәш.
«Театр — ул ансамбль, анда һәркем бербөтен булып эшләргә тиеш, — ди Нурсилә Вәлиян кызы. — Сәхнәгә урындык-өстәл, шкаф кебек декорацияләр тезеп, текстыңны сөйләп, чаршау артына кереп китү генә түгел ул. Уңышлы спектакль кую, тамашачы мәхәббәтен яулау өчен яңача фикерләүдән курыкмау, һөнәри осталыкны камилләштерү, рольләрне бар тирәнлегендә аңлап башкару, сәхнәдә үзеңне чынбарлыктагыдай хиссият итү зарур. Бу театрның яшәве, киләчәге өчен мөһим».
Режиссер белән очрашуыбызга Бөтендөнья театр көне сәбәпче булды, аның белән театрның үткәне, бүгенгесе, киләчәге хакында әңгәмәләшеп алдык. Үз эшен яхшы белүче, уңган-булдыклы ханым тарафыннан бик күп фәһемле, алгарышлы уй-фикерләр ишеттем мин бу көнне...
— Нурсилә Вәлиян кызы, әңгәмәне хезмәт сәхифәләрегездән башлыйк. Режиссерлыкка килүегез тарихын ишетәсе килә.
— Әтием баянчы иде, бәләкәйдән җыр-моң мохитендә үстем. Сәхнәдән төшми идем, диярлек. Мәктәпне тәмамлагач, Стәрлетамакның мәдәният техникумына театр бүлегенә укырга кердем. Диплом алып, Октябрьскийга эшкә кайттым. Театрга ул вакытта Фәварис абый Фәттахов һәм Зәбир Шакировлар йөри иде. Яшь белгеч дип мине режиссер ярдәмчесе итеп куйдылар. Соңрак үзем режиссер булдым. Менә 10 елдан артык шушы вазыйфадамын. Читтән торып З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясен тәмамладым.
— Тәүге сәхнә әсәрегезне хәтерлисезме?
— «Йөрәк маем» пьесасы (башкортча — «Асылъяр») иде ул. Спектакльне куйгач, ул вакыттагы сәнгать җитәкчесе Александр Назаров Октябрьский телевидениесен чакырып, репортаж ясатты. Аны Уфага БСТ каналына җибәрделәр, интервью да алдылар. Беренче тәҗрибәмнең уңышлы булуында актерларыбыз Зөһрә һәм Нина апалар, Зәбир абый, шагыйрь Тимерҗан Идрисовның өлеше зур.
— Режиссерлыкта иң катлаулысы нәрсә?
— Спектакль кую өчен актерларны өйдән-өйгә йөреп дигәндәй үзең эзләп, аларны сәхнә осталыгына өйрәтү. Дөресен әйтим, укуны тәмамлап, шәһәргә эшкә кайтканда мондый мәсьәлә килеп туар дип һич уйламаган идем. Уйнаучылар тупланган, рольләрне өйрәнеп, әсәрләрне сәхнәләштерәсе генә кала дип күзалладым. Әмма мин көтмәгәнчә килеп чыкты. Актерларны үзең табасы икән бит... Алай гына да түгел, аларны театрда калырга үгетләү, кызыксындыру да зарур. Чөнки һәркемнең гаиләсе, үз мәшәкатьләре дигәндәй, ә бер спектакльне әзерләр өчен генә дә күпме вакытны сарыф итү, репетицияләр ясау кирәк.
Режиссер буларак ярдәмчем булмавы да читенлек тудыра. Бөтен нәрсә өчен дә (актерларны табу, декорацияләр хәстәрләү, билетларны тарату, оештыру эшләре һ. б.) җаваплылык бер генә кеше өстенә төшә. Бу рухи һәм физик яктан да авыр.
Тамашачыларга килгәндә, бу төркемгә дә аерым караш сорала. Спектакль алдыннан гадәттә мин залдагыларга мөрәҗәгать итәм, телефоннарының тавышын басып куюны, башкаларга комачауламауларын үтенәм. Чөнки сәхнәдәге хәлләрне аңлау өчен тулы игътибар кирәк. Спектакльдә иң мөһиме — эчке халәт, монда тапталмаган мәгънә, фикер ята. Театр бит ул тамашачы алдына үз сорауларын куя, ә аңа җавапны һәркем үзе эзли...
— Бүгенге театрда, спектакльләр куелышында нинди үзгәрешләр бар?
— Зур шәһәрләрдә сәнгать дөньясында яңача караш, үзенчәлекле алымнар үсеш ала. Элек ничек иде? Театр булгач, сәхнәдә өстәле, урындыгы, ихатасы-мазары булырга тиеш. Бу — ташка басылган закон. Ә хәзер үзгәрешләр кирәк дип фикерлим, шәхсән үзебезнең театрда стереотиплардан арынып, яңалыклар кертергә омтылам. Минемчә, театрда актерлар һәм декорацияләрнең төп бурычы — әсәрнең тирән фәлсәфи мәгънәсен тамашачыга җиткерү. Хәзер сәхнә тутырып җиһазлар кую кирәк түгел. Бүген мин өстәлне яки башка җиһазны ут ярдәмендә генә дә тасвирлый алам. Мисалга «Төш» спектаклен алыйк. Анда төп игътибар сәхнә уртасындагы ялгыз ятакта. Чөнки нәкъ аның аркасында әсәрнең каһарманы Лена бәхетсезлеккә юлыга, сафлыгын югалта... Бу карават яшьләргә кисәтү чарасы буларак күзаллана: янәсе, ашыкмагыз, бер минутлык ләззәт хакына башыгызны югалтмагыз.
— Ә сез үзегез театрларга еш йөрисезме?
— Чит төбәкләрдә мин мотлак берәр кино яки театр карарга барам. Туймазы, Уфа, Стәрлетамак театрларында еш булам. Октябрьскийга килгәннәрен дә читтә калдырмыйм. Бу үзеңне башкалар белән чагыштырып карарга, яңа тәҗрибә алырга булыша.
— Һөнәри яктан ничек үсеш аласыз?
— Уфага семинарларга даими йөрим. Анда чит илләрдә дә чыгыш ясаучы заман театрлары тамашаларын күрсәтәләр. Һәм шуңа игътибар иткәнем бар: аларда бик аз декорация кулланалар, яңа алымнар белән эшлиләр. Бу үз чиратында башкаларга да шул тәҗрибәне үзләштерергә этәргеч бирә.
Семинарларга Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мөсәлим Кулбаев, М. Гафури исемендәге дәүләт драма театры актеры Хөрмәтулла Үтәшев, актер һәм режиссер Әхтәм Абушахманов, Русиянең халык артисткасы Таңчулпан Бабичева кебек билгеле шәхесләр чакырыла, алар безгә осталык дәресләре үткәрә. Бу һөнәри үсеш өчен бик уңайлы, сертификатлар да бирәләр.
— Сезне нәрсә илһамландыра?
— Тамашачылардан килгән кайтавазлар, тәэссоратлар. Кайчагында спектакльгә татарча бөтенләй белмәгән кешеләр дә килә. Һәм алар сәхнәдәге күренешләрне актерларның уены, декорацияләр куелышы аша аңлап утырулары турында яза. Бу бик илһамландыра, әлбәттә. Икенче бер тамашачыдан мондый кайтаваз килә: «Төш» пьесасын кайчан кабаттан сәхнәләштерәсез? Миңа хәбәр итегезче, зинһар, мотлак барачакмын. Ленаның (төп каһарман) язмышы нигә шулай булып чыккан соң, һич аңлый алмыйм. Шуңа пьесаны яңадан күрәсем килә...».
Тагын бер фикер: «Әллә кайчаннан рәхәтләнеп елаган юк иде, рәхмәт сезгә, спектакльне карап, туйганчы елап кайттым. Аннан соң өч көн буе андагы вакыйгалар хакында уйланып та йөрдем әле».
— Актер яки режиссер булу җиңелме?
— Театр уйнау — рәхәт эш түгел. Аның үз тәртибе бар. Шәхсән үзебезнең театрга килгәндә, актерларыбыз һөнәриләр түгел, шуңа күрә мин алардан күп нәрсә таләп итә алмыйм. Ә менә үземә карата таләпчәнмен, чөнки шушы юнәлеш буенча укыганмын. Гомумән, һөнәри белемсез режиссер булып йөрү минем өчен гаҗәеп хәл. Ничек инде син махсус укымаган килеш спектакль куясың, башкаларны өйрәтеп йөрисең!? Бу бит театрның абруен төшерә, ялгыш фикерләр тудыра. Элек ул авылда бөтен кеше кәмит куеп йөргән, әмма бүген без үсәргә, үзгәрергә тиеш дип уйлыйм. Әлбәттә, минем белән килешмәүчеләр, «син авыр юллар эзлисең» диючеләр дә бар. Әмма берәр вакыт без бу каршылыкларны үтәрбез дип ышанам...
Форсаттан файдаланып, гәзит аша шәһәрдәшләргә, якын-тирәдәге төбәкләрдә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәсем килә. Татар-башкорт театры актерлык сәләтен ачарга, үстерергә теләүчеләрне эзли. Яшь тә, белем дәрәҗәсе дә мөһим түгел, сездән тәү чиратта теләк кирәк, безнең ишекләр һәркем өчен дә ачык! Әлбәттә, башкорт-татар телләрен белүчеләргә аеруча ихтыяҗлыбыз. Әмма ихлас теләк булганда бусы да зур каршылык булмый. Моңа бәйле кечкенә тарих сөйләп үтмәкчемен. 11нче татар гимназиясендә театр түгәрәге алып барган чор иде ул. Кече сыйныфта укучы бер кызыкай роль бирүне сорап йөри башлады, үзе татар, әмма телне юньләп белми, акценты да бар. Мин әйтәм, урын юк бит дим. Кызчык та чигенми, табыгыз инде берәр роль ди. Күрәм, теләге бар аның, ихлас, көчле! Шуннан сынап карарга уйладым. Кичтән биргән текстны иртәнгә тулысынча ятлап та килгән! 9нчы сыйныфка кадәр шөгыльләнде ул түгәрәктә, бик тырыш, сәхнәдә иң әйбәт уйнаучыларның берсе булды. Ә бит сәләте булып та, көйләтеп йөрүчеләр, камил булуына инанып, үз өстендә эшләргә теләмәүчеләр дә җитәрлек. Аларга иң мөһим нәрсә — теләк, эшне күңел биреп башкару җитми. Тагын бер мисал китерәсем килә. Безнең театрда Нина белән Мәсгуть Шакировлар бар. Миңа кадәр Нина апага бер роль дә бирмәгәннәр. Әмма ул бер репетицияне дә калдырмаган, иң беренче рәттә утырып, актерларның уйнавын күзәткән-өйрәнгән. Мин аның һәрнәрсәне отып-ятлап баруын, ихлас теләген күрдем һәм менә шундый кешеләр белән эшләп булуын аңладым.
— Киләчәккә планнарыгыз?
— Март ахырында Туфан Миңнуллинның «Төш» әсәрен сәхнәләштерергә тиеш идек. Әмма коронавируска бәйле вакыйгалар аркасында планнарны үзгәртергә туры килде. Дөньялар тынычланып, тормыш элекке эзенә төшкәч, «Төш»не тамашачылар хозурына тәкъдим итәчәкбез, әлбәттә. Бик мәгънәле, тормыштан алынган әсәр ул. Анда уйланырлык җирлек бар. Бу спектакльгә яңалык та керттем, бию белән аралаштырдым, аңа шул рәвешле бераз якты төсләр бирәсем килде.
Киләчәктә дә спектакльләр куелыр дип өметләнәм. Бер уңайдан, театрыбызның якын дуслары, теләктәшләре Нина Шакирова, Зәйтүнә Хәбирова, Фәнзия Кәлимуллина, Зәйтүнә һәм Хәбиб Галиуллиннар, Радик Муктамов, Гөлчәчәк Гәрәева, Марсель Ситдыйков, музыка колледжы студентлары, техник яктан ярдәм күрсәтүче Мәсгуть һәм декорацияләр белән булышучы Рәвис абыйларга рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.
— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Нурсилә, сезгә иҗади уңышлар, сәләтле актерлар, тулы зал тамашачылар телибез!
... Бүгенге көндә шәһәрдә театр сәнгате үсеше өчен мөмкинлекләр артык зур түгел. Сәхнә осталарына репетицияләр үткәрү, спектакльләрне сәхнәләштерү өчен аерым бина юк, реквизитлар мәсьәләсе дә бар, актерларга, аеруча яшьләргә ихтыяҗ зур. Шулай булса да, театр коллективлары эшен туктатмый, катнашучыларны да таба, декорациясен дә хәстәрли һәм халыкка матур сәхнә әсәрләрен бүләк итә. Киләчәктә дә театрларыбыз яшәсен, көчле режиссерлар, сәләтле актерлар тамашачыларны өр-яңа спектакльләр белән сөендереп торсын дигән теләктә калабыз!
Белешмә:
Октябрьскийда башкорт халык театры 1949 елдан эшли. 2004 елдан аны яшь режиссер Нурсилә Кәримова җитәкли. Театр тарафыннан «Нәзер», «Йөрәк маем», «Җиде кыз», «Син мине күрәсеңме?», «Төш», «Алты кызга бер кияү», «Шулай булды шул» һәм башка спектакльләр сәхнәләштерелгән. Коллектив театр сәнгатенә тугрылык өчен шәһәр мәдәният йортының Рәхмәт хаты, «Алтын тирмә» милли театрлар төбәкара фестивалендә 3нче дәрәҗә лауреат исеме, «Тамаша» театр коллективларының республика фестивале дипломы һәм башка мәртәбәле бүләкләр белән билгеләнгән.
Автор фотосы һәм архивтан.
Читайте нас: