Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 гыйнвар 2020, 18:58

Рәсми очрашу

Татарстанда Башкортстан көннәре узачак

24 гыйнварда Уфага Татарстанның Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразиев эш сәфәре белән килде.

Сәфәре кысаларында ул Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин белән очрашты. Алар 2020 елның май аенда Татарстанда узачак Башкортстан көннәре турында сөйләште. Шулай ук дәүләт һәм иҗтимагый өлкәләрдә ике тугандаш республикаларның үзара хезмәттәшлеген ныгыту буенча фикер алышу булды. Очрашу ахырында җитәкчеләр бүләкләр белән алышты. Александр Сидякин Вәсил Шәйхразиевка «Башкортстан Республикасы оештырылуның 100 еллыгына» медален тапшырды.

Моннан тыш Вәсил Шәйхразиев Башкортстан Республикасы татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән дә очрашты. 2020 ел күренекле вакыйгаларга бай булуын билгеләде, аеруча Русия халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы бик мөһим даталарның берсе, диде ул. Шул уңайдан 19 февральдә, Фатыйх Кәрим үлгән көнне, Калининградта аның һәйкәленә барып, чәчәкләр салачакларын хәбәр итте. Бөек Җиңүгә бәйле әһәмиятле булган башка чараларны да санап үтте.

Шулай ук Вәсил Шәйхразиев буыннан-буынга күчә килүчәнлек булырга тиеш, дип ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, яшьләргә үсәргә ярдәм итәргә кирәк. Ул нәкъ менә шул максат белән Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле итеп Альфред Дәүләтшин (фотода) билгеләнүе турында хәбәр итте һәм арытаба уңышлы эшчәнлек теләде.

Читайте нас: