Шәһәр полициясенең дежур частенә гариза белән 68 яшьлек җирле хатын‑кыз мөрәҗәгать иткән. Беренчел мәгълүматлар буенча гражданкага билгесез номердан шалтырату килгән. Чит кеше үзен электр челтәрләре хезмәткәре дип таныштырган, тик үзенең исемен атамаган. Ул счетчикларның гамәлдә булу вакыты тикшереләчәген әйткән һәм заявка рәсмиләштерергә тәкъдим иткән. Пенсионер хатын‑кыз риза булган. Шуннан соң билгесез ир‑ат дәүләт хезмәтләре порталы хәбәрендә ханымга килгән смс‑кодны әйтүен сораган.
Мошенниклар белән элемтәгә керүен аңлап алган шәһәрле кодны атап өлгергән була инде.
Берничә минут узгач, аңа тагын билгесез кешедән шалтырату килә. Чыбыкның икенче очындагы ир‑ат хатын‑кызның мошенниклык гамәлләре корбаны булуын һәм әгәр сезгә ярдәм кирәк икән, линиядә калыгыз, дип аңлаткан. Аннары абонент үзен «шәхси мәгълүматлар субъектлары хокукларын яклау идарәсенең баш белгече» дип таныштырган. Зыян күрүче аферистка ышанып, үзе белән булган бөтен нәрсәне сөйләп биргән. «Белгеч», барысы да яхшы булсын өчен, булган акчаларга куркыныч янавын, аларны куркынычсыз счетка күчерергә кирәк булуын әйткән.
Аферист күрсәтмәләре буенча җирле хатын‑кыз җинаятьчеләр счетына 450 мең сум акча күчергән, шуларның 130 меңе — кредит.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Хөрмәтле гражданнар! Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлеге искәртә: чит кешеләр белән аралашканда уяулыгыгызны югалтмагыз, мошенниклар үзләрен теләсә кем дип таныштырырга мөмкин. Әти‑әниләрегез һәм туганнарыгыз белән әңгәмәләр үткәрегез!