Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 март 2020, 13:35

Үз һөнәренә гашыйк табиб

Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр — соклангыч һөнәр ияләре. Мәкаләм каһарманы 1нче шәһәр дәваханәсе баш табиб урынбасары Руслан Мөгыйнов — шушы юлны яшьтән үк сайлап, аңа гомерен багышлаган, матур уңышларга ирешкән, халык ихтирамын яулаган табиб. 16 мартта Руслан Рәшит улы матур гомер бәйрәмен — 50 яшьлек юбилеен билгели. Шул уңайдан аның белән очрашып, тормыш юлы, казанышлары, шәһәрдәге медицина хезмәте торышы турында әңгәмәләштек.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр — соклангыч һөнәр ияләре. Мәкаләм каһарманы 1нче шәһәр дәваханәсе баш табиб урынбасары Руслан Мөгыйнов — шушы юлны яшьтән үк сайлап, аңа гомерен багышлаган, матур уңышларга ирешкән, халык ихтирамын яулаган табиб. 16 мартта Руслан Рәшит улы матур гомер бәйрәмен — 50 яшьлек юбилеен билгели. Шул уңайдан аның белән очрашып, тормыш юлы, казанышлары, шәһәрдәге медицина хезмәте торышы турында әңгәмәләштек.
«Беренче остазым —әтием»
Руслан Рәшит улы тумышы белән Кыргыз-Миякә авылыннан. Мөгыйновлар гаиләсендә өченче — төпчек бала булып дөньяга килгән ул. Әтисе — автоэш буенча укытучы, әнисе сәүдә өлкәсендә эшләгән. Авыл җирендә яшәгәч, балалар бәләкәйдән әти-әниләренә бакча, мал-туар карауда булышып үсә. «Тормышта остаз-укытучылардан бик уңдым, укыган чакта да, эшли башлаганда да янда бик оста белгечләр булды. Ә менә беренче остазым дип әтиемне саныйм. Чөнки ул бик уңган кеше, балта остасы, безне дә абыем белән бөтен эшкә өйрәтте. Машина ремонтлаумы, электр җиһазларын көйләүме, йортта төзекләндерү эшләре башкарумы — барысын да аңардан өйрәндек. Ә инде табиб һөнәрен сайлауга килгәндә, аның үз тарихы бар. Үсмер чакта каникулда Уфада укып йөргән абыем янына кунакка бардым. Бүлмәдәше — Радик исемле студент-медик мине үзенең уку йорты буйлап экскурсия үткәрде. Медицина өлкәсе белән якыннан танышу күңелгә нык тәэсир итте, шул вакыттан мин табиб булырга хыяллана башладым. Югары сыйныфларда биология, химия фәннәренә басым ясадым. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, медицина университетына укырга кердем», — дип искә ала әңгәмәдәшем.
Бер ел укыгач, егет солдат каешын буа. Хәрби бурычын Казахстан якларында үти. Бер ел армиядә хезмәт иткәннән соң, артыба укуын дәвам итә ул.
Хезмәт баскычлары буйлап
1994 елны БДМУның дәвалау факультетын тәмамлагач, Руслан Рәшит улы медицина университетының Республика клиник дәваханәсе нигезендәге хирургия авырулары кафедрасында интернатура үтә. Шушы чорда ул булачак тормыш иптәше, авиация институтында укыган Ләйсән исемле кыз белән таныша. Озакламый яшьләр өйләнешеп, Октябрьскийда төпләнергә карар итә. Яшь хирург хезмәт юлын 1995 елны медсанчастьнең кабул итү бүлегендә башлый. Бер елдан соң хәрби комиссариатка эшкә алына, хәрби-табиб комиссиясен җитәкли. 1998 елны эндоскопия буенча белемен камилләштереп, дүрт ел табиб-эндоскопист булып эшли. Билгеле булуынча, эндоскопиянең онкологик авыруларны ачыклауда да әһәмияте зур. Шул уңайдан Руслан Рәшит улы онкология өлкәсендә дә һөнәри осталыгын үстерергә карар итә. 2000 елны, Уфада махсус курслар укып кайткач, эшен хирургия бүлегендә табиб-онколог сыйфатында дәвам итә, соңрак онкология буенча штаттан тыш баш белгеч, онкология үзәгенең җаваплы белгече була, 2012-2015 елларда — онкология бүлеге мөдире, 2015 елдан һәм бүгенгәчә — баш табиб урынбасары вазыйфасында.
Чирек гасыр сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләү дәверендә Руслан Мөгыйнов тырыш, намуслы хезмәте өчен күп тапкырлар югары дәрәҗәле бүләкләр белән билгеләнә, БР Сәламәтлек саклау отличнигы исеменә лаек була. Тәҗрибәсе зур булуга да карамастан, Руслан Рәшит улы даими рәвештә белем эстәп тора: Уфа, Саратов, Казан, Мәскәү кебек зур шәһәрләрдә һөнәри осталыгын үстерә, тәҗрибә бүлешә, 2017 елда БАГСУның магистратурасын тәмамлый.
«Һәр авыру йөрәк аша уза»
— Руслан Рәшитович, баш табиб урынбасарының эш көне нидән башлана?
— Иң тәүдә «оперативка» үткәрәбез, анда авыру тарихларын барлыйбыз, көндәлек бурычларны билгелибез. Аннары авыр пациентларның хәлен беләбез, аларны дәвалау буенча консилиумнар үткәрәбез. Республика берничә медицина округына бүленгән. Безнең шәһәр дәваханәсе — Октябрьский медицина округы үзәге. Үзебезнең дәваханәләрнең эшчәнлеген күзәтүдә тотудан тыш, үзәккә караган тирә-як дәваханәләргә киңәшләр бирү, методик ярдәм күрсәтү, күчмә киңәшмәләр үткәрү дә безнең өстә. Эшем тынгысыз һәм авыр булуына карамастан, үземне башка өлкәдә күз алдына да китерә алмыйм. Терелгән пациентларның елмаюлы йөзләрен күргәч, күңелләр күтәрелеп китә, барлык авырлыклар онытылгандай була. Кешеләргә ярдәм итә алуыма сөенәм.
— Сез медицинаның төрле өлкәләрендә эшләгәнсез, ә кайсысы күңелгә якынрак?
— Онкология дип исәплим, бу өлкәгә мин 15 ел гомеремне багышладым. Яман шеш белән авыручыларның башка пациентлардан аермалы үзенчәлекләре бар. Алар тормыш мәгънәсен яңадан бәяли, башкачарак фикерли башлый. Мондый авырулар аерым игътибар таләп итә, табиб-онколог беренче чиратта яхшы психолог та булырга тиеш. Кешенең кәефен күтәрергә, өметсезлектән коткарырга кайчак бер җылы сүз җитә.
— Кешегә көч бирердәй сүзләрне ничек табасыз? Табиб нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
— Табиб һөнәре кешелеклелек сыйфатлары булуны таләп итә. Ул сабыр, итагатьле булырга, үз эшен намуслы башкарырга тиеш. Иң мөһиме, табиб үз һөнәрен, кешеләрне яратырга тиеш. Һәр авыру йөрәк аша уза. Безнең эштә кешеләрне яратсаң гына эшләп була. Шул ук вакытта төпле белемле булу да зарури. Медицина бер урында гына тормый, дәвалау ысуллары да, тикшеренү алымнары да гел үзгәреп, яңарып тора. Шуңа күрә белемнәреңне камилләштереп торырга, заман белән бергә атларга кирәк.
— Соңгы елларда шәһәрдә медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендә нинди үзгәрешләр булды?
— Медицина учреждениеләренең матди-техник базасы күпкә яхшырды, заманча җиһазлар, ысуллар кулланыла. Мәсәлән, эндоскопия, УЗИ, реанимация җиһазлары яңартылды. Дәвалау сыйфатын тагын да яхшырту максатында балалар дәваханәсендә, хирургия комплексында төзекләндерү эшләре башкарыла. Соңгы вакытта киң таралу алган онкология, йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалауга да зур игътибар бирелә. Бу җәһәттән республика һәм «Сәламәтлек саклау» милли проектның төбәк программасы ярдәмендә узган елны 2нче стационар нигезендә онкология үзәге ачылды, агымдагы ел ахырында төбәк кан тамырлары үзәген ачарга җыенабыз. Анда тирә-як шәһәр-районнардан да пациентлар кабул ителәчәк.
— Медицина кадрлары мәсьәләсе ничек?
— Сер түгел, шәһәр дәваханәләрендә табиблар, урта звено хезмәткәрләре җитеп бетми. Яшь белгечләрне җәлеп итү максатында дәваханә җитәкчелеге шәһәр хакимияте белән берлектә зур эш алып бара. Медицина уку йортларында белем алучы яшьләребез белән даими очрашулар оештырыла, аларны шәһәргә кайтару буенча чаралар күрелә. Табибларны торак белән тәэмин итү дә бу мәсьәләгә уңай йогынты ясар, дип ышанабыз.
— Тормышта остаз-укытучылардан уңдым, дидегез. Һөнәр нечкәлекләренә төшенергә кемнәр ярдәм итте?
— Миңа төпле белемле, югары һөнәри осталыкка ия белгечләр белән хезмәттәшлек итү бәхете тиде. Эндохирургия бүлеге мөдире Римма Газиз кызы Газизова, онкология бүлеге мөдире Владимир Михайлович Садовниковның төпле киңәшләре миңа һөнәр нечкәлекләрен өйрәнергә, белем-тәҗрибәне үстерергә мөмкинлек бирде. Сүз уңаеннан җитәкчебез Сергей Петрович Ивановка да рәхмәтемне җиткерәсе килә. Халык нинди генә мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итми, ул һәркемне игътибар белән тыңлый, кеше хәленә керә белә, һәр мәсьәләне кулыннан килгәнчә хәл итә. Шулай ук коллективның бердәмлеге, үз эшенә таләпчән, җаваплы каравында аның өлеше зур. Гадел җитәкче булу, туплаган коллективка ихтирам белән карау, кирәк чакта яклап, кешенең рухын күтәреп җибәрү һәр җитәкчегә дә бирелми. Без бу яктан бәхетле, үзебез дә аның үрнәгендә эшләргә тырышабыз.
Гаиләсе, яраткан эше, шөгыле белән бәхетле ул
— Тормыш иптәшем белән ул һәм кыз тәрбияләдек. Улыбыз минем юлны сайлады. Быел медицина университетының 6нчы курсын онколог белгечлеге буенча тәмамлый. Кызыбыз 11нче сыйныфта укый. Ул да медицина белән кызыксына, табиб булырга тели. Эш үзенчәлеге буенча көне-төне эштә дә булырга туры килде, балалар карау, үстерү, өйдәге хуҗалыкны алып бару күпчелек тормыш иптәшемнең иңенә төште, ул һәрвакыт ышанычлы тыл, ныклы терәк булды. Минем хәлемне аңлап, теләктәшлек күрсәтүенә аңа бик рәхмәтлемен. Әти-әниләр дә нык булышты, җае чыккан саен алар янына кайтып, хәлләрен белергә тырышабыз.
— Хезмәтегездән ничек ял итәсез, яраткан шөгылегез бармы?
— Тормыш иптәшем белән яшьтән үк спортны үз иттек. Кыш көне чаңгыда шуабыз, җәен җәяү, скандинавча йөрибез. Ял вакытларында дус-туганнарга кунакка барабыз, сәяхәт итәргә яратабыз. Медицина университетын бергә тәмамлаган курсташларым белән очрашу матур бер гадәткә керде. Ел саен гаиләләребез белән төрле төбәкләрдә күрешәбез. Моннан тыш, бер үзенчәлекле хоббием бар: мөгезборын сыннарын җыям. Көнчыгыш философиясе буенча бу хайван — акыл, тынычлык һәм көч билгесе. Талисман сыйфатында мөгезборын сыны эшкә сәләтлелекне һәм үҗәтлекне активлаштыра, тормыш максатларына ирешүдә ярдәм итә, дип исәпләнә.
— Гәзит укучыларга нәрсә теләр идегез?
— Табиблар медицина ярдәменә мохтаҗ һәркемгә ярдәм итә, авыруны җиңәр өчен мөмкин булганның барын да эшләргә тырыша. Әмма кешеләр дә үз сәламәтлегенә җаваплы карасын иде, чөнки һәркемнең сәламәтлеге — үз кулында. Бүгенге көндә сәламәтлек турында кайгырту кешенең төп бурычы булырга тиеш. Бары сәламәт тормыш сукмагына басканда гына саулыкны саклап калып була. Авырырга теләмисез икән, физик күнегүләр ясагыз, актив тормыш рәвеше алып барыгыз, начар гадәтләрдән арыныгыз, дөрес тукланыгыз дип әйтер идем.
— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Алтын юбилеегыз белән сезне! Ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, тынгысыз эшегездә уңышлар телибез.
Читайте нас: