Полициядә эшләү — ир‑егетләр шөгыле дип санала, чөнки аларга бик еш кына кануннарны үтәргә ашкынып тормаучы гражданнар белән эш итәргә туры килә. Гүзәл әлеге куркыныч һәм авыр хезмәткә ничек килеп эләккән? Бу хакта аның үзеннән сорадык.
Уфа көллиятен тәмамлаган кыз берникадәр вакыт юридик белгечлек буенча үзенә шөгыль таба алмый. Эш эзләү юллары аны әле адвокатлык эшчәнлегенә, әле заводка, әле чит ил гражданнарын вакытлыча тоту үзәгенә алып килә.
Октябрьский полиция бүлегенең участок уполномоченныйлары хезмәтенә кече лейтенант Гүзәл Шәяхмәтова ел ярым элек керешкән. Мондый киңәшне аңа әнисе биргән, ул кызының полициядә эшләвенә каршы булып, аны суд хезмәткәре итеп күрергә теләсә дә, «Монда син җинаятьчеләр белән генә түгел, ярдәмгә мохтаҗ адекват кешеләр белән дә эшләячәксең», — дип үз фикерен җиткергән.
Гүзәл әлегә кияүдә түгел, очраша торган егете бар, бергәләп киләчәккә планнар коралар. Бөтен ирләр дә үзләренең сөйгән ярларын полиция хезмәткәре итеп күрергә һәм кабул итәргә әзер түгел, әмма монда кызга бәхет елмайган — егет Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының элеккеге хезмәткәре, ул төнге сменалар һәм вакыйгалар урынына чыгып китү турында ишетеп кенә белми.
Гүзәл Шәяхмәтованың терәк пункты Клинов урамында урнашкан, хезмәт күрсәтү территориясе зур, ул биш хезмәткәргә исәпләнгән, тик алар ике кеше эшлиләр.
Физик көч таләп ителгән очракларда, әлбәттә, ир‑егетләр ярдәменнән башка булмый. Гүзәл янәшәсендә ышанычлы кулдашы булуына бик шат.
— Бервакыт шулай кешене кыйнау турында чакыру кабул ителде. Без хезмәттәшем белән күрсәтелгән адрес буенча чыгып киттек, сугышучылар барысы да канга баткан. Һөҗүм итүченең алкоголь яки наркотиклар тәэсирендә булуы ачыкланды. Безгә башлангыч әзерлектә өйрәткән алымнарны кулланырга туры килде, шул рәвешле гражданинны зарарсызландырдык, — дип искә төшерде хокук сакчысы гадәттән тыш очракларның берсен.
Йөкләнгән бурычлар арасында — исәптә яки күзәтүдә булган затларны тикшерү. Мондый очракта һәрвакытта да ишекне адекват кеше ачмый. Шуңа күрә ялгыз йөрүнең, бигрәк тә кыз бала өчен, бик үк хәерле тәмамланмавы да бар.
— Әгәр куркасың икән — эшләмисең, курыкмыйсың икән — эшлисең. Узган ел мин берүзем кешедән сорау алырга бардым. Әгәр ул минем белән берәр нәрсә эшләгән булса дигән курку хисе терәк пунктына кайтканда гына башымда туды. Курку хисе эшләргә комачаулый, курыкмаска туры килә, — диде Гүзәл.
Һәркемгә дөрес якын килә белергә кирәк. Кем беләндер җитди итеп сөйләшергә, икенче берәүне — тыңларга, аңларга, киңәш бирергә туры килә. Мәсәлән, күптән түгел бер гражданин элеккеге хатынына йогынты ясау үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Гүзәл Фаяз кызына психолог ролендә чыгыш ясарга һәм ир‑ат белән аның үз‑үзен тотышы турында әңгәмә корырга туры килгән.
Кеше күңеленә кирәкле ачкычны таба белү, тынычландыра һәм йомшак кына кире күндерә алу, ә кайвакыт хәйләкәрлек тә күрсәтү — әлеге сыйфатлар безнең гәзитебез кунагына кешеләр белән аралашканда һәм авыр вәзгыятьләрдән чыгарга ярдәм итә.
Бервакыт Гүзәл асоциаль тормыш алып баручы кешене тикшергән. Ниндидер мизгелдә ир‑ат кычкыра һәм стенага суга башлый. Ләкин Гүзәл, үзе әйтмешли, үз сүзендә нык торучан кеше: бүген нәрсәгәдер ирешергә кирәк икән, димәк бүген! Берничә минут узарга да өлгерми җәнҗалчы Гүзәлнең сөйкемлегенә мөкиббән китүен белдерә башлаган.
— Участковый — ул барысын да күрә торган кеше, ул барысы турында да белергә тиеш. Эштә мин хатын‑кыз буларак түгел, ә полиция хезмәткәре буларак уйлыйм һәм эш итәм. Һәм тавыш та вакыт узу белән үзгәрә, катгыйлана бара. Бу, кызганычка, өйдә дә чагыла, шуның өчен егетемнән шелтәләр ишетәм, — дип елмая әңгәмәдәшем.
Полицейский — ул эштән соң да полицейский, ялда да, төштә дә. Шуңа күрә Гүзәл Шәяхмәтова үзен башка һөнәр кешесе итеп күз алдына хәтта китерә дә алмый.
Елена КРЮКОВА