Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
6 декабрь 2024, 12:22

Суд хезмәткәрләренә — республика бүләкләре

Һөнәри бәйрәм уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада шәһәр суды хезмәткәрләренә Башкортстан Республикасы Суд департаменты идарәсе бүләкләре тапшырылды.

Суд хезмәткәрләренә — республика бүләкләре
Суд хезмәткәрләренә — республика бүләкләре

Күпьеллык хезмәте, югары профессионализмы, хезмәт вазыйфаларын намуслы һәм сыйфатлы башкарганнары өчен суд рәисе ярдәмчесе Зилә Мөхәммәтуллина һәм суд эшләрен тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Елена Лапина БР Судьялары советының Мактау грамотасы, судья ярдәмчесе Хумар Баянова БР Судьялары советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

БР «Русия судьялар берләшмәсе» Гомумрусия иҗтимагый оешмасы бүлекчәсе советыннан судья ярдәмчесе Мария Гонштейнга һәм суд утырышы секретаре Ирина Абсәләмовага Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Суд рәисе Фәдис Садыйков судьяларны һәм суд аппараты хезмәткәрләрен котлады һәм башкарылган эшләр, суд системасын үстерүгә керткән шәхси өлешләре өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итте шәһәр суды консультанты Диана Козурова.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: