Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 март 2020, 13:20

Шәһәребез чиста булсын!

Яз ныклап үз хокукына кереп килә. Кар эреп бетте диярлек. Ә аның астыннан, умырзаялар сыман, кыш буена җыелган чүп-чар чыга.

Яз ныклап үз хокукына кереп килә. Кар эреп бетте диярлек. Ә аның астыннан, умырзаялар сыман, кыш буена җыелган чүп-чар чыга.
Борынгыдан килгән гореф-гадәт буенча бу чорда халык җыелып тирә-юньне җыештыра, урам-паркларны тәртипкә сала. Беренче экологик өмәләр кичә Чисталык көне кысаларында узды. Болытлы һава торышына карамастан, шәһәр учреждениеләре, предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре бердәм булып өмәгә чыкты.
Хезмәт коллективлары карны таратты, чүп-чарны җыештырды, тирә-юньдәге биләмәләрне тәртипкә китерде. Гомумән алганда, 84 оешма, 1456 кеше, 37 берәмлек техника катнашты, барлыгы 124930 кг чүп-чар җыелды.
Бүген исә Октябрьскийда гомумшәһәр өмәсе оештырылды. Хакимият башлыгы Алексей Шмелев экологик чараны башлап йөрүчеләр рәтендә иде. Ул үзенең командасы белән бергә үзәк урамнарны тәртипкә китерде. Тырмаланган чүп шундук йөк машиналарына төялеп, чүплеккә озатылды.
Гомум өмә чын хезмәт бәйрәменә әверелде. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки без шул рәвешле урам-паркларыбыз, йортларыбыз, эш урыннарыбыз биләмәсен җыештырып, күркәм төскә кертәбез. Бердәм көч белән эшләгәч, урамнар тиз арада «ялт» итеп куйды, әйләнә-тирәбез тагын да матурланып, күркәмләнеп китте.
Өмәләр киләчәктә дә дәвам итәчәк. Октябрьский — безнең уртак йортыбыз, әйдәгез бергәләп анда тәртип урнаштырыйк!
Читайте нас: