Октябрьский эчке эшләр бүлегенең кизү тору частенә гражданкадан картадан акча югалуы турында хәбәр килгән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, хатын‑кыз үзенең интернет заказын алырга бара, ләкин бирү пунктында әлеге товарлар аныкы икәнен раслый алмаган, чөнки кәрәзле телефонының номерын үзгәрткән. Иске телефон номерына раслау өчен код килергә тиеш була, тик, кызганычка, ул сакланмаган.
Берникадәр вакыттан соң октябрьскийлылы кибеттә товарлар өчен түләргә тели, әмма ул картасында акчасы җитәрлек булмавын ачыклый. Шуннан соң ханым үзенең сатып алу тарихын банк кушымтасында тикшерергә була. Анда ул якынча 17 мең сум акча алынганын күрә. Һәм бу операциянең ул шәхсән сатып алуны башкара алмаган интернет кибеттә гамәлгә куелуын аңлый.
Хатын‑кыз полициягә мөрәҗәгать итә. Тикшерү барышында ачыкланганча, телефон номерын алыштыргач, карта һәм иске номер белән интернет кибетенең шәхси кабинетыннан «чыгарга» кирәклеге билгеле була. Аккаунт мошенниклар тарафыннан ватылган һәм шактый суммага сатып алулар гамәлгә ашырылган. Әлеге факт буенча РФ Җинаятьләр кодексы 159 маддәсенең
1 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.
Аделина КАШАПОВА,
Октябрьский эчке эшләр бүлеге