Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 март 2020, 17:47

Туберкулезны кисәтергә була

Дөнья күләмендә ел саен 24 март туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Ул авыруга игътибарны арттыру, халык арасында аңлату-кисәтү эшен алып бару максатын күзаллый.

Туберкулез — йогышлы авыру. Туберкулез микроблары авыру кеше сөйләшкәндә, төчкергәндә, йөткергәндә төкерек белән һавага чыга һәм алар шул ук һаваны сулаучы сәламәт кеше организмына үтеп керергә ихтимал.
Туберкулезның ачык формасы белән авыручы микробларны тирә-якка күпләп тарата. Зарарланган һава, су, көнкүреш әйберләре аша микроблар сәламәт кеше организмына үтеп керә. Чир таратучы кеше үзенең авыру икәнен белмәскә дә мөмкин, чөнки башлангыч чорда туберкулез гади салкын тию кебек бара. Берничә ай үтүгә, авыруның хәле кинәт начарлана. Шуны да әйтергә кирәк, үз гомерендә үпкә авырулы башка берәү белән очрашмый калган кеше юктыр. Ләкин сулыш юлына туберкулез микроблары кергән һәрбер кеше авырмый. Моның сәбәбе булып организмның җитәрлек дәрәҗәдә каршы торучанлыгы, ягъни иммунитеты, тора.
Еш кына инфекция белән беренче очрашу бала яки үсмер яшьтә була, шуңа күрә нәкъ менә бу чорда барлык кисәтү чараларын үткәрү мөһим. Иң яхшы профилактика — вакытында вакцинация ясату. Ул бала тугач 3-7 көннән соң эшләнә. Иммунитены саклау өчен аны 7 һәм 14 яшьтә кабаттан ясату кирәк. Шуңа күрә әти-әниләр прививкалардан баш тартуның бала өчен бик аяныч тәмамланырга мөмкин икәнен аңларга тиеш. Манту пробасы балага бер яшьтән 8 яшькә кадәр ел саен ясала. Өлкәннәр арасында чирне башлангыч чорда ачыклауда төп ысул — флюорография. Хезмәт белән ялны чиратлаштыру, дөрес туклану, физкультура белән шөгыльләнү, организмны чыныктыру, тәмәке һәм аракыдан баш тарту — барысы да чиргә каршы киртә булып тора.
А. ГЫЙМАЗЕТДИНОВА, «Толпар» балалар шифаханәсенең табиб-фтизиатры.
Читайте нас: