Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
19 ноябрь 2024, 13:56

21 яшьлек шәһәр кешесенең гомере юл-транспорт һәлакәте аркасында өзелгән

16 ноябрьдә кич белән, 24нче микрорайонның 12 санлы йорт каршында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

21 яшьлек шәһәр кешесенең гомере юл-транспорт һәлакәте аркасында өзелгән
21 яшьлек шәһәр кешесенең гомере юл-транспорт һәлакәте аркасында өзелгән
21 яшьлек шәһәр кешесе, Лада Приора автомашинасы белән идарә иткәндә, хәрәкәтнең куркынычсыз тизлеген сайламаган, транспорт чарасының машина юлында урнашуын бозып, Тойота Королла маркалы машинага килеп бәрелгән, соңыннан ул Шевроле Авео маркалы автомобиль белән бәрелешкән.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә Лада Приора автомашинасы йөртүчесе төрле җәрәхәтләр белән шәһәр хастаханәсенә озатылган. Икенче көнне алган җәрәхәтләрдән егет медицина учреждениесендә вафат була.

Юл-транспорт һәлакәтенең барлык шартлары ачыклана.
Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: