Туган як
-11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
25 октябрь , 15:54

Караклар кесәсенә — миллионнар...

Октябрьскийда яшәүчене миллион сумга диярлек алдаганнар.

Караклар кесәсенә — миллионнар...
Караклар кесәсенә — миллионнар...

Октябрьский эчке эшләр бүлегенең дежур частенә мөрәҗәгать иткән ир‑ат сүзләренә караганда, аңа үзләрен ФСБ хезмәткәрләре дип таныштырган шалтырату кергән. Аңа янәсе шәхси мәгълүматларының өченче кешеләргә билгеле булуы һәм кемнеңдер кредит рәсмиләштерергә тырышуы, әмма әлеге вакыта тикшерү алып барылуы һәм соңрак аның белән башка кеше элемтәгә керәчәге турында хәбәр ителгән.
Бераздан «Үзәк банк»тан шалтырату килгән, анда кредитка берничә гариза керү сәбәпле әлеге факт буенча банк вәкилләре ФСБ хезмәткәрләре белән берлектә тикшерү уздыралар һәм бу хакта шәһәр кешесенә хәбәр ителәчәк диелгән.


Аннары яңадан «ФСБ»дан шалтырату кабул ителгән. Хезмәткәрләр кисәткәннәр, янәсе гаризалар эзләүдә булган башка дәүләт кешесеннән килгән... Әлеге кредитлар хупланган, әмма банк бу операцияләрне туктаткан, чөнки кредитларны гамәлдән чыгару өчен кредитка кабат гариза бирергә, аны алырга һәм банкомат аша акчалар кертү юлы белән капларга кирәклеген аңлатканнар. Банк хезмәткәре күрсәтмәсе буенча, ир‑ат шалтыратуларның барлык тарихын чистарткан һәм мессенджерларның барлык кушымталарын бетергән. Моның ни өчен эшләнгәнен ул аңламаган, ләкин аңа әйтелгәннәрнең барысын да үтәгән.


Берничә көннән соң аңа яңадан шул ук банк хезмәткәрләре шалтырата һәм аның исеменнән 1 миллион сумга якын кредит рәсмиләштерелгәнлеген аңлата. Әңгәмә барышында гражданинга ашыгыч рәвештә кирәкле сумманы табарга һәм янәсе кредитны ябарга кирәклеген аңлатканнар, һәм ул шулай эшләгән дә. Барлык акчаларын мошенниклар хисабына күчергән.


Хөрмәтле, октябрьскийлылар! Билгесез кешеләр белән телефоннан аралашканда уяулыгыгызны югалтмагыз, аларга ышанмагыз! Полиция, ФСБ, банк хезмәткәрләре беркемгә дә шалтыратмыйлар һәм гражданнар исеменә кредитлар рәсмиләштерү омтылышлары турында хәбәр итмиләр. Банкларда займнар рәсмиләштермәгез, билгесез кешеләр үтенече буенча сезгә билгесез счетлар буенча акча күчермәгез!

 

Аделина КАШАПОВА, шәһәр эчке эшләр бүлеге

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: