+2 °С
Болытлы
Чит ил валютасын сатып алуда акча эшләргә тырышкан 54 һәм 49 яшьлек ир-атларга мессенджерлар аша инвестиция компаниясе вәкилләре кызыктыргыч тәкъдимнәр ясыйлар.
Әлеге капканга эләккән октябрьскийлылар кредитлар рәсмиләштергән һәм акчаларны ике атна дәвамында «инвестицияләгән». Табыш чыгарырга теләгәндә, «инвестиция янчыгы»на блок куелган булуы ачыкланган. Ахыр чиктә бер «инвестор» — 5,5 млн, икенчесе 5 млн сумнан артык акча югалткан.