Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
19 февраль 2025, 19:34

Иң мөһиме — хәвефсезлек

Иң мөһиме – хәвефсезлек
Иң мөһиме – хәвефсезлек

Серафимовкадагы 3нче мәктәп укучылары Русия Федераль хәвефсезлек хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсе вәкиле белән очрашты.

Ул булачак чыгарылыш сыйныф укучыларына Федераль хәвефсезлек хезмәтенең структурасы, бурычлары һәм эшчәнлек юнәлешләре, профильле уку йортларына — Русия Федераль хәвефсезлек хезмәте академиясе, Мәскәү чик буе институты, Голицын чик буе институты, Калининград чик буе институты һәм башкаларга  керү шартлары турында сөйләде.

Укучылар экстремистлар, террорчылар һәм хакерларның деструктив эшчәнлеге ысуллары турында белделәр. ФСБ хезмәткәре яшүсмерләргә әзерләнә торган җинаятьләр билгеләре турында укытучыларга һәм дәүләт органнары вәкилләренә әйтергә киңәш итте. Укучыларның сораулар бирү һәм хәвефсезлек органнары эше турында күбрәк белү мөмкинлеге булды.

Чыганак: Туймазы ТВ+

Автор: Аида Ханнанова
Читайте нас