Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
6 декабрь 2024, 11:11

Ялган медиклар зыян салган

Интернетта медицина ярдәме табарга тырышкан Октябрьскийдан хатын-кыз 100 мең сумга якын акчасын югалткан.  

Ялган медиклар зыян салган
Ялган медиклар зыян салган

Шәһәр кешесе Интернетта операция ясардай клиника эзләгән. Мессенджерда билгесез кеше шалтырата, ул үзен клиника хезмәткәре дип таныштыра. Әңгәмәдәш операция үткәрергә тәкъдим итте. Хатын-кыздан анкета тутырырга һәм мобиль кушымта урнаштырырга таләп ителгән, һәм ул шулай эшләгән дә. Шул рәвешле ул үзенең телефонына керү мөмкинлеген биргән. Аферистлар күрсәтмәсе буенча хатын-кыз үзенең банк картасын бәйләп куйган, шуннан соң аннан 100 мең сумга якын акча күчерелгән.

РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 3 өлеше буенча җинаять эше кузгатылды, дип Октябрьский эчке эшләр бүлегендә.

Полиция гражданнарны уяу булырга, таныш булмаган кешеләргә телефон аша үзләренең сәламәтлекләре һәм финанслары турында сөйләмәскә чакыра.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: