Туган як
+11 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
26 сентябрь , 10:22

Гаеплеләр җәза алды

Октябрьский прокуратурасы таләбе буенча мәктәпкәчә тәрбия учреждениесе педагогы баланы имгәткән өчен штрафка тартылды.

Гаеплеләр җәза алды
Гаеплеләр җәза алды

Шәһәр прокуратурасы «Әкият» балалар бакчасы эшчәнлегенә кергән мөрәҗәгать нигезендә тикшерү үткәрде. Моңа нигез булып 2017 елгы баланың тән җәрәхәтләре алу факты тора.


Күзәтчелек чаралары күр­сәткәнчә, 2024 елның 22 маенда 6 яшьлек кыз, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә беседка баскычыннан егылып төшү нәтиҗәсендә бишенче күкрәк умырткасының ябык компрессион сынуы рәвешендә имгәнәү ала, бу уртача авырлыктагы сәламәтлеккә зыян дип бәяләнә.


Бәян ителгәннәр 35нче балалар бакчасы тәрбиячесенә карата РФ Административ хокук буозулар кодексы 5.57 маддәсенең 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгату өчен нигез булып торды. Админист­ратив хокук бозу турындагы эшне карау нәтиҗәләре буенча Октябрьский шәһәре буенча 5нче суд участогы җәмәгать судьясы балалар бакчасы тәрбиячесен 10 мең сум күләмендә админист­ратив штраф рәвешендә җаваплылыкка тартты. Моннан тыш, балалар бакчасы мөдире адресына язма гариза бирелде: ул дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

 

Алексей ОРЛОВ, шәһәр прокуроры

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: