Шәхси тикшерү барышында ир-атның курткасында гомуми авырлыгы 5,6 граммнан артык булган метилэфедрон наркотик матдәсе салынган 6 полимер пакет табылган. Хатын-кызда 3,8 граммнан артык авырлыктагы шундый ук наркотиклы 4 пакет булган.
Аларның машинасын тикшергәндә гомуми массасы 15,6 граммнан артык булган шундый ук наркотик салынган 16 полимер пакет алынган. Шулай ук автомобильдә тыелган товарны сортлау өчен изолента һәм буш пакетлар табылган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, шикләнелүчеләр наркотик матдәләрне киләчәктә сату максаты белән законсыз алганнар.
Аларга карата җинаять эше кузгатылган һәм сак астына алу рәвешендә чик кую чарасы сайланган.
Фото: «Новости МВД Башкортостан» телеграм чатыннан