Туган як
0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
13 ноябрь , 15:42

Канун сагында — спорт сөюче полицейский

Полициянең өлкән лейтенанты Таһир Касыймов әтисе эзеннән китә. Ул — полиция патруль‑пост хезмәте аерым ротасының (ОРППСП) мобиль взводы инспекторы.

Канун сагында — спорт сөюче полицейский
Канун сагында — спорт сөюче полицейский

10 ноябрь — Русия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан котлау­лар кабул иткән иң кыю һәм батыр йөрәкле ир‑егетләр һәм хатын‑кызлар арасында Таһир Касыймов кебек намуслы хезмәткәрләр булганда, безнең җәмгыятьнең ышанычлы кулларда булуына тагын бер кат инанасың.


2003 елда армия хезмәтеннән әйләнеп кайткан егет алдында һөнәр сайлау мәсьәләсе артык күп сораулар тудырмый. Аның әтисе Әфкать Миркасыйм улы өлкән участковый була. Хәзер ул лаеклы ялда. Шуңа күрә Таһир бала чагында ук әтисе эзләре буенча барырга карар итә. Балачактан ук спорт белән шөгыльләнгән егетне шунда ук патруль‑пост хезмәтенә билгелиләр. Нәкъ менә шунда Таһир хокук саклаучының барлык эш нигезләрен үзләштерә дә инде. Бер елдан соң аңа инспектор‑кинолог вазыйфасын тәкъдим итәләр.


Яшь хезмәткәр үзенә җиңел булмаячагын бик яхшы аңлый. Хокук саклау эшчәнлегенең яңа өлкәсенә төшенергә, эш режимын үзгәртергә туры киләчәк. Ләкин кинолог эше аны шулкадәр мавыктыра ки, барлык кыенлыклар икенче планга күчә. Квалификацияле белгеч булу теләге беренче планда тора. Әмма, билгеле булганча, осталык тәҗрибә белән килә. Таһир Касыймов та үз тырышлыгы, күп сәгатьлек күнегүләр һәм өйрәнүләр нәтиҗәсендә куелган максатларга һәм бүләкләргә ирешә. 15 ел кинолог булып эшләгән полицейскийны, хезмәт зарурлыгы буенча, патруль‑пост хезмәтенә кайтаралар.


Таһир Әфкать улына Чечен Республикасында ярты ел командировкада булырга туры килә. «Чечняда һәм Октябрьскийда хезмәт нәрсә белән аерыла?» — дигән сорауга, ул: «Анда без сугышчан бурычларны үтәдек һәм кайнар нокталарга чыктык», — дип җавап бирде. Хезмәттәшебезнең ул вакытта төп бурычы — гражданнарны һәм автомобильләрне корал, сугыш кирәк‑яраклары һәм наркотик матдәләр ташуга тикшерү, шулай ук эзләүдә булган затларны ачыклау була.


Хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкән полициянең өлкән лейтенанты спортта да яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Ул барлык ярышларда да даими катнаша. Таһир Касыймов — Русия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча бүлеге горурлыгы. Хәзерге вакытта БР буенча Эчке эшләр министрлыгының җыелма командасы әгъзасы, хәрби ату коралыннан ату буенча Русия спорт мастеры, Русия Эчке эшләр министрлыгы чемпионы, Русия Эчке эшләр министрлыгы һәм Динамо чемпионатларының берничә тапкыр призеры. Таһир Әфкать улы төбәк һәм бөтенрусия ярышларында, шәһәр һәм республика абруен яклап, чыгыш тота, призлы урыннар яулый. Өйдә тәртип сакчысын ышанычлы тыл көтә — хатыны һәм батыр әтиләре белән горурлана торган ике баласы.

 

Аделина КАШАПОВА, Октябрьский эчке эшләр бүлеге

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: