Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 март 2020, 18:55

Саклану чараларына һәркем җаваплы карарга тиеш!

Башкортстан Республикасы Башлыгы Р. Хәбиров йөкләмәсе буенча Октябрьскийда хакимият башлыгы А. Шмелев җитәкчелегендә шәһәр биләмәсендә коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча оператив штаб булдырылды.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Р. Хәбиров йөкләмәсе буенча Октябрьскийда хакимият башлыгы А. Шмелев җитәкчелегендә шәһәр биләмәсендә коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча оператив штаб булдырылды.
Оператив штаб составына хакимият башлыгы урынбасарлары, Эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге, Роспотребнадзор, 1нче шәһәр хастаханәсе, Гражданнар оборонасы, халыкны һәм биләмәләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау идарәсе, Эшкуарлар берлеге, эш бирүчеләр берләшмәсе, дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең профсоюз җитәкчеләре керде.
26 мартта үткән штабның беренче утырышында шәһәрдә коронавирус таралуны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы һәм «Русия Федерациясендә ял көннәрен игълан итү турында»гы Президент В. Путинның Указы буенча фикерләр алышынды.
Указ нигезендә ил биләмәсендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатында һәм РФ Конституциясенең 80 маддәсе нигезендә 2020 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр эш хакын саклап калу шартларында ял көннәре дип игълан ителде.
30 марттан 3 апрельгә кадәр барлык сәүдә үзәкләре, чәчтарашханә, кинотеатрлар, спорт, белем бирү һәм мәдәният учреждениеләре, рестораннар, кафелар ябылачак. Мәгълүмат төркемнәренең халык һәм хезмәт коллективлары белән очрашулары да туктатыла. Моңа бәйле үзгәрешләр турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.
«Карантин ял көннәре» өзлексез эшләүче оешмалар эшчеләренә; медицина һәм аптека оешмалары; халыкны азык-төлек продуктлары һәм беренче кирәк-ярак товарлары белән тәэмин итүче оешмалар; гадәттән тыш хәлләр шартларында, халыкның тормышын куркыныч астына куючы башка очракларда кичектергесез эшләр башкаручы оешмалар; кичектергесез ремонт һәм төяү-бушату эшләрен башкаручы оешмалар хезмәткәрләренә кагылмый.
Оператив штаб җитәкчеләренә Президент Указы таләпләренең үтәлешен контрольдә тоту турында күрсәтмә бирелде.
26 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Октябрьскийда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар теркәлмәгән. 1нче шәһәр хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә коронавирус инфекциясенә шикләнелгән 5 кеше бар. Алар белән барлык кирәкле дәвалау-профилактика чаралары үткәрелә, шул исәптән, инфекциягә пробаларны алу да. Хәзерге вакытта алынган пробалар тискәре. Өч тапкыр тискәре пробадан соң, ул кешеләр стационардан чыгарылачак.
Чит ил сәфәрләреннән кайткан гражданнар тарафыннан үз-үзләрен изоляцияләү тәртибен үтәүгә аерым игътибар бирелә. Аны, Русия биләмәсенә кергәннән соң, 14 көн эчендә сакларга кирәк. Хәзерге вакытта шәһәрдә изоляцияләнергә тиешле 195 кеше бар. Карантин тәртибен үтәүне контрольдә тоту өчен мобиль бригадалар булдырылды. Әлеге тәртип иҗтимагый урыннарга (урамнар, кибетләр һ. б.) йөрүне тыюны, эшкә баруны һәм кешеләр белән элемтәләрне (үз өеңдә һәм аннан тыш та) тулысынча туктатуны күздә тота.
Әгәр дә сезгә шәһәрлеләр тарафыннан үзизоляция тәртибен бозу очраклары билгеле булса, 4-41-01, 6-62-33 телефоннары буенча шалтырата яки хакимиятнең социаль челтәрләрендә яза аласыз.
Үз-үзеңне изоляцияләү тәртибен саклау — яңа коронавирус инфекциясе таралуны чикләү буенча нәтиҗәле чараларның берсе. Аны үтәмәү Административ хокук бозулар турындагы кодекс һәм Җинаятьләр кодексы нигезендә җәзалана. Моннан тыш, Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының коронавирус инфекциясе белән бәйле мәсьәләләр буенча «кайнар элемтә» телефоннары номерларын исегезгә төшерәбез: 8 (347) 286-58-27, 8 (347) 279-91-20 (күпканаллы, тәүлек буе эшли). Шулай ук гражданнар Роспотребнадзорның Бердәм белешмә үзәгенә 8-800-555-49-43 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала. Ул тәүлек буе эшли, хезмәткәрләр COVID-19 турындагы төп сорауларга җавап бирә ала.
Читайте нас: