Туган як
0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
14 ноябрь , 10:42

Пассажир бала зыян күргән

12 ноябрьдә юл һәлакәте – ике автомашина бәрелешүе теркәлгән.

Пассажир бала зыян күргән
Пассажир бала зыян күргән

Ачыкланганча, 32 яшьлек хатын-кыз ВАЗ-211340 автомашинасы белән Төньяк урамы буйлап Горький урамына таба хәрәкәт иткәндә транспорт йөртү кагыйдәләрен бозган һәм каршы як хәрәкәт полосасына чыкканда УАЗ автомашинасы белән бәрелешкән.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ВАЗ-211340 автомашинасы пассажиры булган 10 яшьлек кыз җитди җәрәхәтләр алган һәм шәһәр хастаханәсенә озатылган. Бала алгы пассажир утыргычында булган, ул балаларны тотып тору җайланмасында эләктерелмәгән.


Дәүләт автоинспекциясе 12 яшькә кадәрге балаларны автомобильдә алгы утыргычта йөртү тыелмый, дип искәртә. Моның өчен балаларны тотып тору җайланмасы булу мәҗбүри шарт булып тора. Балаларны йөртүгә карата юл хәрәкәте кагыйдәләрендә билгеләнгән таләпләрне бозган өчен 3000 сум күләмендә административ штраф каралган.

Моннан тыш, психологик яктан «кышкы» машина йөртү стиленә күчәргә вакыт. Транспорт чаралары арасында дистанция һәм ян интервалын саклау кирәклеген онытмаска кирәк.
Бу чорда юлда аеруча пөхтә булырга кирәк — сезоннар алмашынганда юл-транспорт һәлакәтләре еш була.



Алинә Нәширванова, Дәүләт автоинспекциясе бүлеге инспекторы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: