Шәһәр паркында юл хәрәкәтендә катнашучы яшьләр белән очрашу булды. Полиция хезмәткәрләре балаларга велосипедчылар һәм самокатчылар үтәргә тиешле юл хәрәкәте кагыйдәләренең төп таләпләрен аңлаттылар, юлны кичкәндә велосипедтан яки самокаттан төшәргә һәм җәяү барырга кирәклегенә басым ясадылар. Шулай ук хәрәкәт иткәндә кәрәзле телефоннар һәм колакчыннар кулланудан баш тартырга кирәклеген искәрттеләр.
Индивидуаль мобильлек чаралары да балигъ булмаган шәһәр халкы арасында популярлык казанды. Тик хәрәкәт иткәндә генә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүчеләр аз. Индивидуаль мобильлек чараларын прокатка бирү пункты хезмәткәрләре белән дә әңгәмә уздырдык, алга таба тарату максатыннан тематик белешмәлекләрне тапшырдык.
Исегезгә төшерәбез, индивидуаль мобильлек чаралары — гироскутер, сигвей, электросамокат һәм шуңа охшаш техника белән 14 яшькә кадәрге балаларга махсус билгеләнгән урыннарда, шулай ук тротуарлар һәм велосипед юлларында идарә итәргә рөхсәт ителә.
Юлның машина йөрү өлешенә 14 яшьтән генә чыгарга мөмкин, ләкин тротуар яки велосипед юлы булмаганда, транспорт чаралары хәрәкәте барышында юл кырыеннан хәрәкәт иткәндә, транспорт чараларын узып китү тыела. Юлны индивидуаль мобильлек чараларында җәяү генә кисеп чыгарга рөхсәт ителә.
Алинә НӘШИРВАНОВА,
Дәүләт автосинпекциясе бүлеге инспекторы