+1 °С
Болытлы
Ул РФ Җинаятьләр кодексында каралган берничә җинаять кылуда, асылда наркотик матдәне законсыз сату һәм алу, балигъ булмаган баланы наркотик матдәләрне куллануга җәлеп итүдә гаепле дип табылды.
Судта ачыкланганча, агымдагы елның май аенда җинаятьче Октябрьскийда булган чакта үзенең танышы аркылы наркотик — мефедрон сатып алган, шуннан соң шәһәр читендәге урман массивында, яшерен урында, борын аша сулап, наркотикны үзе кулланган, шулай ук тыелган матдәне туганнан туган энесенә татып карарга тәкъдим иткән, балигълык яшенә җитмәгән кеше ризалык биргән. Калган наркотикларны ир‑ат саклар өчен туганына тапшырган.
Шул ук көнне алар полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган.
Гаепләнүче үз гаебен өлешчә таныды.