Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 февраль 2020, 11:26

Булдыклы һәркайда да сынатмас

Бүген кайсы гына мәгълүмат чарасын алсак та, тормышыбызның каһарманнары булып, хөкүмәт казнасын талаучылар, урлашучылар, кеше үтерүчеләр икән дип уйларга мөмкин. Чөнки еш кына алар турында ишетәбез, хәтта бу күренеш гадәтигә әйләнде. «Ахырзаманның азаккы көннәре җиттеме, изге күңеллеләр калмадымы җәмгыятьтә, кешенең дәрәҗәсе шулай түбәндәме?», — дип уйларга да мәҗбүр буласың.

Бүген кайсы гына мәгълүмат чарасын алсак та, тормышыбызның каһарманнары булып, хөкүмәт казнасын талаучылар, урлашучылар, кеше үтерүчеләр икән дип уйларга мөмкин. Чөнки еш кына алар турында ишетәбез, хәтта бу күренеш гадәтигә әйләнде. «Ахырзаманның азаккы көннәре җиттеме, изге күңеллеләр калмадымы җәмгыятьтә, кешенең дәрәҗәсе шулай түбәндәме?», — дип уйларга да мәҗбүр буласың.
Әмма, Әлхәмдүллиләһ, алай ук түгел, арабызда бар каһарманнар! Шәһәребездә яшәүче бер искиткеч кеше, язмышының үзенчәлекле булуы белән аерылып торган, ихтирамга лаек ил агасы Сәетгали Сәлахов турында мәкаләм.
Сәетгали абзый белән танышуыбыз көтелмәгән, әмма бик күркәм вакыйга белән бәйле. Бер көнне шәһәребездә күренекле җырчы- иҗатчы Рәзинә апа шалтыратты. Ул бик серле генә тавыш белән вакыт табып килүемне сорады. Миңа инде Рәзинә апаның иҗади кичәсен үткәрергә кирәктер яисә яңа китап чыгаргандыр, дигән уйлар килде. Әмма ләкин бу фаразлар чын сәбәптән бик ерак булып чыкты.
Бактисәң, Рәзинә апабызга бик ерак Себер якларыннан яучы килә икән. Дөресен әйткәндә, мин бу яңалыкка бик шатланып: «Шушы яшьтә әле кемгә тия бу бәхетле вакыйга, Рәзинә апа, риза булыгыз да куегыз!», дидем. Булачак кияүнең бертуган сеңлесе Бәһия ханым бик җитди, мөлаем күренә, мөгаен, абзые да шундыйдыр дип уйлаштык. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) хәдисендә: «Өч көнлек гомерегез калса да, никахлашып, парлашып яшәгез», дигән. Чыннан да, ялгызлык — ул бик күңелсез хәл...
Шулай итеп, майның 7сендә, алмагачлар чәчкәгә бөреләнгәндә, кыйммәтле бүләкләр, чәчәкләр бәйләме күтәреп Сәетгали ага кайтып та төшә. Алар бер-берсен бер күрүдә үк ошатып, тиз арада туганнарын җыеп, никах та укыталар. Аллаһ Тәгалә биргән хәлләргә үзләре дә ышанып бетмичә, әмма бердәм булып, парлашып җир-бакча мәшәкатьләренә чумалар. Сәетгали ага, туган ягының яшеллегенә, гүзәл табигатенә сокланып, сөенеп бетәлми. Бигрәк тә янында олы җан иясе, аш-суга оста, мәрхәмәтле, акыллы Рәзинәсе булганга дәртләнеп чәчәкләр, яшелчә утырта.
Шактый олы яшенә карамастан, күңел дәртен сүндермәгән, бу дөньяга һаман гашыйк булган, «соң булса да, уң булсын» дигән уйлар белән тормышын тиз арада кискен үзгәрткән Сәетгали ага кем соң ул?
Ул 1935 елның 12 февралендә Иске Туймазы авылында Фатыйха белән Арслан Сәлаховларның ишле, уңган гаиләсендә туган.
Кечкенәдән булдыклы, зирәк булып үсә ул. Заманына күрә Октябрьский нефть техникумында яхшы белем дә ала. Ул чорда билгеле булган мастер Семен Чуманов кул астында эшли башлый. Үзенең беренче осталары Лопырев, Кругловны Сәетгали ага бик зур ихтирам белән искә ала.
Шулай итеп, 20 елга якын туган иленә намуслы хезмәт итеп, бик күп мактау кәгазьләренә һәм 1966 елда «Мактау Билгесе» орденына лаек була. 1971 елда аңа «Нефть сәнәгате отличнигы» дигән мактаулы исем бирелә. Бу еллар эчендә Сәетгали абыйның тәҗрибәсе арта, чын һөнәр остасы булып китә ул. Хезмәт коллективында да басынкы, эшчән Сәетгалине ихтирам итәләр, яраталар, үзенең гаделлеге, эшчәнлеге белән аерылып тора ул. Үзен Көнбатыш Себердә дә сынап карарга була. Тәвәкәлләп, 1972нче елны Себергә, Нефтеюганск якларына юл тота. Мондый останы анда куш куллап каршы алалар. Күптән түгел генә ачылган Правдинское яткылыгына эшкә урнаша ул. Зәмһәрир, чатлама суыклар, бик еш кына 50 градус суык... Кораллар, җиһазлар юк дәрәҗәсендә. Авыр-авыр торбаларны алар үзләре ташый. Элемтә дә юк, су, азык-төлекне вертолет белән китерәләр. Менә шулай искиткеч шартларда туган ил өчен алар кара алтын чыгара.
Бу авыр шартларда да сынатмый Сәетгали ага. Фидакарь хезмәте өчен ул 1977 елны «Кызыл Байрак» орденына лаек була. Аннары 1989 елда «Көнбатыш Себернең нефть-газ комплексын үзләштергән һәм үстергән өчен» медале белән бүләкләнә.
Ул заманнарны кем сагынып, кем үкенеп искә ала бүген. Халык булган эшенә сөенеп, үзәккә үткән ачлыктан котылуына, тамагы туклыгына куанып, Ленин башы төшкән кызыл кәгазьгә дә бик риза иде. Әмма Сәетгали ага ул чакларны горурланып, дәртләнеп искә ала. Атказанган нефтьче, хөрмәтле, ихтирамга лаеклы агабыз Себер дөньясын тагын бер казанышы белән аптырата.... ул анда сыер асрый башлый!
Ул чорда Башкортстанда еш кына корылык хөкем сөрде. Печәнлек табалмый халык җәфа чигә иде. Менә шул хәл канына сеңгән күрәсең, Сәетгали ага Себердә беркемгә дә кирәкмәгән искиткеч печәнлекләргә хәйран кала һәм сыер асрарга карар итә. Печән чабар өчен ул үз авылыннан самолет белән хәтта чалгы да алып килә. Шул чаклы печәнлекләр шәп була, иртән чапкан печән кичкә инде кипкән була. Колач ташлап, рәхәтләнеп, алтышар машина печән җиткерә Сәетгали ага. Сыерларын, бозауларны шулкадәр кадерләп үстерә, суык су эчеп интекмәсеннәр дип, малга җылы су эчертер өчен махсус корылмалар көйли хәтта. Шулай итеп, ерак Себердә сыер асрап, үсмер ике баласын тәмле дә, файдалы да сөт белән тәэмин итә.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Сәетгали абый ике баласына бик яхшы әти, тугры, эшчән гаилә башлыгы була. Тормыш иптәше белән 50 елдан артык тату гомер кичерә алар. Хәләле аяктан калгач, ул аны сабый баланы караган кебек тәрбияли. Өч елдан соң хатынының гомере өзелгәч, Сәетгали ага туган якларына кайтырга карар кыла.
Еш кына бала чаклары исенә төшеп, Туймазы тугайларын юксына ул. Кем белә, туган ягында, бәлки, үзенә гомер азагында бер яр да табар. Сеңлесе Бәһия ханым белән киңәшләшеп, алдагы гомергә якты уйлар белән Сәетгали ага юлга чыга һәм бар максатына ирешә.
Әлхәмдүллиләһ, бүгенге көндә алар Рәзинә апа белән парлашып, гөрләшеп яшиләр. Алар кебек тигез, күркәм кешеләрне кайда барсалар да көтеп алалар. Килмирәк торсалар, чакырып та алалар!
Рәзинә апа үзе остабикә буларак, Сәетгали агага акрын гына дин сабаклары да бирә һәм ул дәресләрне бик уңышлы үзләштерә. Бу тарафта да сынатмый безнең җизни!
Бу искиткеч язмышның уңышлы булуының сере нидән гыйбарәт соң? Уйлап карасаң, атасыннан мал да калмаган, гел ярдәм генә кулы сузып торган туганнар да юк, түрә дә түгел, байлык та артык юк. Сәетгали ага кайда гына эшләмәсен, нинди генә вазыйфа башкармасын, ул һәр эшне җиренә җиткереп, үз тәртибе белән башкара белә һәм шул вакытта ләззәтен татый. Шуңа күрә, ул артык йончымый, авыр эшкә бирешми һәм яратып башкарган эшнең нәтиҗәсе дә күркәм була. Бары белән канәгать була белә һәм киләчәккә якты өметләр дә яндыра ала ул.
Шулай итеп, яшь гаиләләргә үрнәк, бер-берсенә терәк булып, тату яши безнең Рәзинә апа белән Сәетгали ага.
Сәетгали агага гомер бәйрәме уңаеннан ныклы сәламәтлек, саулык иминлек, телибез.
Гөлсем МАНСУРОВА.
Читайте нас: