Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
28 ноябрь 2024, 14:22

Көтелмәгән күңелле мизгелләр

Дәүләт автоинспекциясе хәрәкәтнең яшь инспекторлары отряды белән берлектә руль артында утырган хатын‑кызларны Әниләр көне белән тәбрик итте.

Көтелмәгән күңелле мизгелләр
Көтелмәгән күңелле мизгелләр

Әниләр көне уңаеннан Дәүләт автоинспекциясе 32нче балалар бакчасының хәрәкәтнең яшь инспекторлары отряды белән берлектә үз эшләрен һәм йорт мәшәкатьләрен автомобиль йөртү белән бергә башкаручы әниләрне котлады.


Андый әниләргә еш кына үз балаларын машинада йөртергә туры килә, аларның иминлеге өчен алар җавап бирә.
Бәйрәм кысаларында акция оештырылды, руль артында әниләр котланды, аларга мәгълүмати листовкалар тапшырылды һәм балалар үз куллары белән ясаган брелокларны бүләк итте.
Юл‑патруль хезмәте туктатып, документларны күрсәтүне сорамыйча, бүләкләр һәм изге теләкләр тапшыргач, хатын‑кызлар шаккаттылар.


Белгечләр балалар белән бергә хатын‑кызларны Әниләр көне белән генә котлап калмадылар, шулай ук аларга шәһәр юлларында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр, балаларның юл‑транспорт травматизмы проблемасына аерым игътибар бирелгән белешмәләр тапшырдылар.
Нарасыйлар авызыннан котлауларны ишеткәч, машина йөртүче әниләр чын‑чынлап соклануларын яшереп калмадылар һәм көтелмәгән сюрприз өчен барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: